1 декабрьдән дә соңга калмыйча милек, транспорт һәм җир салымнарын түләргә кирәк.
Салымнарны Федераль салым хезмәте сайтында «Салым түләүченең шәхси кабинеты»нда, «Физик зат салымнары» мобиль кушымтасы аша, Россия Федерациясе Дәүләт хезмәтләре порталында, банкларда һәм почта бүлекчәләрендә түләргә мөмкин.
Әгәр салым түләүче салым салына торган милеккә ия булып, аңа хәбәрнамә килмәгән булса, бу аны салым түләүдән азат итә торган гамәл саналмый. Мондый очракта дәүләт тарафыннан билгеләнгән салымны мөстәкыйль тикшерергә кирәк була.
Моннан тыш, салым органы сайтында «Башка зат өчен түләргә телим» хезмәте ярдәмендә башка кеше өчен дә салым түләргә була. Моның өчен салым түләүченең, мәсәлән, әти-әниләрнең, яки башка якын кешеләрнең һәм алар өчен түли торган затның фамилиясе, исеме, атасының исеме, салым түләүченең идентификация номеры кертелергә тиеш.
Белгечләр түләү чараларын соңгы көнгә калдырмаска киңәш итә. 2 декабрьдән үк түләү вакыты узган һәр көн өчен пенялар исәпләнә башлый.
Ставкаларны, салым түләү белән бәйле ташламаларны Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында ачыкларга була.
Исегезгә төшерәбез, милеккә салынган һәм җир салымы – Казан бюджетына, транспорт салымы республика бюджетына керә. 2025 ел йомгаклары буенча барлыгы 5 миллиард 622 миллион сум салым исәпләнгән. Транспорт өчен – 2 миллиард 245 миллион сум, физик затлар милкенә – 2 миллиард 631 миллион сум, физик затларга җир өчен 746 миллион сум салым билгеләнгән. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итә.