
Татарстанда 1 июльдән этен регистрацияләмәгән һәм чип куйдырмаган хуҗалар өчен яңа штраф була. Яңа кагыйдәләр этләрне җәмәгать урыннарында тиешенчә тотмаган өчен дә билгеләнә. Эт хуҗаларына 2 меңнән 4 меңгә кадәр штраф яный. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Теркәлгән һәр эт турында белешмә гомумроссия мәгълүмат базасына яки халыкара реестрга туплана. Бу – хайван югалса табарга ярдәм итә, халыкара күргәзмәләрдә һәм ярышлада катнашырга мөмкинлек бирә.
Татарстанда барлыгы 100-110 мең этнең 35 меңнән артыгы теркәлгән, диелә хәбәрдә.