Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 декабрьдә коммуналкага тарифлар күпмегә артачак?

news_top_970_100
1 декабрьдә коммуналкага тарифлар күпмегә артачак?
"Татар-информ" архивы

2022 елның 1 декабреннән Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар уртача 9 процентка артачак. Бу турыда Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев «Прайм» агентлыгына сөйләгән. 

РИА Новости хәбәр иткәнчә, белгеч сүзләренчә, бәяләр салкын һәм кайнар суга, электр энергиясенә, җылылыкка, газга һәм каты коммуналь калдыкларга кагыла.

Чираттан тыш индексация җылылык трассаларын, суүткәргечләрне һәм башка инфраструктураны яңарту өчен кирәк, ди юрист.

Соловьев сүзләренчә, төбәкләрнең күпчелегендә июль һәм декабрь өчен гомуми индексация Икътисади үсеш министрлыгы фаразлаган еллык инфляциядән 12,45 процентка артык була.

Министрлык белешмәсе буенча, 2023 елда бөтен социаль түләүләрне индексацияләү 2022 елдагы фактик инфляция күрсәткеченә карап билгеләнә. Моннан тыш, киләсе арттыруны 2024 елның 1 июленә күчерәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100