news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 апрельдән кемнәрнең пенсиясе арта?

news_top

Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, Россиядә 1 апрельдән 4,3 миллион кеше индексацияләүдән соң 6,8% ка арткан социаль пенсия алачак.

«Социаль пенсияләр дәүләт тәэминаты буенча бирелә торган пенсияләргә керә: болар — картлык, туендыручысын югалту һәм инвалидлык буенча пенсияләр. Социаль пенсиянең төп билгесе — хезмәт мөнәсәбәтләре булмау», – дип аңлаткан ул.

Аның сүзләренчә, арттыру барлык социаль пенсия алучыларга кагылачак, шул исәптән җитәрлек хезмәт стажы булмаган кешеләргә дә, бу аларның керем дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

«Картлык буенча социаль пенсия иминият пенсиясенә караганда биш елга соңрак билгеләнә, чөнки кеше йә эшләмәгән, йә кирәкле хезмәт стажын җыя алмаган, йә шәхси пенсия коэффициентларын җитәрлек тупламаган», – дип өстәгән депутат.

Мәсәлән, 1 апрельдән социаль пенсиянең уртача күләме мең сумнан артыкка күтәрелә һәм 16,5 мең сумга җитә. Инвалид балаларның уртача пенсиясе 1,6 мең сумга артып, 24,5 мең сум була. Балачактан I төркем инвалидлар өчен айлык пенсия дә 1,6 мең сумга үсеп, 25,4 мең сум тәшкил итә.

Һәр кешегә өстәмә күләме аның пенсиясенең индивидуаль күләменә бәйле булачак. Яңадан исәпләү автоматик рәвештә башкарыла, моның өчен гариза бирергә кирәкми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар