1 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр ява. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан көчле җил, урыны белән җил тизлеге 23 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 12.. 17˚, көндез 21.. 26˚, көнчыгыш районнарда 29˚ градус.
Үсеш алучы ай, ач Үлчәү йолдызлыгында.
Бакча җиләге, зелпе куаклары, роза чәчәкләре утырту өчен уңай вакыт. Шулай ук күпьеллык чәчәкләрне бүлгәләп утырту да яхшы булачак. Үсемлекләргә минераль ашламалар сибәргә була.