Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 июльдә эшләгән кешеләргә күбрәк түләнәчәк

Эшләмәүчеләр дә алачак, эшләүчеләргә тагын да күбрәк тә бирәчәкләр.

news_top_970_100
1 июльдә эшләгән кешеләргә күбрәк түләнәчәк
pixabay.com

Конституциягә үзгәрешләр кертү көнендә эшләүчеләр гадәти көнгә караганда күбрәк хезмәт хакы алачак, ә башкалар өчен (ул көнне эшләмәүчеләр өчен) — 1 июль гадәти эш көне кебек түләнәчәк, дигән РИА Новостига Федерация Советының социаль комитет җитәкчесе Инна Святенко.

«Тавыш бирү көнендә эшләгән өчен күбрәк түләнәчәк. Кешеләр июль өчен азрак алырга тиеш түгел», — дигән ул.

Ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен түләү мәсьәләсе Хезмәт кодексының 153 маддәсе буенча билгеләнә.

Узган атнада Владимир Путин 1 июльдә Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү булачак диде. Башта халык фикерен ачыклау 22 апрельгә билгеләнгән иде, әмма коронавирус аркасында аны күчерделәр.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100