news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 апрельдән социаль пенсияләр арта

news_top
1 апрельдән социаль пенсияләр арта
"Татар-информ" архивы

Социаль пенсияләр узган елның июньдә үткәрелгән индексациягә өстәп, 1 апрельдән артачак. Димәк, аларның еллык үсеше 13,5 проценттан артып китә. Бу хакта Россия премьер-министры Михаил Мишустин әйтте. Бу турыда life сайты яза. 

«Гражданнарның социаль яктан якланмаган категорияләре өчен гамәлдә булган ярдәм чараларын саклап калабыз. Узган елның июнендә булган индексациягә өстәп, 1 апрельдән социаль пенсияләрне арттырабыз. Бу ярдәм иминият пенсиясе алу өчен стажы җитмәгән гражданнарга бирелә», – диде ул.

Михаил Мишустин белдергәнчә, тәкъдим ителгән чаралар ярдәмендә 1 ел эчендә социаль пенсияләр 13,5 процентка арта, ә бу – 4 миллионга якын кешенең пенсиясен яхшыртачак.

Шулай ук Мишустин хәбәр иткәнчә, якын арада Россиядә махсус операциядә һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә һәм ветераннарына ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә торган фонд ачылачак, ул барлык төбәкләрдә яшәүчеләргә дә ачык булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар