Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 гыйнвардан пенсия һәм минималь хезмәт хакы ничә сум була?

Быел эшсезлек буенча пособие артмый, хәрби пенсияләр дә узган елгы дәрәҗәдә кала.

news_top_970_100
1 гыйнвардан пенсия һәм минималь хезмәт хакы ничә сум була?
https://pixabay.com

1 гыйнвардан хезмәт хакының минималь күләме 850 сумга артачак, ә эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча пенсия 6,6 процентка индексацияләнә. Эшсезлек буенча пособие күләме генә үзгәрмәячәк, ул 2019 елдагы кебек үк, 1,5 меңнән 8 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы РИА Новостига сылтама белән хәбәр итә.

Минималь хезмәт хакы күләме киләсе елда 12 130 сумга кадәр артачак, бу узган елга караганда 850 сумга күбрәк. Бу яңалык 3,2 миллионга якын кешегә кагылачак.

Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 6,6 процентка индексацияләнә. Шулай итеп, эшләмәүче пенсионерларның картлыгы буенча иминият пенсияләренең уртача күләме 16,5 мең сум тәшкил итәчәк. Социаль пенсияләрне индексацияләү 1 апрельдән 7 процентка гамәлгә ашырылачак.

2020 елдан 31 субъект пенсиягә төбәк өстәмә түләүләренә субсидияләр алачак, чөнки Россия законнары буенча пенсия регион буенча яшәү минимумы күләменнән кимрәк була алмый. Әгәр гражданның керемнәре пенсионерның яшәү минимумы күләменә кадәр җитмәсә, аңа социаль өстәмә түләү каралган.

Олимпия уеннарының көмеш һәм бронза призерлары пенсия яшендә булса, 1 гыйнвардан аларның да стипендияләре арттырылды. Түләүләр 24 меңнән 39 меңгә һәм 18 мең сумнан 30 мең сумга кадәр артты.

2020 елда эшсезлек буенча пособие күләме артмаячак. Элеккеге кебек үк, ул 1,5-8 мең сум тәшкил итәчәк, ә пенсия яше алдындагылар өчен — 11 280 сумга кадәр булачак. Моннан тыш, хәрби пенсияләрне ел саен 2 процентка арттыруны туктату турындагы карарны озайтачаклар. Ул 2019 ел дәрәҗәсендә калачак һәм 73,68 процент тәшкил итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100