1 июльдән эшли башлаган "Яровая законы" сезгә дә кагыламы?
Бүгеннән башлап Россия Федерациясендә террорчылыкка каршы төзәтмәләр пакеты законлы гамәлгә керде.
Бу пакетны “Яровая законы” дип тә атыйлар. Әлеге закон буенча, элемтә һәм интернет-компания операторлары текст һәм тавыш белән язылган хәбәрләрне, рәсемнәрне, тавышларны, видео һәм башка электрон хәбәрләрне 6 айга кадәр сакларга тиеш.
Быел апрельдә хөкүмәт элемтә операторлары өчен кагыйдәләрне раслады. 1 июльдә үз көченә кергән карар буенча, телеком-компанияләр 6 ай дәвамында сөйләшүләрнең аудиоязмаларын һәм SMS-хәбәрләрне сакларга бурычлы.
1 октябрьдән элемтә операторлары 6 ай дәвамында кулланучыларның соңгы 30 тәүлектәге интернет-трафигын сакларга тиеш була.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.