Социаль пенсияләр 1 апрельдән 6,8 процентка индексацияләнәчәк. Бу турыда «РИА Новости» хезмәт министры Антон Котяковка сылтама белән яза.
«Социаль пенсияләрне индексацияләү ел саен 1 апрельдә үткәрелә. 2026 елда ул 6,8 процент тәшкил итәчәк», — диде министр.
Аның сүзләренчә, бу якынча 4,3 миллион кешенең түләүләрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, шуларның якынча 3,6 миллионы — социаль пенсия алучылар, ә тагын 700 меңе — дәүләт тәэминаты алучылар.
Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, индексация күләме ел саен, пенсионерның узган елдагы яшәү минимумы үсешен исәпкә алып, Хөкүмәт тарафыннан раслана.
1 февральдән Россиядә 40тан артык төр социаль түләү, пособие һәм компенсация индексацияләнде. Беренче балага ана капиталы күләме якынча 730 мең сумга кадәр артты. Икенче бала туганда гаилә өстәмә рәвештә якынча 234 мең сум ала. Әгәр ата-аналар беренче балага ана капиталын алмаган булса, икенче балага ул 963 мең сум тәшкил итә.
Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие 28,5 мең сумга кадәр артты, ә Хезмәт Геройларына һәм «Герой Ана» исеме бирелгән хатын-кызларга айлык түләү якынча 76,5 мең сум булды.
Моннан тыш, ветераннарга һәм инвалидлыгы булган гражданнарга түләүләр, бала карау буенча пособие һәм эшсезлек буенча пособие дә индексацияләнде, диелә хәбәрдә.