news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 гыйнвардан Россиядә пенсияләр күпмегә артачак?

2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә берничә категориягә караган гражданнарның пенсияләре индексацияләнәчәк.

news_top
1 гыйнвардан Россиядә пенсияләр күпмегә артачак?
pixabay.com/ru

Пенсия яшенә җитеп эшләүләрен дәвам иткән пенсионерларның, шулай ук хәрби пенсионерларның һәм көч структурасы ветераннарының пенсияләре индексацияләнәчәк. Бу хакта «Вечерний курьер» басмасы яза.

Киләсе елда 10 мең сум пенсия ала торган пенсионерларның акчасына 600 сум өстәләчәк.

Россиядә киләсе өч ел эчендә пенсиянең уртача күләме 17 432 сумга кадәр күтәреләчәк. 2022 елда пенсияләр 5,9, ә 2023 елда 5,6 процентка индексацияләнер дип көтелә.

Россиядә пенсияләрне индексацияләү еллык инфляцияне исәпкә алып башкарыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар