news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 гыйнвардан кемнәрнең пенсиясе 10 мең сумга арта?

news_top

Татарстанда кайбер кешеләрнең пенсиясе 1 гыйнвардан 10 мең сумнан да артыграк суммага артачак. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Шундый зур өстәмәне декабрьдә 80 яшь тулган пенсионерлар һәм I төркем инвалид дип танылган кешеләр алачак, чөнки аларга билгеләнгән пенсиянең теркәлгән өлеше икеләтеп бирелә. Әйтик, 1 гыйнвардан теркәлгән өлеш күләме 9 584,69 сум була.

Игътибар итәргә кирәк, өстәмә арттыру бары тик бер нигездә бирелә: яше буенча, яки инвалидлыгы буенча.

Моннан тыш, 1 гыйнвардан иминиятләштерелгән пенсияләр 7,6%ка индексацияләнә. Шуңа күрә, бу ике өстәмәне кушсак, Татарстанның кайбер пенсионерларының түләүләре 10 мең сумнан да артыграк суммага артачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар