news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләрне индексациялиләр

news_top
1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләрне индексациялиләр
Фото: Владимир Васильев / "Татар-информ"

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр 6,8 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе Ярослав Нилов хәбәр иткән, дип яза «Татар-информ».

«Социаль пенсияләр 1 апрельдән артачак. Коэффициент – 6,8 процент», – дигән парламентарий.

Нилов искәрткәнчә, әлеге түләү иминият пенсиясе билгеләү өчен тиешле стажы булмаган, рәсми булмаган эштә эшләгән яки бөтенләй эшләмәгән кешеләргә билгеләнә.

Депутат сүзләренчә, гамәлдәге законнар социаль пенсияне яшь буенча алырга мөмкинлек бирә, әмма аны билгеләү өчен планка иминият түләвенекенә караганда, биш елга югарырак.

«Ягъни, иминият пенсиясенең гомуми шарты – 60-65 яшь, ә социаль пенсиянеке – 65-70 яшь», – дигән комитет башлыгы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар