1 ноябрь, шимбә, эш көне дип игълан ителәчәк. 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр исә ял көннәре була. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов хәбәр итте, дип яза «Рен-ТВ».
«1 ноябрь эш көне була, ял көне шимбәдән дүшәмбегә күчерелә. Бу – рәттән өч көн: 2, 3 һәм 4 ноябрьдә ял итәр өчен эшләнәчәк», – дигән Нилов.
Әгәр 1 ноябрь ял көне итеп калдырылса, Россиядә яшәүчеләргә бәйрәм ялларына китәр алдыннан 3 ноябрьдә бер көнгә эшкә чыгарга туры килер иде, дип ассызыклады парламентарий.
Моңарчы РФ Хөкүмәте, ноябрь башында россиялеләрне 3 көнлек эш атнасы көтә, дип карар чыгарды. Ил халкы 3 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр, шулай ук 8 ноябрьдән 9 ноябрьгә кадәр ял итәчәк.