news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 майдан кемнәрнең пенсияләре артачак?

news_top
1 майдан кемнәрнең пенсияләре артачак?
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Быелның 1 маеннан ике категория россиялеләрнең пенсияләренә теркәлгән түләүләре артачак. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб сөйләде, дип хәбәр итә «Прайм» агентлыгы.

Светлана Бессараб аңлатканча, апрельдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүчеләр яки бу айда инвалидлыкның беренче төркемен алучыларның пенсияләре артачак.

«Бу категорияләр өчен 1 майдан бернинди гаризаларсыз, түләүнең беркетелгән өлешен арттыру башкарылачак. Хәзер ул 8907,70 сум тәшкил итә, ә соңыннан 2 тапкырга артачак», – дип ассызыклады Бессараб.

Депутат, бу чара гражданнарга медикаментларга чыгымнарны арттыру белән бәйле рәвештә ярдәм итәргә тиеш, дип өстәде. «<...> дару препаратларына өстәмә чыгымнар таләп ителә», – дип таныды ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар