1 апрельдән социаль пенсияләр ничә сумга артачак?
1 апрельдән социаль пенсияләр ничә сумга артачак?
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 1 апрельдән социаль пенсияләрне 2%ка арттыруны раслады. Хөкүмәт карары хокукый мәгълүмат порталында чыккан дип яза russian.rt. сайты.
Документ буенча, индексация коэффициенты 1,02 күләмендә расланган.
РИА Новости хәбәр итүенчә, соцпенсия күләме 9 266 сум булачак.
Бу 4 миллионга якын кешене пенсия белән тәэмин итүне арттырачак.