1 июльдән Татарстанда утка, суга, җылылыкка бәя күпмегә арта?
Россия Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә, Татарстанда 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен түләү индексы 4,2 процентка арта.
Бу хакта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Электр энергиясе өчен түләү 3,7 процентка – 1 кВт⋅сәгать өчен 3 сум 69 тиенгә кадәр арта. Стационар электр плитәләре һәм (яки) электр җылыткыч җайланмалар кулланучы авыл һәм шәһәр халкы өчен максималь киметү коэффициенты 0,7 булачак.
Су белән тәэмин итүгә тарифлар 3,5 процентка күтәрелә. Шулай итеп, эчә торган (салкын) суның 1 кубометры өчен 24 сум 45 тиен түлисе була. Кайнар су һәм китә торган су 3,7 процентка кыйммәтләнә. 1 кубометр кайнар су өчен 139 сум 73 тиен һәм чыгып китүче суның 1 кубометры өчен 17 сум 93 тиен түлисе була.
Моннан тыш, табигый газга бәяләр арта. 1 июльдән газның 1 кубометры өчен 5 сум 57 тиен түлисе була. Моңа кадәр ул 5 сум 48 тиен иде.

- Бәяләр өстәлгән кыйммәткә салым (НДС) белән күрсәтелгән.
Су белән тәэмин итүгә тарифлар 3,5 процентка күтәрелә. Шулай итеп, эчә торган (салкын) суның 1 кубометры өчен 24 сум 45 тиен түлисе була. Кайнар су һәм китә торган су 3,7 процентка кыйммәтләнә. 1 кубометр кайнар су өчен 139 сум 73 тиен һәм чыгып китүче суның 1 кубометры өчен 17 сум 93 тиен түлисе була.
Моннан тыш, табигый газга бәяләр арта. 1 июльдән газның 1 кубометры өчен 5 сум 57 тиен түлисе була. Моңа кадәр ул 5 сум 48 тиен иде.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.