1 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак, кайбер районнарда җепшек кар һәм яңгыр. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..+4˚, көндез +5..+10˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай Арыслан йолдызлыгында.
Үсемлек орлыклары чәчү өчен уңышлы вакыт түгел. Күпьеллык һәм үрмә гөлләр чәчәргә була. Рассада туфрагын йомшартырга кирәк. Туфрак тизрәк җылынсын өчен, теплицаларны һәм парникларны пленка белән капларга була.