Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 июньнән кайбер гаиләләргә балалар өчен пособиеләр арта

news_top_970_100
1 июньнән кайбер гаиләләргә балалар өчен пособиеләр арта
Фото: © «Татар-информ»

Россия Федерациясендә кайбер гаиләләр 1 июньнән балаларга түләүләрнең артуына исәп тота ала. Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Аның сүзләренчә, түләүләр 17 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары һәм опекуннары, шулай ук хатын-кызлар консультациясендә кимендә 6 атналык срокта исәпкә баскан йөкле хатын-кызлар ала торган бердәм пособиене ел саен яңадан исәпләү нәтиҗәсендә артачак.

Түләү күләме гаиләнең 1 әгъзасына туры килгән уртача керемнән чыгып билгеләнә һәм аерым алынган һәр төбәктә балалар өчен яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин.

Әгәр узган ел дәвамында гаиләнең финанс хәле начарайса, мәсәлән, ата-аналарның берсе эшсез калса, кабат гариза тапшырганда, түләү арттырылырга мөмкин, дип аңлатты парламентарий.

Ул билгеләп үткәнчә, июньнән үз көченә керүче үзгәрешләр, беренче чиратта, узган ел билгеләнгән түләүне озайту таләп ителгән кешеләргә кагылачак.

Говырин искәрткәнчә, әгәр мөрәҗәгать итүче дөрес белешмәләр һәм раслый торган барлык документларны тәкъдим итә икән, яңадан исәпләү өстәмә гаризасыз гына башкарылачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100