news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1-2 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top
1-2 майга һава торышы һәм ай календаре

1 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +3..-2˚, көндез +7..+12˚ градус.

2 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Иртән һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +1..-4˚, көндез +9..+14˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай игезәкләр йолдызлыгында.

Үсемлекләрне сугару өчен уңышлы вакыт түгел. Туфракны сукаларга, йомшартырга, шытымнарны сирәкләргә була. Җимеш бирә торган культураларга корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә кирәк. Чәчәкләргә ашлама сибәргә, бүлгәләп күчереп утыртырга була. Бу көнне утыртылган агач-куак үсентеләре җиңел үсеп китә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар