Зиннур Хөснияр: Татар театрына Фәрит Бикчәнтәев кирәкме, яки милли инкыйразга ерак калдымы?

7 октябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Салават Камалетдинов, автор
Татар театрына фестивальләрдә катнашу ни бирә, вакыт һәм акча әрәм итеп йөрү кирәкме икән? Мәдәният министрының татар театрларына булган мөнәсәбәте үзгәрерме? "Төркифест"лар чыннан да төркиме? Татар театрларының гастроль географиясен кем тарайта? Без хөрмәтле Президентыбыз Р.Н.Миңнеханов сүзләренә ни дәрәҗәдә колак салабыз? Язучы, "Сәхнә" журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр шулар хакында уйлана.
Бармы дәрман, бармы сиңа кадер?!
Кәефең ничек, хәлләрең ни, и театр?!
Алтыга алып бишкә сатса ул сатар.
Илтмәс сине инкыйразга бу татар!!!

Колмәмәт, татар әдибе.

Ошбу юлъязмада сез әлеге сорауларның барысына да җавап табарсыз.Әлбәттә, сүз ошбу фестиваль һәм анда катнашкан театрлар турында гына булмаячак. Ерак сәфәр байтак фикерләр тудырды. Үзеңнең кем икәнлегеңне белү өчен әүвәл башкалар белән чагыштырып карарга, “атыңны җигеп” юлга чыгарга кирәк. Язма авторы С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт һәм Башкортстан Республикасы Уфа “Нур” татар театрларының Каспий яны илләре 2 нче Халыкара театрлары фестиваленә сәяхәтенең шаһите булды. Фестиваль Казахстанда үткәрелде. Шуңа күрә без Нурсолтан Назарбаевның мәдәният хакында әйткән сүзләрен алга ук «байрак итеп» элеп куярга булдык. Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла.

«Мир должен узнавать Казахстан не только по ресурсам нефти и крупным внешнеполитическим инициативам, но и по к у л ь т у р н ы м д о с т и ж е н и я м. Огромная часть успеха США в эпоху "холодной войны" – это успехи Голливуда. Если мы хотим быть нацией со своим неповторимым местом на глобальной карте XXI века, то мы должны реализовать еще один проект – "Современная казахстанская культура в глобальном мире".
Н. Н.Назарбаев.



Юллар һәм еллар

Чыннан да, кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла кебегрәк килеп чыга икән! Ләкин шунысы бар, электән үк аерым дәүләт буларак яшәгән булсак, әлбәттә, ошбу сүзләр безнең өчен бер хыял гына булып калмас иде. Шуңа күрә без бүген барына шөкер итеп, ягъни канәгать чырай чыгарып, хәзерге хәлебез хакында сөйләшик. Чөнки татар театрларының (атаклы “Нур” татар театры хакында сүз алда тагын да тәфсиллерәк булыр – З.Х.) әлеге мәртәбәле халыкара фестивальдә катнашуга лаек булуы ошбу Минзәлә театры өчен генә түгел, Татарстан өчен дә, аның даны өчен дә зур мәртәбә дип кабул итәргә кирәк. Спорт белән халыкара аренада шөһрәт казанган Татар иле үзенең мәдәнияте белән дә горурлана ала. 
 
Бу катлаулы заманда Татар илен спорт ярышлары, сәнгать, бигрәк тә әдәбият һәм театры ярдәмендә дөньяга танытырга мөмкин. Ә бу исә инвестиция, ягьни икьтисадка да мәхкулъ дигән сүз.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар Дәүләт театры шундый игелекле максатларда 9 сентябрь көнне, Аллага тапшырып, Казахстанга юл тотты.

Артистлар узасы юллар (фестивальне Каспий диңгезе буендагы Актау шәһәрендә ТЮРКСОЙ* оешмасы белән Актау өлкәсе хакимияте, каладагы Н. Җантурин исемендәге музыкаль драма театры уздыра) шактый озын, ләкин дәрәҗәле иде. “Төрки туганнарның безнең театр чыгарган " Иблис" спектаклен күрәселәре килә, безне шуңа күрә чакырдылар. Җәй башында әлеге спектакль белән Рәсәй күләмендә узган бер дәрәҗәле фестивальдә катнашкан идек. Ошбу спектакль хакындагы хәбәр тиз таралган. Чакырган җиргә, труппа сөенеп бара", – диде театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Республиканың М. Сәлимҗанов исемендәге премиясе лауреаты, гаҗәеп көчле һәм талантлы театр менеджеры Роберт Шәймәрдан.

Юлдагылар юлда булсыннар...

Казахстан якларына юл тоткан Минзәлә театры автобусы Мөслимнең Шуран авылы яныннан ышкылып узды. Директор Роберт Шәймәрданның туган авылы. 

Актерлар белән гәп корып барабыз. Янәшәмдә атаклы актер Рөстәм Муллин. Шәп артист, мөхтәрәм кеше. Роберт та, Рөстәм әфәндебез дә авылда туган егетләр, берсе Кукмара ягыннан, талантлы татар халык артисты, икенчесе Кама аръягындагы театрны " тотып" торучы сәләтле һәм креатив менеджер. Озын сүзнең кыскасы, авылда туып үсә милләтнең шәп егет-кызлары. Киләчәктә авыллар бетсә, ни хәл итәрбез?! Урыс авыллары бетте диярлек бит. Соңгы елларда Вампиловлары, Астафьевлары күренми шуңа күрә? В. Распутиннары кайда икән? В.Путиннары бар барын...

...Көн матур, Казанда яңгыр диләр. Монда, Азнакай басуларында , халык бәрәңге ала. Бәрәңге уңышы әйбәт күренә быел, Ходайга шөкер һәм авыл халкына рәхмәт. Театрларыбызның карусыз тамашачыларына!

Автобус Азнакайга килеп керде. Күргәч тә, аңа кадәр дә әгәр бу төбәкләргә беренче кат аяк баскан кеше булса, ул әүвәл монда килгәнче үк алтын түшәлгән юлдан барасыдыр дигән матур хыялда йөзгәндер. Күпме нефтен суырып та һәм аның тамчысына кадәр озатып, тапшырып үзенә сукыр тиен дә калдыра алмаган яклар бу. Өстәвенә, мыскыл итеп, кара алтынны читкә куа торган торбага да “Дуслык” дип исем куштылар бит! Талыйлар, өстәвенә күзгә карап, күткә тибәләр! Юкса, шул миллиард сумнардан тиеннәр генә өлеш чыгарып, ошбу якларда берәр татар музыкаль театры төзеп булмагандырмы теге заманда?!!Гаделсезлек диюдән бүтән каләм очына башка сүз эләкми, билләһи. Азнакай, Сарман, гомумән, бу яклар искиткеч талантлы, җыр күңелле халык яши торган төбәкләр бит!

Әлмәт театры җитмәгәнмени диярләр, бәлки? Кемнәрнең шулай дип әйтәчәген дә чамалыйм, ләкин үпкә юк, чөнки наданга үпкәләү урынсыз шәйдер... Мәдәниятсез, әдәбиятсыз үскән балаңны наркоманиядән коткарып калу өчен аңа барыбер икеләтә- өчләтә акча түгәргә кирәк булачак... Гап- гади арифметика, югыйсә. Тавык та исәпли алырлык.

Әлмәтнең Фәридәсенә ярдәм кылыгыз, ичмаса! Юкса, театры әрмәннәрне дә аяктан егарлык! Акчасы юклыктан, гонорар түлисе була дип, татар драматургларын кую бәхетенә дә ирешә алмый интегә Фәридәбез. Уңышлар телик бу ир-егет йөрәкле гүзәл ханымга!..



"Богом (у)русскому народу отдан..."

“Бугуруслан он Богом русскому народу отдан!” Шәһәр атамасының этимологиясен әнә шулай дип шәрехлиләр.Минем кулым түгел, Әйшә Фатыйма кулы дигәндәй, минем ачыш түгел бу, рус топономистларының дистә еллар тынгысыз эзләнү нәтиҗәсе... 
 
Минзәлә театры артистлары талантлы гына түгел, бик укымышлы һәм гыйлемле дә. Актер халкына бик хас сыйфат булмаса да, бәхеткә, нәкъ шулай. Хафиз Хамматуллин шунда ук:"Арслан"нан килеп чыккан бит ул!” – дип куйды Рөстәм ага Муллинны да уздырып. Тегесе дә ниндидер фикер әйтергә теләгән иде бу нисбәттән, өлгерми калды, яшь кеше җәһәтрәк булып чыкты. Рөстәм ага сабыр, акыллы кеше... "Ә "Бугу"сы “үгез” инде аның төрки- татар телендә” дип куйды. Димәк, "Бугуруслан"ның "Бог" белән түгел, төркиләрнең Ходае белән генә уртаклыгы бар икән! “Богыл” сүзе дә шул тамырдан. ( Үгезгә ашарына әзерләнгән чүмәлә! Печән богылы, мәсәлән) "Бугай" дип тә әйтәләр үгез кебек гайрәтле, зур гәүдәле кешегә урысчалатып. Әйдәгез, рус телендәге "бугай" ны кире үзебезнең телгә кайтарыйк, үзгәргән кыяфәтендә булса да...

Богу русским дан диярсең, рифмач топономист-тарихчылар сүзенә ышансаң...

...Ошбу сәяхәтнамә тукымасының һәр күзәнәгендә татар театры язмышы, үткәне, киләчәге хакында булыр һәм бүгенгесе, әлбәттә.

Рөстәм Муллин 70-80 нче елларда бу якларда гастрольләрдә йөрүе хакында сөйли. Кызык һәм гыйбрәтле. Төрле яктан. "Шушы Үгезарыслан -Богарыслан ("Бугуруслан" якларына , теге урыс галимнәренең сүзен куәтләп, ләкин үзгәчә “Богом забытый край” диясе килә) 10 көнгә гастрольгә чыгып китә торган идек. Йөзәр чакрым үтеп, һәр татар авылында спектакль күрсәтәбез, заллар шыгрым тулы". Ә хәзер ничек икән? Мин Үзәк статистикага ышанмыйм, монда татарлар аз калган ди, имеш. Кайда китсен ди аларның балалары? Мәдәният министрлыгы театрларга бу якларга гастрольләр оештырырга да ярдәм итә ала. Бердәнбер халык өчен эшли торган министрлык бит инде ул безнең! "Кто не рискует, тот шампанское не пьет!” Министрлык тәвәкәллек өчен " шампанское"лык кына акча тапмаслык түгел...

Юллар туп-туры булса да, ватык һәм җимерек монда. Дыңгырдавык юлда ошбу язманы сикергән уңайдан сырлап барам. Шуңа күрә фикерләр дә биешә, сикергәли, бигайбә анысына. 
 
"Бузулуки"ның "бозлык" дигән татар сүзеннән килеп чыкканлыгын сез беләсез микән, ә без беләбез. Хәер, икенче версиясе дә яши: “бозаулык”. Моны тәгаенләү галимнәр эше.

Чик тамгачылары катына төнлә килеп җиттек. Сикәлтәле юллар аркасында, әлбәттә. "Җаек" ны куып тотарга дип бару. Чапай су төбенә киткән тирәләр дә узылды. Җаек, дөяләрне сугара сугара, Ырынбур далалары буйлап йөгерә торгач, Казахстан да Оралга әйләнәчәк. Шул исемдәге шәһәрдә күп санлы урыс яшәгәнлектән, безне Уральск каршы алды. (“Җаек”ны “Уральски”га әби патша алыштыра.)

Театр директоры Роберт әфәнде мондый сәяхәт-гастрольләрнең гел башында тора, труппа-коллектив өчен җаваплы кеше буларак һәр нәрсәне кайгырта, оештыра, җыештыра. Сырхаулап тору сәбәпле, Роберт ошбу сәяхәткә үзе чыга алмады. Ләкин ул һәрчак труппа белән иде, аның рухы бар иде автобуста. Җитәкче итеп ул вакытлыча театрның баш рәссамы Валерий Яшкуловны тәгаенләгән. Бу бик талантлы калмык егетенә бар җаваплы эшләрне дә тапшырып буласын белгән Роберт юкка гына аны билгеләмәгәндер дип уйладым. Казахстанга юл чыгу бит, җитәкченең казах чырайлы бик тынгысыз кеше булуы да ярап куяр әле. Бигрәк тә Казахстан чиген узганда аны казах итеп кабул итүләре файдага булыр. Аннары җитәкченең таланты өстенә итагатьле шәхес булуы күз өстенә каш кына инде. Безнең Рәсәйдә шул җитми. Хәер, Валерий Борисович җитәкчелек эшләрендә азау тешен ярган кеше.Унбиш ел буе Калмыкстанда атаклы Кирсан Илюмжиновның баш киңәшчесе булып торган, Элистада яшьләр театры оештырган һәм аның директоры булган күренекле шәхес.

Чикне узуга, күпчелек руслар гына яшәгән шәһәргә якынлашкан аңлашылды, юл теткәләнеп беткән иде, Уральскига җиткәнче шулай булды.

Төн җитте. Без Уральски шәһәре уртасында. Аның Тукайның рухи яктан туган ватаны булуын искә төшерүгә, мин телсез калдым! Роуминг булмаганлыктан, телефоннар да телләрен “тешләде”. Шул чакта ярдәмгә бер татар таксисты килеп чыкты.16 нчы регион машинасы икәнлеген күргән. Мин бу шәһәрдә күпчелек урыстыр дигән идем, татарыбыз да байтак икән. Ни дисәң дә, элек данлыклы “Мотыйгия” мәдрәсәсе, Тукай укыган “университет” булган татар шәһәре лабаса! Хәер, урыс булган җирдә татар булмый калмас инде. Әллә, киресенчә, татар булган җирдә һәрчак урыска очрыйсыңмы? Тукайның рухи туган ватаныннан алган тәэсирләр хакында соңрак сөйләрбез. Чөнки без ул яшәгән урамга, музей йортка кайтканда сугылдык. Ә хәзер юлны алга таба дәвам итәбез. 

Урал Буйлары. Тавы да, елгасы да берүк исемдә. Мәхмүт Кашгарый борын заманда шушы төбәктә көн күргән төркиләрнең телен һәм авыз иҗатын өйрәнеп төзи бит "Диваны лөгател әт төрек" дигән хезмәтен! Безнең бабалар авызында чикләвек кебек кенә “ватылган”сүз-мәкальләр теркәлгән әлеге искиткеч бөек хезмәттә туксабалар да телгә алына анда. Әйтик, кыпчаклар белән бергә. Хәер, бер туган гаилә булып кушылган, әмма морҗалары гына аерым булган халык. Алар Идел-Чулман белән Уралның көнчыгыш җәйләүләрендә үз ишегалларында йөргән сыман йөриләр, берсенең чыбыркы очы икенчесенең койма читәненә җитә. 

Кимәк каганатындагы “туксаба”лар алар шул ук татарлар инде дип яза инглиз һәм Мәскәү тарихчылары. “Тук- саба” дигәч, Саба белән бәйләргә дә исәп юк түгел иде түгелен. Президентыбыз да шул яклардан бит мин әйтәм. Аллага шөкер, тыйлыгып калдым, беренчедән, өнәп бетерми шикелле ул үзе турында язганны. Шәймиев чоры язучылары бәхетлерәк, алар рәхәтләнде Лидер турында язып... Икенчедән, этимология сүзлегеннән '"тукс"ның " тугыз", "саба"ның "аба, абый, абзый, олы, абыз кеше” дигәнне аңлатканын ачыклап өлгердем. Рәхмәт, Р. Әхмәтьяновка!!!

...Сикәлтәле озын юлда каләм очына төрле фикерләр эләгә дигән идек. Труппаның күбесе яшь егетләр, кызлар. Режиссер Сергей Потапов спектакльгә яшьләрне махсус алды ди Роберт Шәйхелович. Әлбәттә, әлеге егет- кызларның бәхете бу. Потапов мәктәбен узгач, аларга киләчәктә җиңелрәк булачак. Потапов мәктәбе дидем... Бер спектакль куеп, "мәктәп" дип сөйләрлек булгач инде!? Бездә Сәлимҗанов мәктәбе бар. Мин үзем Бикчәнтәев мәктәбен узган яшьләргә сокланам. Талантлылар, креатив һәм бик эзләнүчәннәр. Кемдер "потаповщина" дип ычкындырып өлгергән иде бугай инде. Мин үзем "бикчәнтәйщина" булсын иде бездә дип хыялланам. Яхшы мәгънәсендә. Якут Потаповтан , төрки булса да , барыбер татар ясап булмастыр. Ә менә Фәрит – үзебезнеке. Һәр театр аны үзендә спектакль куярга чакыру турында хыяллана, чөнки уңыш казанасын белә. Мин үзем дә моны аксиома буларак кабул итәм, Бикчәнтәйнең оригинальлеген, үзенчәлекле талантын искә тоткан хәлдә. Аны үзләренә Башкортның Академ театры да, Буа да, Чаллы да чакыра. Ләкин Фәрит берәү генә шул! Бер театрга гына түгел, барлык татар театрларына да кирәк Фәрит! 

Йә хуш... Бикчәнтәйне "бүлгәләү" дән туктап, Актауга кадәр булган юлыбызны дәвам итик. Уральсктан Актауга кадәр сузылган юл линейка, яки бур җебе белән сызган кебек туп-туры. Чөнки елга-ерганаклар юк, тауларны да урап узасы булмаган юл төзүчеләргә. Иксез-чиксез дала. Анда санда ауллар, хуҗасыз дөя көтүлекләре, атлар, сыерлар очраштыргалый. Далада кыска буйлы көньяк әреме котырып үскән. Тәмле әрем исе бар дала буйлап таралган. Дөяләр, атлар дидем. Куй көтүләре дә бар. Кыскасы, Дала сәхнәсе. Монда үзгә тормыш. Төннәрен бик караңгы. Йолдызлар Каспийга су керергә киткән ди кемдер шаяртып. “ Иблис" тә уйнаган яшь актрисаларның кайсыдыр әйтте бугай. Шигъри фикерле актерлар Минзәлә труппасында. Иблис – Рөстәм Зиннуров, Карт Шәех – Рөстәм Муллин , Татарстанның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты, Гариф – Ильяс Закиров, Васыйф – Раушан Зиннуров, Әмин – Хафиз Хамматуллин, Татарстанның халык артисты, С. Өметбаев исемендәге премия лауреаты, яралы офицер – Ильмир Кашапов, Илхан – Рифат Хафизов, беренче офицер – Илназ Хисмәтуллин, Икенче офицер – Нәфис Гайфуллин. Күптән түгел генә театр уку йортын тәмамлаган япь- яшь кызлар. Искиткеч чибәрләр, шат күңелле, терекөмеш кебек талантлы кыз балаларыбыз. Атап китәбез: Алия Жаркова, Сөмбел Шәмсетдинова, Индира Гайфуллина, Зөлфирә Шәмсетдинова, Диләрә Кәримуллина.



...Автобус шәп, таш юлга басты. Таш күп монда, таш үзләрендә. Соры таш өстендә көяз кызлар кебек кәс-кәс дөяләр атлап йөри. Кызганмыйча түшәгәннәр дә, шуның өстенә асфальт җәйгән казах. Казахтырмы әле? Каспийга таба бездәге кебек "татар канын" имеп утыручы качалкалар күренә башлады. Мәгълүм булганча, нефть эшендә гел чит илләр генә эшли ди бугай. Керем дә аларга. Казахның үзенә шымытыр ахырысы. Бездәге кебек дип әйттем шикелле инде... Бездә "чит ил" дип, Татарстанның ел саен донор дигән булып, 85% байлыгын суырып утырган Мәскәүне атыйлар шикелле. 

Форсаттан файдаланып, десертка бер робагый:

Ата казың күкәй саламы дип сора.
Безнекеләр түгел, Мәскәү казы сала.
Өлешенә тигән көмеше ни дисәң –
Казаныма күкәй кабыклары кала. 

Донор дигәннән... Донор ул авыруга үз канын бирүче. Кан биргәннән соң донорга канындагы глюкозаны арттыру өчен шикәр, баллы әйбер тәкъдим итәләр. Ә Татарстанга тоз... баллы перәннек урынына. Бу Мәскәве “чирләвеннән" кайчан туктар да , “раскулачивание" дигәне кайчан бетәр?! Бетәр ди сиңа бар, кул кушырып, бар нәрсәгә ләббәйкә дип утырсак. Кан эчүче бөҗәк тәнеңә бер кадала икән, һаман саен тирәнгәрәк, эчкәрәк үтә ул. Күбенеп шартламыйча гомер туктамаячак... 
 
Игътибар итәсездер, ошбу язмада татар драматургларына абзац саен тема "чәчеп" барам. Күңел тар булмагач, Аллага шөкер, бер дә кызганыч түгел. Рәхәтләнегез, каләмдәшләр! Тик нигәдер каләмдәшләр дәшми әле? Аларның ник телсез калганнарын мин Актау шәһәрендә бер- ике көн яшәп, Каспийда колач салып йөзгәннән соң аңлармын...

... Алдарак каләмдәшләрнең нигә телсез булуы хакында "бөек" фикер әйтермен шикеллерәк ышандырган идем. Менә Каспийында да йөзелә, чит ил, чит җирләр дә, хәтта дөяләр дә күрелә, төрки кардәшләр белән дә аралашасың. Йа, Хода, мин әйтәм, йөрү, чит җирләрне, илләрне күрү җитми икән бит безнең "каләм халкына"! Үз казаныбызда гына кайнап, күпме ерак китеп булыр икән!?

Яңалык түгел, иҗади әсәрнең нигезендә образлы чагыштыру белән беррәттән аналитик чагыштыру да ята. Җир адәми затлар өчен биниһая зур булса да, галәм күзлегеннән караганда бер бәләкәй шар кебек кенә. Шуның өчен дә иҗат кешесенең күз- күңел күреме миллион мегапиксельләргә тиң булырга тиеш. Аның өчен йөрергә, чагыштырырга кирәк. Өстәвенә татар дөнья буйлап сибелгән. Заманында безнекеләр Сингапур белән кызыксынды һәм кызыксына. Хакимият башлыклары да күреп кайтты әлеге алдынгы илне. Ләкин шул сәяхәтләргә бер генә язучыны да алмадык.Аптырагач, минем әлеге ил президенты Ли Куань Юның калын китабын яттан өйрәнгәнем хәтердә. Тик китаптан укып кына китап язу файдалы шәй микән соң? 

Сингапурдагы яңа IT-технологияләр, әлбәттә, безгә дә керде. Ләкин аның һәрберсенең башында бер генә кеше, ул да булса, һәр яңалык белән кызыксынучы Президент кына иде. 

Ярый, хуш, шулай да булсын ди... Ә менә миңа мәгълүм, алга киткән Сингапур язучыларының әсәрләрендәге геройлар бик еш суицид кылалар!? Моның сәбәбен ачыклый алмадык. Ә кирәк иде... Безнең Татарстан районнарында эшләре уңышлы гына барган эшмәкәр, фермерлар арасында да мондый Ходайга каршы гамәл еш очрый икән! Каләм иясе, анда булып кайтса, бәлки шуларның сәбәбләрен ачыклый алган булыр иде... 

Драматургларга тагын бер тема бу.

Өченче көн

Көн кояшлы. Казанда яңгыр диләр. Казанда көн ямьсез булгач, болытлар тагын Мәскәү ягыннан исә башлагандыр инде. 

Актауда көн кояшлы. Актау Каспий ярында урнашкан. Яшь, үсеп килүче шәһәр. Ауропа стилен казах даласына күчергәч, бөтенләй башка дөнья икән. Тере дөяләр кала читендәге далада, ә шәһәр эчендә алар таш һәйкәлләргә әйләнеп туктап калганнар да, әйтерсең, борын тишекләрен киергән хәлдә диңгез буенда искән җилдән эчә торган су тамчыларын эзләп интегәләр...

Әлбәттә, безне күбрәк дөяләр түгел, театр фестивале чаралары үз эченә алып кереп китте. Атаклы актер Нурмухан Җантуринның 90 еллыгы уңаеннан уздырылучы Каспий яны илләре театр бәйрәме Актау каласының музыкаль драма театры бинасында уза. Берничә йөз меңлек кенә шәһәрдә искиткеч зур театр бар! Кече залына ике йөз кеше сыя, зур залы 700 тамашачы өчен көйләнгән. Бөтен татар дөньясының баш һәм карап торган бердәнбер Академия театры бинасының зур залына да 700 тамашачы кереп утыра ала, көче зал дип йөртелгәне ике йөзлек!!! Үз дәүләтең булу менә ни икән ул! Чаллыдан да кечерәк шәһәр ласа үзе. Филармониясе дә, курчак театры да бар. Һәммәсе дә затлы биналарда!

Без моңа сөендек, әлбәттә. Казах кардәшләр сәнгатьнең кадерен белә. Үзебездәгеләр белән чагыштырып, көенгән чаклар да булды. Актауны диңгез буенда дидек бит. Гадәттә диңгездә балык була. Ә балык, үз чиратында, яхшы мәгънәсендә башыннан чери. Бу нисбәттән Казах халкының алтын балыгы булган Н. Назарбаев фикере кызыклы. Татарча белмәүче кайбер түрәләр мыегына да чорналсын дип, аның фикерләрен тулырак вариантта китерәбез. 

Назарбаев: “Наша культура зазвучит на всех континентах и на всех главных языках мира. Мир должен узнавать Казахстан не только по ресурсам нефти и крупным внешнеполитическим инициативам, но и по культурным достижениям.
Огромная часть успеха США в эпоху "холодной войны" – это успехи Голливуда. Если мы хотим быть нацией со своим неповторимым местом на глобальной карте XXI века, то мы должны реализовать еще один проект – "Современная казахстанская культура в глобальном мире". Об этом говорится в статье Президента "Взгляд в будущее: модернизация общественного сознания", передает Zakon.kz. В статье речь идет о том, чтобы мир узнавал Казахстан не только по ресурсам нефти и крупным внешнеполитическим инициативам, но и по культурным достижениям. "О чем должна пойти речь в этом проекте? 

Первое – нужен целевой подход, чтобы отечественная культура зазвучала на шести языках ООН: английском, русском, китайском, испанском, арабском, французском. Второе – это должна быть именно современная культура, та, что создана и создается нашими современниками. Третье – это должна быть абсолютно современная по форме подачи материала методика. Например, это не просто книги, но весь набор мультимедийного сопровождения. Четвертое – должна быть серьезная государственная поддержка. В частности, системная работа Министерства иностранных дел, Министерства культуры и спорта, Министерства информации и коммуникации. Пятое – огромная роль всей нашей творческой интеллигенции, в том числе Союза писателей и Академии наук, университетов и общественных организаций", – написал Глава государства. Нурсултан Назарбаев отметил, что это очень серьезная и трудоемкая работа, которая включает не только отбор лучших произведений национальной культуры, но и презентацию их за рубежом. Также это и огромная переводческая работа и специальные методы продвижения культурных достижений – книг, пьес, скульптур, картин, музыкальных произведений, научных открытий и т. д. "Все это конструктивная и благородная задача. Полагаю, что 2017 год должен стать решающим: мы должны четко определиться, что хотим показать миру в сфере культуры. А реализовать эту уникальную программу можно за 5–7 лет. Впервые за тысячелетнюю историю наша культура зазвучит на всех континентах и на всех главных языках мира", – заключил он.

