news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 февральдән гаилә ипотекасы кагыйдәләре үзгәрә

news_top

1 февральдән башлап бер гаиләгә бары тик бер генә ташламалы ипотека кредиты рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Шул ук вакытта ир белән хатын бергәләп заемчы (созаемщик) булырга тиеш. Әгәр гаиләнең кереме җитәрлек булмаса, өченче затларны да җәлеп итәргә рөхсәт. Бу турыда Татмедиа телеграм-каналы яза.

Бу чара ташламалардан явызларча файдалануны булдырмас өчен һәм торак шартларын яхшыртуга чынлап та мохтаҗ булган гаиләләрне яклау максатыннан кертелә.

Шул ук вакытта инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр өчен искәрмә каралган. Әгәр алар яңа йортлар булмаган районнарда икенчел торак сатып алса, мондый ипотека буенча процент ставкасы 6 проценттан артмаячак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар