news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 гыйнвардан машина йөртүчеләр өчен нинди штрафлар кертелә?

Яңа елга шоферларга “бүләк” әзерләгәннәр. 2020 елның 1 гыйнварыннан яңа штрафлар системасы гамәлгә керәчәк.

news_top

Газель хуҗаларына, машинаны торак йортлар ишегалдында калдырган өчен штраф салыначак. Шулай ук ишегалдындагы парковка урыннарында каршеринг машиналарын да калдырырга ярамаячак. Бу хакта «Волгоградская правда» газетасы яза

Тагын бер яңалык — гомуми кулланылыштагы юлларда номерсыз йөрүне тыячаклар. Хокук бозган өчен 5 мең сум штраф салачаклар һәм машина йөртү таныклыгын алачаклар.

Шулай ук 1 гыйнвардан берничә яңа кагыйдә дә керәчәк. Хәзер автомобильне теркәү өчен ЮХИДИга гына түгел, ә аккредитация узган компанияләргә дә мөрәҗәгать итәсе булачак.

Автомобильгә техник хезмәт күрсәтү процедурасы да үзгәрәчәк. Транспорт чарасын алып килгәннән башлап, белешмә биргәнчегә кадәр видеокүзәтү алып барылачак. Ә ОСАГО полисын юл инспекциясе хезмәткәрләре генә түгел, камералар да тикшерә алачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар