1 каналда бәхетле гаиләләре турында сөйләгәндә 8 яшьлек бала ярдәм сораган жест күрсәткән
«1нче канал»да «Мужское / Женское» тапшыруы чыккач, зур гауга күтәрелде.
Халыкка «кызык» гадәти гаилә тарихы. Студиядә 35 яшьлек Карен Тунян һәм 31 яшьлек Кристина Боржова мөнәсәбәтләрне ачыклый. Алар, уртак балалары Милана тугач, аерылышалар. Кристина Милана һәм алдагы мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә туган кызы Вероника белән әниләренә кайта. Карен кызы өчен акча бирүен әйтә, әмма Кристина баласы белән күрешергә мөмкинлек бирмәгән, ди. Әти кеше суд аша бала белән күрешү хокукын даулый. Ир элекке хатынын балаларны җәберләүдә гаепли, хатын моны «яла ягу» дип әйтә. Шулай ук ул «Карен баланы кыйный» ди.
Хатын «гаиләдә бар да яхшы» дип сөйли, моны исбатлар өчен, 8 яшьлек Вероника белән 4 яшьлек Миланага да сүз бирәләр. Әмма кадрда булганда, бәхетле яшәүләре турында сөйләгән Вероника баш бармагын учына куеп, кулын берничә тапкыр йодрыклап ала. Бу – халыкара жестлар телендә ярдәм сорау ишарәсе.
Аңлашылганча, бу ишарәне кызларның әниләре дә күрми, тапшыруны әзерләүчеләр дә игътибар итми, яки инде игътибар итсәләр дә, аңламыйлар. Тапшыруны алып баручы Александр Гордон һәм Юлия Барановская да тапшыру вакытында студиядә сүз кузгатмый. Мөгаен, алар да игътибар итмәгәндер.
Тапшыру эфирга чыккач, тамашачылар бу хакта яза башлый. Гаиләдә булган журналистлар тикшерү комитетына гариза яза. Хәзер гаиләне тикшерәчәкләр.
«Меш» каналы язуынча, Кристина эмоциональ яктан «сабыр түгел» һәм балаларына кул күтәрергә мөмкин.
«Комсомольская линия» кызның әнисе ягыннан әбисе Галина белән сөйләшкән. Оныгына бу жестның нәрсә икәнен ул аңлаткан булып чыккан.
«Минем оныгым бу сигнал турында белә, – дигән Галина Геннадьевна. – Без бу хакта 1 ел элек сөйләштек. Ул «ТикТок»тан бу жестны күрде дә сорады. Мин аңа «ярдәм кирәк булганда шулай эшләргә кирәк» дип аңлаттым. Ул бу сигналны белә иде һәм эфирда аннан файдаланды. Сез аның әнисен яратуы турында ничек сөйләгәнен карагыз – ул «кысылган», тормышта алай түгел иде. Ә монда бүтән».
Әбисе фикеренчә, кыз бу сигналны уйнап түгел, махсус күрсәткән. «Минем кызымның сөяркәсе – наркоман. Ул бик агрессив. Балаларга начар карый. Кыйнамый, әмма суга. Ашатмый. Минем кызым балаларга туганнары белән күрешергә рөхсәт бирми. Аналары балалар белән тупас сөйләшә, сүгенә, безгә каршы котырта. Имеш, без балаларны детдомга бирергә телибез. Аның сөяркәсе минем иремне дә кыйнады, кулын сындырды, баш мие селкенде. Шуннан соң без аерым яши башладык».
Әби балаларның чиста киенгәннәрен әйтте, әмма алар «тавыштан туйган», өстәвенә, бабайларын кыйнаганны күрү аларны эмоциональ сындырган.