1 ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән яңгыр, җепшек кар явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнбатыштан, төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +4..-1˚, көндез +1..+6˚ градус.
2 ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез җепшек кар һәм яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +1..-4˚, көндез 0..+5˚. Иртән һәм көндез юлларда бозлавык булырга мөмкин.