1 октябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым- төшем ихтималы аз. Көньяк, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез 14 метр тизлектә җил фаразлана. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, көнчыгыш районнарда 0..+5 градус, көндез +19..+24 градус була.
2 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Иртән һәм көндез бераз яңгыр яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән 14 метрга кадәр тизлектә җил фаразлана. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус, көндез һава температурасы +16..+21 градус була.
Кимүче ай, ай Үгезбозау йолдызлыгында.
Сарымсак утыртырга, тамыразыкларны җыеп алырга була. Агач һәм куакларны кимерүчеләрдән саклау чараларын күрергә. Гладиолус һәм георгин бүлбеләрен казып алырга, тартмаларга коры торф яки агач чүбе салып кышка алып куярга. Декоратив суган, лалә, нарцис, гиацинт чәчәкләре суганчаларын утыртырга.