1 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы саклана. Кар явачак. Кайбер районнарда буран була. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -4..-9˚, көндез -2..-7˚ градус. Юлларда бозлавык.
Үсеш алучы ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.
Үсемлекләрне бүлгәләп утырту, коры ашламалар сибүне эшләргә була . Рассаданы бүлеп, аерым савытларга күчереп утыртырга мөмкин. Җимеш культураларын ялгарга да була.