news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 марттан авиаочыш кагыйдәләре үзгәрә: рейс 30 минутка тоткарланса, акчаны кайтарып була

news_top

1 марттан пассажирларга авиаочыш шартлары, билетны үзгәртү тәртибе, алып барудан баш тарту һәм акчаны кире кайтару кагыйдәләре турында алдан хәбәр итәргә тиеш булачаклар. Бу хакта «РИА Новости» Дәүләт Думасы депутаты Александр Якубовский хәбәр итте.

«1 марттан Россия Транспорт министрлыгының 341 нче боерыгы белән расланган һава транспортында йөртү кагыйдәләренә үзгәрешләр керә. Кагыйдәләрдә беренче тапкыр авиаташучының пассажирны очыш шартлары, билетны үзгәртү, алып барудан баш тарту һәм акчаны кире кайтару тәртибе турында, шул исәптән авыру яки башка мәҗбүри сәбәпләр булганда да, алдан мәгълүмат бирү бурычы җентекләп беркетелә», – диде Якубовский.

Аның сүзләренчә, үзгәрешләрнең аерым бер өлеше балалар белән сәяхәт итүче гаиләләргә кагыла: 12 яшькә кадәрге балаларга һәм аларны озата баручы пассажирларга бортта өстәмә түләүсез янәшә урыннар бирү бурычы кертелә, әлеге урыннарны бирү тәртибе дә ачык итеп билгеләнә.

«Очыштан мәҗбүри баш тарту мәсьәләсендәге хокукый аңлашылмаучанлык бетерелә. Рейс билетта күрсәтелгән вакыттан 30 минуттан артыкка тоткарланган очракта, пассажир акчаны кире кайтару хокукына ия була. Шулай ук рейслар тоткарланганда перевозчикның пассажирларны су, ризык һәм урнашу белән тәэмин итү бурычлары да җентекләп көйләнә», – дип билгеләп үтте ул.

Парламентарий фикеренчә, әлеге үзгәрешләр пассажирларның хокукларын аңлаешлырак һәм алдан фаразлап була торган итә, ә авиакомпанияләрнең бурычларын төгәл итеп беркетә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар