news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top
1 августка һава торышы һәм ай календаре

1 августта Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булачак. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +23..+28˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай кыз йолдызлыгында.

Авыруларга тиз бирешә торган чәчәкләрне шушы көннәрдә утыртсаң, алар азрак авырыячак. Туфракны тирән итми генә йомшартырга була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар