news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 декабрьгә кадәр югары керемгә салымны кемнәр түләргә тиеш?

news_top

Быел ел башыннан гамәлгә кергән прогрессив шкала буенча керемгә салымын кемнәр түләргә тиеш? Бу хакта «Прайм» агентлыгына Европа Юридик хезмәте (ЕЮС) юристы Анастасия Белоглазова сөйләгән, дип яза РИА Новости.

Ул искәрткәнчә, 2025 елның гыйнварыннан элеккеге 2 баскычлы шкала урынына 5 баскычлы ставкалар кертелде. Ул керем дәрәҗәсенә бәйле рәвештә 13-22 процент тәшкил итә.

«Яңа шкала нигезендә, 13 процентлы ставка буенча салымны керем суммасы 2,4 миллион сумнан артмаган очракта гына түлиләр. Бу – аена 200 мең сумнан артмый. Хезмәткәрнең кереме бу суммадан артып китә икән, эш бирүчегә (салым агентына) физик затлар кеременә салымны (НДФЛ) югарырак ставка буенча исәпләүгә күчәргә кирәк. Һәр баскыч өчен ул аерым, ләкин керем күбрәк булган саен, ставка югарырак», – дип аңлата Белоглазова.

Прогрессив шкала хәрби хәрәкәтләр зонасында эшләгән өчен акчалата түләүләргә, шулай ук Ерак Төньякта яшәүчеләр өчен өстәмә түләүләргә кагылмый. 2 баскычлы шкала дивидендлар һәм гражданнарның башка күп кенә керемнәре өчен сакланып калынган.

«Әгәр гомуми керем Федераль салым хезмәте хәбәрнамәсендә күрсәтелгәннән артып китсә, НДФЛны мөстәкыйль рәвештә өстәп түләргә кирәк», – дигән Белоглазова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар