Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 июльдән нәрсә үзгәрде: коммуналь хезмәтләр һәм тәмәке бәясе артты, бюджетникларны - “Мир” картасына, автотранспортны электрон ПТСка күчерделәр

Россиядә 1 июльдән ипотека кредитлары һәм транспорт чаралары, ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләү һәм төзелеш белән бәйле үзгәрешләр кертелде.

news_top_970_100
1 июльдән нәрсә үзгәрде: коммуналь хезмәтләр һәм тәмәке бәясе артты, бюджетникларны - “Мир” картасына, автотранспортны электрон ПТСка күчерделәр

ЖКХ тарифларына бәя арту

Быел 1 июльдән коммуналь тарифларның бәяләре артты. Ил буенча уртача күрсәткечләр 4 проценттан артмаячак.

Коммуналь тарифларга бәя Санкт-Петербург һәм Якутиядә– 6 процентка, Кемерово өлкәсендә һәм Башкортстанда – 5,9 процентка; Мәскәү, Киров һәм Новгород өлкәләрендә – 5,5 процентка артачак, дип хәбәр иткән иде РИА Новости. Коммуналь түләүләрнең иң түбән үсеше Төньяк Осетиядә һәм Новосибирск өлкәсендә күзәтелә – 3 процент.

Әлеге мәсьәлә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә күтәрелде. Ул вакытта комитет рәисе Марат Зарипов 2018 елда Татарстан буенча күрсәткеч 4,2 процентны тәшкил итәчәк, дип хәбәр иткән иде.

Бюджеттагылар “Мир” картасына күчә

1 июльдән Россиянең бюджет тармагында эшләүчеләр һәм студентлар хезмәт хакын яки дәүләт стипендиясен бары тик “Мир” картасына гына алачак. Бу “Милли түләү системасы турындагы” Федераль законда күрсәтелгән.

Фото:  ww.mironline.ru

Түләү карталары милли системасы (НСПК) бүгенге көндә 37 миллион “Мир” картасы чыгарган, дип хәбәр итә ТАСС Россия Үзәк Банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина сүзләренә сылтама белән.

“Мир” картасына хезмәт хакын бюджет тармагында эшләүче якынча 95 процент кеше алачак, әлеге сан көн саен арта, дип язды “Ведомости”. Үзәк Банкның еллык йомгагында хезмәт хакы 17 миллион кешенең “Мир” картасына күчәчәк дип әйтелгән иде, аларга шулай ук хезмәт хакын “тере” акча белән алу мөмкинлеге дә тудырылачак.

АКШ санкцияләре аркасында, 2014 елның март аенда Visa һәм Mastercard чыгарган “Россия” банкы, СМП-банк һәм аларның “кызлары” булып саналган банкларның клиентларының түләү операцияләрен туктату турындагы карар Россиядә милли түләү системасын булдыруга сәбәпче булды. 2014 елның декабрендә Visa һәм Mastercard Кырымда һәм Севастопольдә банк карталарына хезмәт күрсәтүне туктатты (ярымутрауда аларның эшчәнлеге 2015 елның апрелендә яңартылды).

Кече бизнес онлайн-кассаларга күчәргә тиеш

Кече бизнес 1 июльдән онлайн-кассаларга күчә. Контроль-касса машинасыннан (ККМ) башка сату өчен штраф 10 мең сумнан башлана, ә онлайн-касса урнаштырмаган өчен – 1,5-2 мең сум алачаклар.

Сүз күчешнең икенче дулкыны турында бара, монда оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр эләкте – берләштерелгән керемгә бердәм салым түләүчеләр, берәмләп сату эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр, сату автоматлары (вендинг) кулланылган сәүдә һәм җәмәгать туклануы буенча хезмәт күрсәтүләр; ялланган эшчеләр белән килешү төзегәннәр керә. Бу шулай ук салым салуның патент системасын кулланучы шәхси эшмәкәрләргә дә кагыла..

ТАСС мәгълүматлары буенча, узган елда ил буенча 1,52 миллион онлайн-касса кулланылышка кергән һәм 23 миллиард чек бастырылган.

Татарстан буенча УФНС җитәкчесе Марат Сафиуллин “Татар-информ”га бүгенге көндә республикада яңа үрнәктәге 46 мең касса эшләвен, Татарстан Республикасы бу күрсәткеч буенча Россиядә 6 нчы урынны алып торуын әйтте.

“Шәхси эшмәкәр Россиянең ФСН сайты аша контроль-касса техникасын теркәү буенча эшләрне дистанцион рәвештә башкара ала – барысы да онлайн режимда интернет аркылы эшләнә, кассаны салым инспекторына алып бару кирәкми. Бу вакытны һәм эш чыгымнарын шактый экономияләргә ярдәм итә, - дип белдерде ул.

Яңа төрдәге кассаларны кулланучылар өчен иң зур өстенлекләрнең берсе – салым тикшерүләренең күләме кимү, дип белдере Марат Сафиуллин.

Ул, Татарстан Республикасында кече торак пунктлар 3 елга онлайн-кассалардан ирекле булачагын искәртте.

“Онлайн-кассаларга күчеп өлгермәгәннәрнең исләренә төшерәсе килә – онлайн-кассаларга күчүне озакка сузарга кирәкми, чөнки  контроль-касса техникасын үз вакытында теркәгән очракта гына салымнарны киметү мөмкин”, - диде ведомство башлыгы.

Узган елның декабрь аенда Россиядә онлайн-кассалар эшчәнлегендә массакүләм өзеклек булды. Илдәге 10 процентка якын фискаль теркәгечле кибет системадагы зур төзексезлеккә дучар булды һәм сатып алуларны терки алмады. РИА Новости хәбәр иткәнчә, өзеклектән килгән зыян якынча 2,5 миллиард сум булган.

Автомобильләр электрон паспорт ала

1 июльдән Россиядә транспорт чараларына электрон паспортлар бирә башладылар.

ЭПТС ка күчү 2019 елның 1 ноябренә кадәр дәвам итәчәк, дип язды “Российская газета”. Димәк, электрон паспортлар теркәү белән беррәттән, элеккечә кәгазь паспортлар да биреләчәк.

Хәзерге вакытта Россиядә чыгарылган барлык транспорт чараларының гомуми саныннан 97 процентын әйләнешкә чыгаручы 100 дән артык оешма тест режимында 18 меңнән артык электрон паспорт теркәгән. Электрон паспортлар теркәү буенча, эшләп чыгаручы оешмаларның бердәм реестрына 292 оешма кушылган.

Электрон паспорт, кәгазьдән аермалы буларак, автомобильнең идентификация мәгълүматларыннан тыш, аның техник мәгълүматларын, йөреш күрсәткечләрен, конструкциягә үзгәрешләр кертү турындагы мәгълүматларын да үз эченә ала. Моннан тыш, аңа техосмотрны һәм иминиятләштерү мәгълүматларын да өстәячәкләр.

ЭПТС та автомобильнең барлык тарихы җыелып барыр дип планлаштырыла. Электрон паспорт кәгазьгә караганда арзангарак чыгачак – 1500 сум урынына 600 сум.

Өлешле төзелешнең яңа моделе: төзүчеләргә карата таләпләр кырыслана

Июль башыннан төзүчеләр берьюлы берничә проект эшли алмаячаклар – бары тик берне генә. Һәр объект өчен алар дәүләт вәкаләте булган банкта счет ачарга тиеш булачаклар – шулай ук берне генә, һәм төзелеш буенча барлык түләүләрне шул счет аркылы гына башкарырга тиешләр.

Ә 1 июльдән мәҗбүри рәвештә махсуслашкан банк счетлары - эскроу-счетлар эшли башлады, алар сатып алучының акчасын саклауны тәэмин итә.

“Яңа цивилизацион механизм кертелә, аның нигезендә банкта счет ачыла һәм гражданнар киләчәктә торак сатып алсын өчен аларның акчалары шунда күчеп барачак. Бу төзүче өчен кредит ачканда процент ставкасын киметү коралы һәм юнәлеше булып тора”, - дип язды “Российская газета” РФ Төзелеш министры Владимир Якушев сүзләрен. – Ләкин ул акчалар төзүче объектны куллануга һәм өлешле төзелештә катнашучыларга ачкычларын тапшырганчы кагылгысыз булып тора. Бары тик шуннан соң гына, гражданнарның акчалары кредитны каплау өчен тотыла һәм төзүченең кереме булып санала.

Мондый схема сатып алучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итә, ләкин белгечләр торакка бәя арту турында кисәттеләр. Өлешле катнашучының килешүе нигезендә девелопер сатып алучылардан акча алса, хәзер исә компания банкта кредит алырга һәм аның өчен процентлар түләргә тиеш булачак.

“Российская газета” язганча, ел башыннан алып илдә өлешле төзелеш буенча проблемалы объектлар саны арткан. 1 гыйнварга 836 өлешле төзелеш объекты булса, 1 апрельгә инде төзелеше озакка сузылган 842 объект исәпләнгән.

