news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 июльдән гаилә ипотекасы кагыйдәләре үзгәрә

news_top

1 июльдән Россиядә гаилә ипотекасы кагыйдәләре үзгәрәчәк, алар бала табуны стимуллаштыруга юнәлдереләчәк. Бу хакта РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының урынбасары Никита Стасишинга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«1 июльдән гаилә ипотекасы кагыйдәләре үзгәрә. Ул бала табуны стимуллаштыруга юнәлдереләчәк», — дип белдергән ул «Движение» форумында.

Министрлык вәкиле аңлатуынча, соңгы айда ил хөкүмәтенең финанс блогы белән сөйләшүләр алып барылган.

«Ипотека бирү мәсьәләсендә без шактый дөрес уртак фикергә килдек. Банклар инде бу үзгәрешләргә әзерләнә», — дигән ул.

Никита Стасишин гаилә ипотекасы шартларының ничек үзгәрәчәген ачыкламаган.

2026 елның 1 февраленнән башлап Россия гражданнары өчен берьюлы ике гаилә ипотекасы рәсмиләштерү мөмкинлеге бетерелгән иде. Моңа кадәр ир белән хатынның һәркайсы үз исеменә аерым ипотека ала алган. Хәзер исә алар бергә заем алучылар булып санала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар