news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 августтан кемнәргә пенсия артачагы билгеле – 6 категория

news_top

1 августта 6 төрле категориядәге гражданнарның пенсиясе артачак. Шулай ук эшләүче пенсионерларның пенсиясен кабат исәплиләр. Бу турыда РИА «Новости» хәбәр итте.

Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин сүзләренчә, июльдә 80 яшь тулган кешеләрнең, 1 төркем инвалидлык алучыларның пенсиягә фиксацияләнгән түләве 2 тапкырдан күбрәккә арта. Ул элеккеге 8907,70 урынына 19129,40 сум була.

«2024 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсиясе шулай ук гариза язмыйча гына корректировкаланачак. Пенсионерларның бу категориясе өчен картлык буенча иминият пенсиясенең арту күләме 437,07 сум була», – ди Балынин.

Моннан тыш, авггустта тупланма пенсиясен һәм сроклы пенсия түләүләрен алучы кешеләргә пенсия арта. Гражданнар авиациясе һава судноларының очу экипажлары әгъзалары һәм ташкүмер сәнәгате оешмалары хезмәткәрләренең пенсиясенә өстәмә түләүләр дә арта, диелә хәбәрдә.

  • Сроклы пенсия түләве – пенсия тупланмаларыннан билгеле бер вакыт дәвамында ай саен түләнә торган акча.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар