news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
1 июльгә һава торышы һәм ай календаре

1 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Урыны белән яңгыр, кайбер районнарда яшен булуы ихтимал, көндез боз да яварга мөмкин. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан исә, секундына 6-11 метр тизлектә фаразлана, урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез +17..+22 градус була.

Үсүче ай. Кыз йолдызлыгында.

Миксбордер, рабатка, клумба ясау өчен яхшы вакыт санала. Ике еллык чәчәкләр чәчү, бүлеп утырту һәм декоратив үсемлекләр, яз чәчәк аткан күпьеллыкларны утырту өчен яхшы көн булып тора. Агачларның тамыр җибәргән яшь үсентеләрен утырту өчен уңайлы вакыт санала. Ике еллык чәчәкләрне утырту, декоратив үсемлекләрне һәм яз чәчәк аткан күпьеллыкларны бүлеп утырту өчен уңышлы вакыт булып тора. Дару үләннәрен утыртырга һәм күчерергә, газон чәчәргә була. Түтәлләрне йомшартырга, чүпләрен утарга һәм сугарырга, балкон һәм бүлмә гөлләрен күчерергә мөмкин. Җыеп алынган уңышны вакытында эшкәртү зарур. Бу көнне ашлама кертергә ярамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар