Скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова татар халык җырының инструменталь версиясен башкара
«Олы юлның тузаны» җырының яңа версиясен музыкаль мәйданчыкларда табарга була.
Скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова «Олы юлның тузаны» татар халык җырының инструменталь версиясен тәкъдим итте.
«Менә ул. Дөресрәге, «Олы юлның тузаны» җырының инструменталь версиясе. Мин анда соңгы алты елда кичергән кайгы, хәсрәт һәм туганнарымның, дусларымның ярдәме, бәхет, күтәренке рух кебек кичерешләремне керттем.
Илдус Дәүләновка уртак иҗатыбыз өчен рәхмәт!» — дип язган музыкант.
Татар халык җырының бу версиясен музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була.