news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 февральдән ана капиталы арта: Татарстан гаиләләре күпме акча алачак

news_top
1 февральдән ана капиталы арта: Татарстан гаиләләре күпме акча алачак
Фото: «Татар-информ»

Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларының берсе – ана (гаилә) капиталы. Февраль аенда әлеге түләү инфляция дәрәҗәсенә – 6,8%ка индексацияләнәчәк. Татарстанда яшәүче гаиләләр нинди суммага исәп тота ала – бу хакта «Татар-информ» материалында.

2026 елның 1 февраленнән беренче бала туган очракта гаиләләр 737,2 мең сум ана капиталы алачак. Әгәр гаилә беренче бала өчен әлеге түләүне алмаган булса, икенче балага ана капиталының күләме 974,1 мең сум тәшкил итә. Ә инде беренче бала өчен пособие түләнгән булса, икенче балага өстәмә түләү 236,9 мең сум була.

Искәртик, индексация яңа алучыларга да, шулай ук файдаланылмаган акчалары булган гаиләләргә дә кагыла. Ана капиталы программасы ким дигәндә 2030 елга кадәр гамәлдә булачак. Хәзерге вакытта түләү беренче, икенче, шулай ук өченче бала туу очрагында да каралган (әгәр гаилә беренче ике бала өчен ана капиталы алмаган булса).

Ана капиталының төп максаты – балалы гаиләләргә ярдәм итү, бу исә «Гаилә» милли проекты максатларына туры килә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар