news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 кило бәрәңгенең уртача бәясе 49,8 сумга төшкән

news_top

Сентябрьдә Россиядә бәясе иң нык төшкән азык-төлек продукты бәрәңге булган. Бер ай эчендә аның уртача бәясе 11,6 процентка кимегән һәм килограммы 49,8 сум тәшкил иткән. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына Руспродсоюзда хәбәр иткәннәр.

Ассоциация мәгълүматлары буенча, бәрәңге икенче ай рәттән иң күп арзанайган продуктлар рейтингында беренче урында. Сентябрьнең соңгы атнасында бәрәңгенең бер килограммы өчен кулланучы бәясе уртача 49,8 сум булган. Бу бер ай элеккегә караганда 11,6 процентка азрак.

Сентябрьдә шулай ук шактый арзанайган продуктлар исемлегенә кәбестә (бәясе 10,7 процентка төшкән), суган (9,3 процентка), алма (9,2 процентка), кишер (8,7 процентка) һәм чөгендер (6,3 процентка) кергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар