1 февральдән пенсияне арттыру өчен Пенсия Фонды бүлегенә барырга кирәкме?
Быел пенсияне индексацияләү, ягъни арттыру көтелә. Ул автоматик рәвештә башкарылачакмы, әллә Пенсия фондына барырга кирәкме? Сорауга Татарстан буенча Россия Пенсия Фонды бүлеге идарәчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Гөлсинә Сабирова җавап бирде:
- Пенсияне индексацияләү өчен территориаль Пенсия Фонды бүлегенә килергә, документлар җыярга һәм гариза язарга кирәкми. Бу – пенсионер мөрәҗәгатеннән башка гына акча арттыру ысулы.