news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 гыйнвардан смартфоннарда WhatsApp булмый дигән хәбәр нәрсә аңлата?

Бик ышанычлы басмалар хәбәр итсә дә, белешмәне компанияләрнең рәсми сайтларына кереп тикшерергә кирәк.

news_top
1 гыйнвардан смартфоннарда WhatsApp булмый дигән хәбәр нәрсә аңлата?
https://pixabay.com

Соңгы көннәрдә Британия ресурсына сылтама белән күп кенә матбугат чаралары 1 гыйнвардан күп кенә смартфоннарда WhatsApp эшләүдән туктый дип хәбәр итте. Ләкин бу дөрес мәгълүмат түгел. Бу турыда «Российская газета» язды.

«Mirror басмасы 1 гыйнвардан WhatsApp миллионнарча җайланмада эшләүдән туктый дип яза, ләкин алай түгел», — дип яза мессенджерга багышланган WABetaInfo порталы.

iOS 9 һәм аннан да яңарак җайланмаларда, Android 4.0.3 һәм аннан да яңарак смартфоннарда WhatsApp инде бер ел чамасы эшли. Ә операцион системаларның искерәк версияләрендә WhatsApp февральдә үк эшләми башлады. Шуңа күрә «яңа чикләүләр» турындагы хәбәр инде бер ел чамасы элек үк искерде. WhatsApp хезмәтләре техник характеристикаларны шушы арада яңартмады. 

«Без кулланучыларны интернетта таралган мәгълүматны рәсми сайтларда тикшереп карарга киңәш итәбез. Хәтта бик ышанычлы Британия чыганаклары язган очракта да», диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар