news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 гыйнвардан утиль җыемы арта: автомобильчеләргә нәрсә көтәргә?

news_top

2027 елда Россиядә автомобиль җитештерүчеләргә һәм импортлаучыларга кагылачак утильләштерү җыемын чираттагы тапкыр арттыру планлаштырыла. Бу хакта юрист Евгений Фурин хәбәр итте. Аның бәяләвенчә, җыем ставкаларының күпмегә артуы транспорт чарасының төренә бәйле булачак һәм 10–20 процент тәшкил итәчәк.

«Мәсәлән, двигателе 1–2 литрлы, куәте 160 ат көченә кадәр булган яңа автомобиль өчен коммерция утиль җыемы якынча 801 меңнән 881 мең сумга кадәр артачак. Ягъни аерма якынча 80 мең сум тәшкил итәчәк», – диде Фурин NEWS.ru басмасына биргән әңгәмәсендә.

Эксперт аңлатуынча, двигательләре куәтлерәк булган автомобильләр өчен түләү тагын да күбрәк артырга мөмкин.

Шул ук вакытта автомобильләрне шәхси ихтыяҗлары өчен алып кайтучы һәм ташламалы тарифны куллану шартларын үтәүче физик затлар өчен гамәлдәге ставкалар саклана. Сүз куәте 160 ат көченнән артмаган машиналар турында бара. Бу очракта яңа автомобиль өчен 3,4 мең сум, ә өч елдан өлкәнрәк транспорт чарасы өчен 5,2 мең сум түләргә кирәк, дип ачыклык кертте эксперт.

Юрист шулай ук автомобильләрне читтән кертүгә һәм җитештерүгә чыгымнар арту ваклап сату бәяләрен яңадан карауга китерергә мөмкинлеген билгеләп үтте. Әмма, аның сүзләренчә, утиль җыемы арту һәр автомобильнең бәясе дә шул ук суммага күтәреләчәк дигәнне аңлатмый, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар