news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«1 кашык – һәм саргайган оекбашлар өр-яңа кебек» – лайфхак

news_top
«1 кашык – һәм саргайган оекбашлар өр-яңа кебек» – лайфхак
Фото: © «Татар-информ»

Вакыт узу белән ак оекбашлар, бигрәк тә табан тирәсендә, соры төскә керә, саргая да башлый. Аларны юып та чистартып булмый. Әмма оекбашларга элекке ап-ак төсен кайтару өчен һәр өйдә диярлек булган гади һәм арзан чаралар җитә. Бу турыда киңәшләр сайтында язалар.

Эремә әзерләү өчен кирәк:

  • кальцинацияләнгән сода – 1 аш кашыгы;
  • тоз – 1 аш кашыгы;
  • уылган яки сыек хуҗалык сабыны – 1 аш кашыгы;
  • су – 0,5 литр.

Башта суны кайнатырга кирәк, аннары тоз, кальцинацияләнгән сода салырга һәм уылган яки сыек хуҗалык сабыны өстәргә. Барын да тоз кристалллары эреп беткәнче болгатырга.

Әзер булган эремәгә оекбашларны салып, алар кабат ап-ак булганчы кайнатырга. Оста хуҗабикәләр сүзләренчә, тоз тукыма җепләреннән пычракны чыгара, ә сода белән хуҗалык сабыны оекбашларны агарта, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар