1 сентябрьдә Татарстанда аз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән томан төшә. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көндез +18..+23˚ градус.
2 сентябрьдә Татарстанда аз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяк-көнчыгыштан, көнбатыштан талгын тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +3..+8˚, көнбатыш районнарда +12˚, көндез +21..+26˚ градус.
Яңа ай.
Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, кисәргә киңәш ителми. Яшелчә тозлау өчен уңышлы көн түгел. Туфракны казырга, түтәлләр әзерләргә, компост сибәргә була.