Татарстанга 2018 елның 1 июненә 26 проблемалы өлешле объект контрольдә тора, алардан 4 мең 229 өлешче фатир алган.

Тәмәке тарту кыйммәткә төшәчәк

Тәмәке тартучыларга да күбрәк акча тотарга туры киләчәк – 1 июльдән тәмәке продукциясенә акциз җыюлар 10 процентка артты. Акчага күчереп караганда, бер мең данәгә 1562 сум урынына 1718 сум булачак. Бу исә тәмәкегә бәя артуга китерә.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2017-2022 елларга тәмәкегә каршы концепция әзерләгән иде. Ул тәмәке продукциясенә салымның үсүен, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (ВОЗ) Европа регионы илләренең уртача дәрәҗәсенә кадәр акциз ставкалары артуны, шулай ук тәмәкеләргә экологик салым кертүне күздә тота, дип хәбәр иткән иде ТАСС.

Ведомство билгеләп үткәнчә, ВОЗның Европа регионы илләре арасындагы уртача дәрәҗәгә кадәр тәмәкегә акциз арту, 2015 елгы җыюлар белән чагыштырганда, бюджетка өстәмә 900 млрд сум кертәчәк һәм 2 млн кешене вакытсыз үлемнән саклап калачак.

Концепция 2025 елга тәмәке тартучыларны 33 проценттан 25 кә кадәр киметүгә юнәлтелгән.

Элемтә операторлары клиентларның язышуларын һәм сөйләшүләренең язмаларын ярты елга кадәр саклаячак

Тиздән “Яровая пакеты” кысаларында чираттагы реформа гамәлгә керде. “Яровая пакеты” - законнарга террорга каршы төзәтмәләр кертү пакеты, аны Дәүләт Думасы депутаты Ирина Яровая һәм сенатор Виктор Озеров тәкъдим итте.

Хәзер элемтә операторлары клиентларының язышуларын һәм сөйләшү язмаларын ярты ел сакларга тиеш булачаклар. Әлеге законны башкару өчен компанияләр миллиардлар бетерәчәк, дип хәбәр итә ТАСС.

Россия Хөкүмәте раслаган кагыйдәләр кулланучылар интернет аркылы җибәрә торган мәгълүматларга да кагыла: язма хәбәрләр, сөйләм мәгълүматлары, рәсемнәр, тавыш язмалары, видео һәм башка электрон хәбәрләр.

Fitch Ratings корпорациясенең Россия/БДБ бүлеге җитәкчесе агынтлыкка сөйләгәнчә, яңа таләпләр телекоммуникация челтәрләре операторларының капитал чыгымнарын 14-23 процентка арттырачак.

Яңа таләпләр интернет-драйверларның вакыт чыгымнарын арттыра. Кайберләре инде интернет өчен абонент түләүләре арту турында белдерде.

Россиядә “Меркурий” эшли башлады

1 июльдән Россиядә Россельхознадзор тарафыннан эшләнгән “Меркурий” ветеринария сертификациясенең электрон системасы гамәлгә керде. Ул азык-төлек продукциясенең киң тармагын үз эченә алачак – ит, сөт, балык, консервалар, балалар ризыгы һәм башкалар.

Аграрийлар өчен, шул исәптән Татарстанныкылар өчен дә, яңа базада беренче ярты ел эшләү “лояль” булачак – 1 гыйнварга кадәр “Меркурий”да теркәлмәгән өчен штраф салынмаячак. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, таләпләрне бозган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча штрафлар каралган һәм алар шактый зур суммада – юридик затлар өчен 500 меңгә кадәр.

“Россельхознадзор” үзе ярты еллык күчеш вакытын тәкъдим итә.Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бу срокны арттырырга тели. Моның нәрсә белән бетәчәген әйтүе авыр. Көйләүче органнар килешкәнчә – беренче ярты ел күчеш чоры булачак һәм контроль-күзәтчелек органнары кисәтү генә ясый алачак”, - дип сөйләде “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Казанның ветеринар берләшмәсе ветеринар табибы Булат Нуриәхмәтов.

2019 елның 1 гыйнварына кадәр акчалата штрафлар салынмаячак. Моннан тыш, “Меркурий”ның хәзерге вакытта сервер йөкләнеше белән дә проблемалары бар – берничә сәгатькә сузылган тоткарлыклар барлыкка килә.

“Бу гади генә аңлатыла – Россиядә күзәтчелек органнарын бик күпләп терки, ветеринар документларны үзләре язып ала башладылар һәм система еш кына өзелек бирә”, - дип сөйләде Булат Нуриәхмәтов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100