Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 чиләк бүлбедән 25 чиләк уңыш: бәрәңгене кайчан утыртасын фермер һәм биолог белә

«Иртәрәк утырту вакыт ягыннан отыш бирми, салкын туфракта бүлбеләр барыбер үсми генә ятачак», ди фермер Минталип Миңнеханов.

news_top_970_100
1 чиләк бүлбедән 25 чиләк уңыш: бәрәңгене кайчан утыртасын фермер һәм биолог белә
Габделхәй Сәмигуллин

Татарстанның Арча һәм Буа районнарында кайберәүләр бәрәңге утыртырга өлгергән инде. Икенче «икмәк»не утыртыр вакыт та җиттемени соң инде? Бу сорауларга җавап эзләп, «Челнинские известия» ике танылган һәм тәҗрибәле белгечкә мөрәҗәгать итте, бу хакта тәфсилләбрәк – Лалә Гайфетдинова язмасы.

25 апрель – галим, биология фәннәре кандидаты Габделхәй Сәмигуллин бәрәңге утырту өчен шушы датаны сайлаган. Без аның белән Чаллыга караган «Боровинка» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендәге кишәрлегендә күрештек.

«Берничә көн инде үз кишәрлегемдә эшлим: җирне казып чыктым, йомшарттым, тырмалап чыгардым, кем әйтмешли, тәртипкә китердем, – ди ул. – Быел яз ике атнага иртәрәк килде. Кызганыч, яңгыр гына юк: туфрак коп-коры».

Бәрәңге турында сүз чыккач, Габделхәй Сәмигуллин авыл тәвәккәлләренең елгырлыгына бик гаҗәпләнде, бу уңайдан үз карашын белдерде.

«Яз 2 атнага алданрак килсә дә, бәрәңге утыртырга әле иртә! Алда кыраулар булыр, дип уйлыйм, яңа уңышка зыян килергә мөмкин. Мин бәрәңгене ай ахырында утыртырга ниятләдем. Бәрәңге бүлбеләренең шытучанлыгы яхшы, инде 10-12 көннән үк шытым бирергә мөмкиннәр. Әгәр кинәт суытып җибәрсә, аларны күмеп чыгарга, черемә белән капларга өлгерәм».

Экспертыбыз орлык бәрәңгесен ничек әзерләү серләре белән дә уртаклашты: шыттыру өчен, башта ул аларны 2-3 көн яктыда – кояш астында тота икән, соңыннан җылы урынга — теплицага күчерә.

Фото: © Габделхәй Сәмигуллин 

Ел саен галим-биолог бер чиләк бәрәңге утыртып, көзен 20-25 чиләк уңыш ала икән. Эре бәрәңгеләрне урталай яра. Тавык йомыркасыннан чак кына эрерәк булган сәламәт һәм әйбәт бүлбеләрне иң яхшылары дип саный. Алдан ук тукландыргыч сыеклык әзерли: һәр чокырга бер уч гади көл, шуннан әз генә күбрәк черемә, һәм, корткычлардан саклау өчен, башлы суганның 4-5 кабыгын сала.

Тукай районы фермеры Минталип Миңнехановның исә бәрәңге утырту өчен үз календаре бар. Ул аны 8-9 майда утырта.

«Инде 23 ел дәвамында шул график – басуларга май аенда чыгабыз, – ди ул. – Аннан да иртә чыгуның файдасы юк, кырау сукмас, дип гарантия биреп булмый, туфрак та әле әзер түгел: кирәгенчә җылынмаган, җитешмәгән. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәм: иң яхшысы – ашыкмый тору. Иртәрәк утырту вакыт ягыннан отыш бирми, салкын туфракта бүлбеләр барыбер үсми генә ятачак».

Быел фермер бәрәңге утырту өчен 80 га мәйдан әзерләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100