1 февральдән «Герой Ана» мактаулы исеменә лаек булган хатын-кызларга, Хезмәт Герое исеменә ия булган кешеләргә бирелә торган акчалата түләүләр 5,6 процентка индексацияләнә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Февральдән башлап, Хезмәт Геройларына һәм «Герой Ана» исеме булган хатын-кызларга айлык түләү күләме 76,5 мең сум тәшкил итәчәк.
Әлеге категория гражданнар шулай ук чираттан тыш бушлай медицина ярдәме алу, табиб рецепты буенча бушлай дарулар, җәмәгать транспортында йөрү өчен ташламалар, бушлай һөнәри белем алу һәм башка социаль ташламаларга хокуклы.
«Герой Ана» исеме 10 һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләп үстергән хатын-кызларга бирелә. Хезмәт Герое исеме исә дәүләт һәм халык алдындагы аерым хезмәт казанышлары өчен тапшырыла.