Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 марттан ВПН кулланган өчен төрмәгә утыртачаклар, штраф салачаклар дигән сүзләр дөресме?

news_top_970_100
1 марттан ВПН кулланган өчен төрмәгә утыртачаклар, штраф салачаклар дигән сүзләр дөресме?
Рамил Гали / "Татар-информ" архивы

Роскомнадзор VPN-сервислар рекламасын чикли башлады. Тыелган сайтларга керүне әйләнеп үтәргә мөмкинлек бирә торган ВПН-сервисларны популярлаштыруны тыю 1 марттан үз көченә керә.

Нәрсә ВПНны рекламалау дип табыла:

  • Мондый сервислар куллануның әйбәт икәнен дәлилләгән яки рекламалаган, яисә аларга керү мөмкинлеген сатып алырга тәкъдим иткән мәгълүмат;
  • Законсыз ресурсларга керү мөмкинлеген аңлаткан язмалар.

Бу таләп интернеттагы бөтен материалларга да кагыла – мәгълүмат чарасымы, социаль челтәрме – анысының әһәмияте юк. Аларның кайчан һәм кайсы ресурсларга чыккан булуы мөһим түгел – барысы да юкка чыгарылачак.

Бу яңалык имеш-мимешләр тууга сәбәпче булды. VPN-сервислар кулланучылар җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин, штраф салачаклар, 1 марттан ВПНы булган кешеләрне утыртулары да бар, дигән хәбәрләр дә йөри башлады.

«Чынлыкта исә, бу алай түгел, Россиядә яшәүчеләр элеккечә үк социаль челтәрләргә VPN кулланып керә ала. Моның өчен бернинди штрафлар да, аеруча төрмәгә утыртулар каралмаган», – дип сөйләгән «Российская газета»га адвокат Аминат Гетажеева.

Сүз Интернетта Роскомнадзор чикләүләрен урап узу юллары турындагы мәгълүматларга дәүләт тарафыннан чикләү кертелүе турында сүз бара. VPN-сервис хуҗалары үз ресурсларына социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында реклама ясый алмаячак. Мондый реклама булса, тыелган мәгълүмат куелган ресурс чикләнергә мөмкин.

Роскомнадзор VPN-сервисларга каршы көрәшне 2017 елдан бирле алып бара. Ул вакыттан бирле 200дән артыграк сервис блокланган һәм чикләнгән. Шулай да, бу VPNнар популярлыгына тәэсир итмәгән. Аналитиклар мәгълүматлары буенча, 2023 ел ахырында мондый сервислар кулланучылар саны 2022 ел белән чагыштырганда, 37 процентка арткан.

Экспертлар паникага бирелмәскә киңәш итә. Кулланучылар турында мәгълүмат туплый торган сервислар блокланачак кына, дип яза «Российская газета».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100