1 февральдән беренче балага бирелә торган ана капиталы суммасы якынча 730 мең сумга кадәр артачак. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте, дип яза РИА Новости телеграм-каналында.
Премьер-министрның башка белдерүләре:
- 1 февральдән Россиядә 40тан артык социаль түләү һәм компенсация индексацияләнә.
- Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие февральдән 28,5 мең сум тәшкил итәчәк.
- Икенче һәм аннан соңгы балалар өчен ана капиталы суммасы 2026 елда 963 мең сумга кадәр үсәчәк.