Менә бит эшнең хикмәте кайда икән! Монда казах прокурорлары милли мәктәпләр партасы артында, эченнән ни төшәр икән дип, әлифба селкеп утырмый, күрәсең!.. 

 

Акчарлаклар һәм алкышлар

Минем ошбу сәяхәткә чыгуымның максаты ике билгеле татар дәүләт театрының (С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар Дәүләт театры һәм "Нур" татар Дәүләт театры (Уфа) М. Җантуринның 90 еллыгына багышлап TÜRKCOЙ һәм Казахстан дәүләте Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Актау өлкәсе хакимияте тарафыннан оештырылган Каспий яны илләренең 2 нче халыкара театр фестивалендә катнашуларын яктырту дигән идем. Дөресрәге, соңгы елларда, без үз тамашачыбызны "онытып", гел фестиваль юлларын гына таптарга керешкән кебек идек. Әлбәттә, министрлык, театрлар берлеге ярдәме белән Академия театрыбыз оештырган гүзәл "Нәүрүз" хакында сүз бармый. Ул Казанда уза. Соңгы елларда фестивальләрне Буа да үзендә үткәрә башлады. Бик хуп.

Дөрес, сүз фестиваль турында гына түгел, кабатланып булса да әйтим, бары тик фестивальләрне генә күздә тотып сайланган, татар тамашачысына "өч тиенгә" дә кирәк булмаган репертуарлар эшне пошыра. Яшерен- батырын түгел, "бармый" алар, халык йөрми, театр фестивальдә йөреп кайткач, бер шаулап ала да " касса эшли алмагач", төшерә ул спектаклен репертуардан.

Бәхеткә, без телгә алган фестивальгә Тюрксой ике театрны, әйткәнебезчә, Минзәлә Дәүләт театрын һәм Уфа " Нур" театрын чакырган. “Нур” үз гомерендә беренче мәртәбә лаек булган мондый дәрәҗәгә! Байрасның каты кулы һәм талантлы рухы сизелә. Озын сүзнең кыскасы, ике театрның да спектакльләре халыкка да күрсәтерлек һәм алар фестивальдә дә йөзгә кызыллык китермәде. Кая алай гына, икесе дә олуг бәһа алдылар! Ә жюри бик тә абруйлы, дөнья күләмендә атаклы шәхесләр иде. Тюрксой җитәкчеләре, Казахстанның атаклы актерлары, Грузия театр һәм кино тәнкыйтьчеләре, исемнәре дөнья күләм билгеле белгечләр! 

"Иблис" хакында күп язылды, ул татар театр сәнгатендә вакыйга булды. Казахстанда да аны олы вакыйга итеп кабул иттеләр. Ошбу спектакльнең тамашачыга, жюрига булган тәэсирен җентекләп шәрехли башласак, каләм түзмәс, язу карасы җитмәс! 

Кыскасы, "Иблис" зур казаныш яулады фестивальдә! Татарның сәнгатен шулай зурлап читләр алдында таныткан Минзәлә театрына, шәхсән аның директоры Роберт әфәнде Шәймәрданга, искиткеч гүзәл труппага һәм, әлбәттә , ярдәме өчен шәхсән мәдәният министры Ирада Хафизяновна Әюповага рәхмәтләрнең иң зурысы!

Минзәлә театры белән рәттән әлеге зур чарада тагын бер театрның катнашуы нур өстенә нур булды .Әлеге нур " Нур" татар театры үзе иде! Тугандаш Башкортстан төбәгендә кардәш театр сәнгатен югары кимәлдә пропагандалап яшәгән, тарихи “Нур” театрыбыз гаҗәп кызыклы спектакль алып килде фестивальгә. Драматургы немец, режиссеры татар Байрас Ибраһимов, фестиваль тамашачысы шулай ук тугандаш төрки халыклар. Сәхнәдән төшмичә инде ике ел зур уңыш белән барган "Үткәннән килгән хатын" спектале ошбу талантлы театрны гына түгел, аның режиссеры Б. Ибраһимны да шәхсән минем өчен бөтенләй икенче яктан ачты дияргә теләгән идем, каләм төртелеп калды... Әлеге искиткеч талантлы режиссерның кайсы хезмәте тамашачыны үзенең оригинальлеге белән шаккаттырмаган икән!? Татарстанда эшләп киткән креатив егет ләбаса Байрас әфәндебез! Ярый хуш, шулай да булсын ди. Әмма шунысы әһәмияткә ия, бер караганда гап-гади генә гаилә, мәхәббәт тарихын режиссер кәнфит кәгазенә төреп биргән! Спектакльнең куелышы чук гүзәл иде, гаҗәп оригиналь иде. Сәгать ярымлык тамаша бер тында каралды. Шәп кастинг, кызыклы актерлар. Режиссеры , әйткәнемчә, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Байрас Ибраһимов, Рәссам А.Нестеров, хореограф Рәмизә Мөхәммәтшина, ә рольләрне исә талантлы актерлар Ирина Ганиева, Эльмир Хәертдинов, Айсылу Гомәрова, Илшат Салаватов, Илгизә Муллабаевалар башкара. Әлеге спектакль фестивальдә татарны янә бер башка күтәрде дә куйды. Башкортстан мәдәният министрлыгына ихлас рәхмәтләребезне юллыйбыз! Ә “Нур”га нурлы киләчәк телибез! Театрның талантлы режиссеры бар. Һәр нәрсәдән кәнфит ясарга сәләтле кызыклы режиссер. Бер караганда, гади генә тормыш вакыйгасы сурәтләнә кебек. Гаиләнең көйле генә барган тормышына ирнең яшьлектәге мәхәббәте килеп керә. Онытылган, моннан егерме дүрт ел булган гыйшыктырмы, мәхәббәт үзе үктерме? Нишлисең, була торган хәл. Кайчак гомер иткән хатынының чи бәрәңге, яки суган исе килеп торган кулын тотканда да, күзен йомып, яшьлектәге “гүзәлен” искә төшерә ир-ат халкы. Шуның кулын тоттым дип уйларга, хыялланып алырга мәҗбүр итә хәтер җилләре аны. Без мәктәптә татар телен укытуны тыя алабыз, ләкин адәм баласын хыялланудан, яшьлеген искә төшерүдән тыя алмыйбыз, Ходай рәхмәте! Без миллиардлап урлаганнарга күз йомып, театрга бару өчен билетка акча җыйган директорны диварга тери алабыз, хәтта аны “коррупция”дә гаепләү дә берни тормый прокурорга, тик бәндәне яшьлегендә яшәп алудан тыя алмыйбыз... Аллага шөкер анысына! Ярый хуш... Ир-ат , яшьлек чәчкәсен очраткач, чак кына хыяланып ала һәм шуннан китә, үрелә башлый инде вакыйгалар. Гап-гади бер тормыш, язмыш хикәяте. Драматургиядә аны “история-тарих” диләр. Ләкин эш шунда ки, тамашачыга ул “история”не ни рәвешле күрсәтәсең бит? Режиссерның экспликациясе бар нәрсәне хәл итә бу очракта. Мәгәр ул талантлы мастер булса. Байрас Ибраһимов ошбу спектаклендә тамашачыны шул ягы белән “аяктан ега” алды! Уңышлар телибез “нурларга”! Спектакльләр тәмамлангач, ике театрның да артистлары белән нинди күңелле ыгы-зыгы булганын күрсәгез иде сез! “Иблис” Рөстәм Зиннуровка гримерныйда киемен алыштырырга ирек бирмәделәр, ахыр чиктә ул бер трусиктан гына фотога төшергә мәҗбүр булды тамашачы кызлар белән! Тик аның “иблис” түгел икәнлегенә барыбер ышанып бетә алмадылар бугай. Нишләтәсең, сәнгатьнең илаһи көче инде бу...“Селфи” төшик дип, “Нур” егетләрен театр буенча куып йөрделәр. Ә баксаң, ошбу гамәлләр ике театрга да тамашачының гап-гади, әмма ихлас рәхмәте кушылган самими мәхәббәтен белдерүе иде...

Татар труппаларының спектакльләре барган көннәрдә Каспий аеруча кайнады, аеруча нык дулкынланды. Үзенең борынгы заманда Хәзәр, Болгар диңгезе дип аталып йөртелүен дә искә төшерде ахыры диңгез? Диңгезнең дә җаны була. Суның хәтере бар. Ул тере организм булмаса да, зур су тере организмнардан тора... Диңгез төбендә тарихи хәтер ята. Борынгы болгар, хәзәр, кыпчак, гомумән, ерак төрки бабаларыбыз тарихы белән шыплап тулган искиткеч үзенчәлекле, илаһи хәтер сандыгы ята диңгез төбендә!..



Төркигә тылмач кирәкми...

Соңгы вакытларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төрки дәүләтләргә булган рәсми сәфәреннән соң бүгенге вәзгыятькә бик тә ятышлы фикерләр әйтте, татар теле миңа төрки дәүләт башлыклары белән тәрҗемәсез аралашырга мөмкинлек бирә диде ул. Президентыбыз ошбу фикерне берничә мәртәбә кабатлады. Юкка гына түгел иде бу. Татар теле кирәкме, юкмы дигән мәгънәсез бәхәсләр инде эчне пошыра башлаган заманда Татарстан җитәкчесенең “телдән әйтелгән Указы» кебек кабул ителергә тиешле фикерләр ләбаса!.. Ләкин матбугат моны шаулап күтәреп алмады, әлеге сүзләрнең биниһая зур көчен сизмәдек бугай. Минем үзем дә Актаку каласында төрки туганнар белән аралашканда да гына тойдым аны. Ышанасызмы, юкмы, фестиваль “татарча” барды, сөйләүләр, чыгышлар, барысы да, бары тик “татар телендә” генә булды! Казах “казах телендә” дип, әзербайҗан үз теленә дип уйлагандыр, төрекмән бары шул телдә генә дип кабул итте шикелле. Төркигә, чыннан да, тылмач кирәкми икән! Рөстәм Нургалиевич мең мәртәбә хаклы! Һәм без Президент авызыннан чыккан бу гади булмаган фикерләрне көн-төн пропагандаларга, татар телен белсәң, дөнья телләрен беләсең дигән сүз дип, балаларыбызга аңлатырга, сөйләргә тиешбез! Моның өчен сине бернинди прокурор да җавапка тарта алмый! Кыскасы, театр, төрки театрларның аралашуы безгә менә ни бирә икән! Хатыным Казахстанда туып үскән “казах кызы сөйгәнем” булса да, хәтта мин дә ике кардәш, туган телнең шул дәрәҗәдә якын икәнлеген белми йөргәнмен! Мин үземне кызганып куйдым шулчакта! Президентыбызга булган ихтирамым исә тагын бер башка югарырак кимәлгә күтәрелде. 

Алтыга алып бишкә сатса ул сатар.
Илтмәс сине инкыйразга бу татар!!!

“Әгәр татар театрын үз куллары белән инкыйразга илтмәсә, театр да аны саклап калыр, юкка чыгарга ирек бирмәс, телен, рухын, җанын саклап калыр аның театр” дигән фикер-авазларны мин хәтта диңгез шавында да ишетем шикелле. Борынгы бабаларыбыз җирендә, төрки бабаларыбыз өй-йортында күңел бер төсле генә була алмый торгандыр инде. Хәтерлим, чит илгә барып төшкәч, баштарак җиргә ныклап, каты итеп басып йөреп китеп тә булмый әле, күрәсең, үзеңнеке түгел икәнлеген аяклар да сизә ахырысы... Ә монда автобустан төшүгә “аякланып” кителде. Кимәк-кыпчак-туксаба-татар (төрки) тарихи каны аяк табаныннан тамырлар буйлап баш миенә күтәрелә. Өстәвенә бар шәһәр бары театр белән генә яши кебек. Ошбу фикери хисләрне куәтләп, Минзәлә театры директоры Роберт шалтырата, хәл сораша, спектакле өчен, артистлары өчен борчыла бу тынгысыз җан. “Бюллетендә” булуыңнан файдаланып, “яраларыңны ямап”, тыныч кына ятсаң соң канә!” – дип уйлыйм. Ләкин натурасы андыймы соң, беркайчан да үз-үзенә тынгы бирә торган егет түгел. Гастрольгә кадәр дә ул бары шушы вакыйга белән генә яшәде. Кемнәргәдер зарын белдерде, кемнәргәдер рәхмәтләр укыды. Мәдәният министрлыгына иде шикелле аның беренче рәхмәте. Ярдәме өчен, театрга булган җылы мөнәсәбәтләре өчен, әлбәттә! Язма башында без “Мәдәният министрының театрларга булган мөнәсәбәте кайчан үзгәрер?” дигән сорау да куйган идек. Ирада Хафизяновна моңарчы да театрлар гаме белән әвәрә килеп яшәгән шәхес. Ул театрлар өчен турыдан-туры җавап бирә торган урында хезмәт иткәч, һәр театрның да хәлен, тормышын, ыгы-зыгысын, уңышларын эчтән белгән кеше буларак, аларга һәрчак җылы, кайгыртучан мөнәсәбәттә иде дип сөйли директорлар. Һәм алар әлеге мөнәсәбәтнең, кайгыртучанлыкның киләчәктә дә үзгәрмәвен тели. Бик тели. Роберт бигрәк тә. Ул үзенә министрлыктан шалтыратулары, әйбәт яңалык булуы хакында әйтә. Балаларча сөенгән. 

Безнең татар театры директорлары хакында журналда шактый язмалар булды. Яратып, хөрмәт хисләре белән язабыз без алар хакында. Гәрчә, кайсыберсе турында; “Һәй, сирәк-мирәк үз башыңның да бар икәнлеген исеңә төшерсәң иде канә!” – дип офтанган очраклар булгаласа да.

Озын сүзнең кыскасы шул иде: инкыйразга илтмәс театры татарны. Үз чиратларында, мәдәният җитәкчеләре аңа бу рәвешле хәерхак булып торганда... Бирсен Ходай!.. Мин бу язманы сырлаганда Әтнә татар Дәүләт театрының да ерак гастрольгә җыенуы мәгълүм булды. Бишкәк, Кыргыз иленә. Чыңгыз Айтматовның туган иленә, аның әсәре белән. 

Шулчак кылт итеп маңгайга тагын баягы, югарыда телгә алынган фикер чиртте: ярый хуш, фестивальгә барып кайттык, шаулап алдык, “ТАТМЕДИА”ның пыяла бинасында “пиарланып” та күрсәттек. Бик хуп. Тик ул “фестивальный” спектакльне соңыннан татар тамашачасына күрсәтеп булырмы, яки берәр төрле сәбәп табып, тиз генә репертуардан “шуып” төшеп калырмы әлеге спектакль? Күпме акча, хезмәт түгелгән югыйсә?!! Мин менә шул хакта уйладым һәм үзебезнең миистрлыкны да шундый фикердәдер дип беләм: фестивальгә алып барган спектаклең “валютный” ук булмаса да, тагын берничә ел “касса” да эшли аласын! Минемчә, таләп шундый булырга тиеш. Ә андый таләпләргә әлегә бары Камал, Минзәлә, Чаллы, Әтнә, “Әкият” курчак театрлары спектакльләре генә туры килә шикелле... Казахстанга китеп барган буалыларның эшләрен әлегә күрү насыйп булмады. Аларга да хәерле сәфәрләр!
Кайткач кына билгеле булды: Минзәлә театрын Төркиягә чакырып янә бер хат килгән! Әзербайҗанның атаклы театр әһеле, Әзербайҗан Дәүләт Академия милли драма театры директоры Исрафил Исрафилов тамгалаган чакыру!
“Быел ике фестивальдә булдык инде, монысына йөреп булмас, үз тамашачыбыз хакында да уйларга кирәк,” – дигән фикергә килгән дип ишеттем Роберт Шәймәрданны. Ерак сәяхәттән Ленур (Әтнә) белән Раил (Буа), Роза ханым (“Әкият”) нинди фикерләр белән кайтырлар икән? Хәбәр итәрбез.

Якын-ерак аралар...

Кайтканда Уральск шәһәрендәге Тукай яшәгән урамнарны урадык, Тукайның музей-йорты каршында актерлар белән фотосурәткә төштек. Мин беркайчанда үз гомеремдә мондый көчле дулкынлану кичерермен дип уйламаган идем! Тукайның рухи яктан туган җирләре ләбаса! Дөньяда 27 ел гына яшәп киткән даһи шуның 12 елын монда уздыра. Алда тагын бары 6 ел гомер!..

Тукай заманындагы йортлар да исән-сау утырып торалар, музей бик шәп эшләнгән. Рәхмәт төшкере, монда да президентыбыз Р.Н.Миңнехановның “кулы” җиткән.

Габдулла йөргән урамнар... Соңыннан бөек шагыйрь булачак Габдулла Тукайны “күргән” тәрәзәләр...

Каләм төртелә, фикерләр “тотлыга”... Без балачакта ук укыган ”Исемдә калганнар”дагы тормыш биографиясе монда “языла”. Әткәнемчә, һәркайда җитешкән президентыбыз шушында ук килеп музей-йорт эшләргә ярдәм иткән диләр. Тагын берничә язучы-галимнең булганы бардыр инде... Калганнарыбызның аяк басканы да юк. Шул исәптән мин дә беренче мәртәбә килдем, юл уңаеннан булса да... Шулчакта мин үземнең нинди томана икәнлегемне аңладым! Ихлас!!! Бик көчле катарсис кичердем шулчакта. “Колһуалла”дан соң җаным сафланып киткәндәй булды. 

Фикерләрләрем “очкылык тота”. Адәм баласы беркайчанда “үз алдында” үзен гаепле санамый. Бүтәннәрне гаепли, шуның белән юана, аклана. Аксиома бу. Әллә мин адәм баласы түгелме икән дип уйлап куям шулчакта?.. Ләкин аксиомадан да аксиома булырлык искәрмә чыгарга мөмкин икән. Кузгалып киткәндә, мин тагын беркат Тукай йөргән урамнарга, аны “күргән” тәрәзәләргә борылып карыйм. Тәрәзәләр елмая кебек...Ошбу якты елмаю, баш миендәге томанны аралап, аң-акыл “киштәсендәге” хатирәләрне барлый. Җитмеш биш яшендә генә Тукай бүләгенә “лаек” булып, иҗаты әле тагын җитмеш гасыр яшәячәк Әмирхан ага Еники нинди уй-хисләр кичерде икән монда килгәч? Аның янында язучы-лауреат булып, аяк астында буталып йөргән “кәтәнә каләмнәр” һәм исемнәре генә түгел, әсәрләре дә онытыла барган “бөек”ләр ни уйлады икән монда аяк баскач?.. Намуслары уянмадымы икән? Белмим... Ә менә Тукайны яхшы белгән Әмирхан аганың пышылдап кына, бәлки, эченнән генә нинди шигырь укыганлыгын тоям кебек. Ошбу шигырен исенә алгандыр ул:

Көнчелек, үчлек белән тулган татарлык,
Төяп илтеп Мәкәрҗәдә сатарлык.
Язучыларга хөрмәтләре юк,
Бу дингә бөртек тә хезмәтләре юк.
Каләм иясенең каләмгә хөрмәте юк,
Болар каршында тәккәбернең хөрмәте күп...

Десертка миннән бер робагый:

Ник талаша пыр тузынып туган белән туган?!
Бу татары гүя бер-берсен тукмарга туган!..
Сискәндем кинәт уйлап: талаштыра түгелме
Сынык-санак безне патша табыныннан калган?!

...Иң әһәмиятлесе мин күкрәктә яңа көч тоям һәм үзем дә тагын бер тапкыр Тукайның исендә калганнарын укыйм. “Җизни бу Алты-биш Сапыйга Казаннан әллә нинди бер яхшы чана алып кайтырга кушкан икән, шул чана безнең артка тагылган һәм безнең алдан бара торган тагы төрле-төрле йөкләр төягән Җаек кешеләре булганга, без "абуз" йөрүе илә бардык. Шул сәбәпле, ябык чана зинданында, мең төрле газаплар эчендә, тәмам унсигез көн булды дигәндә, кичкә таба Җаекка барып кердек.

Җаекта иң элек Сапый абзыйның өенә төштек. "Монда чәй эчик тә, җизнәңнәргә кичкә илтермез", – диделәр.

Кичкә таба, икенде-ахшам арасында, Сапый абзыйның җитәгендә җизниләргә киттем.

Юлда яшел чапан бөркәнгән яшь кенә бер хатын очрады, Алты-биш Сапый: "Бу – апаең, күреш", – дигәч, моның илә күрештем.

Җизниләрнең өе бер ун сажин генә булыр ераклыкта икән; капкадан кереп, биек-биек баскычлардан менеп, өйнең икенче катына кердем”. Тукай үзенең Җаекка килүен әнә шул рәвешле тасвирлый.

Автобус белән без Җаектан Казанга бер тәүлектә килдек. Тукай ат чанасында унсигез тәүлек барган... Заман үзгәргән, бәлки, унсигез мәртәбә генә дә түгелдер?.. Ләкин без һаман шул, без үзгәрмәгән. Чөнки бер атна туган җирдән читтә яшәгәч, кайтасы килә башлаган иде инде. Югыйсә, “чит” дип мин түгел, каләм язды – алда ук “бабалар җире!” дидек ләбаса! 

Кайтырга кузгалдык. Татар җиренә урысча итеп җәелгән сикәлтәле юлдан тагын мең чакрым тирәсе кайтасы бар. 

Мөмкинлегегез булса, дөньяларны урап кайтыгыз, драматург-каләмдәшләр! Алайса Замана дигән режиссер, сезне санга сугарга теләмичә, үзенең тормыш сәхнәсендәге спектакленә сюжетларны читләрдән “сугу” белән шөгыльләнә башларга мөмкин... 



Ерактан кайтып кара...

Кайту... Бер карасаң, адәм баласының бар яшәгән гомере кайтуга корылган... Фани дөньяга барлыкка килә дә шундук яңадан кайту юлына чыга. Килә дә, китә, килә дә тагын кайтып китә... балачакка кайта, яшьлеккә кайта. Ахыр чиктә бөтенләй үк янә Ходай катына кайтып китә... Кайту турында аның иң затлы, иң борынгы җырларында да җырлана:

Олы юлның тузанын ла
Үзем күрдем тузганын;
Белми калдым, сизми калдым
Яшь гомеремнен узганын.

Олы юлнын тузанында
Калды минем эзләрем;
Кайда икән яшьлегем, дип
Шул юлларны эзләдем.

Олы юлнын тузанында
Югалттым эзләремне;
Их, кайтарып алыр идем
Узган гомерләремне.

Туган җиргә дә йә кайтып киләбез, яисә бөтенләй кире әйләнеп кайтабыз. Бездән дога көткән әрвахлар катына, әби-бабалар, әти-әниләр каберлегенә бер кәлимә булса да дога алып кайтабыз. Чәчләр чарала башлагач, дөнья гизгәндә, тормыш иткәндә, кече тел астында гына сакланып кала язган, онытыла башлаган туган телебезгә кайтабыз. Үз балаларыбызга дөнья мәшакате өйрәттерергә “оныттырган” туган телебезнең оныклар авызыннан ишетелүен телибез. Ай-һай, ничек кенә телибез әле! Бер дә инглизчә mother (әни), яки father (әти) дип әйттерәсебез килми!Гәрчә бу телне яшьтән үк балабызга, яки оныгыбызга бик өйрәттерәсебез килсә дә! Дәү үскәч, бу адәм кадере булмаган илдән читкә чыгып ычкынсын өчендер инде!?.. Кадер дигәннән... колхозда ниндидер гамәл кылсак, без беренче нәүбәттә җир кешесе турында түгел, сыер хакында уйлап, аны күбрәк кайгыртабыз, заводта эшчене түгел, станокны өстенрәк күрәбез. Менталитет шундый, күрәсең... Бу читтән кергән сүз миңа бик ошый, аңлаган кешегә барысын да төшендерә, күз алдына китерергә мөмкинлек бирә ул. Ләкин әлеге төшенчә-термин аңлаткан сүзнең үз эченә гореф-гадәт, борынгы традицияләр, милли геннар дигән төшенчәләрне алганлыгын искәреп бетерәбез микән? Гореф -гадәтне белү, балаларны милли традицияләр ярдәмендә тәрбия кылу ул: “Минем бабам, әнә, кем булган, чабата түгел, читек-итек кигән!” – дип шәрран яру өчен генә түгел, адым саен: “Туган телеңне яхшы бел!” – дип тукып тору да канда “милли лейкоцитлар” артканнан түгел, ул, беренче чиратта, менталитетны саклау өчен, кыскасы, бу җирдә җүнле-рәтле тормыш күреп китү хакына гасырлар буена оешкан эчтәлек-калыбны юкка чыгармау өчен кирәк. Ә ул исә, үз чиратында, бүгенге көнеңне, киләчәгеңне хәл итәчәк! Сине бәхетле итәчәк!..

Аны саклауда бүген театр зур ярдәм күрсәтә ала. Сугыш вакытында да ябылмаган татар театры ярдәм итә ала.

Гореф-гадәт дигән нәрсәне бүген без дөрес аңлап бетермибез шикелле. Ул искелек түгел, ул чабаталы тормышка мәдхия, яки әби сандыгын сагыну түгел. Ул – кан законнары! Бу хакта Булгаков герое бер гасыр элек маңгайга бәреп әйткән иде инде. “Самые темные законы, это законы крови!” – ди “Мастер...”дагы Валанд. 

Әйе, “әби сандыгы” хәзер вертолет булып күктә оча, заман бүтән, технология башка. Шуларның һәммәсен дә чама белән кулланган очракта һәрбер театр “кан кануннарына” туры килгән шәп спектакль чыгара ала. Традицияләргә таяну ул артка тәгәрәү түгел, ул яңа рухи ачышларга илтә торган иң куәтле энергиядер әле, баксаң...Теләсәң, классик язучының прозасыннан инсценировка ясап куй, бүгенге прозага мөрәҗәгать ит, драматург пьесасын сәхнәгә менгер, ләкин спектакль татар мәнфәгате хакында, аның “кан канунары”на туры килерлек булсын! “Отелло” белән “Чия бакчасы”н Мәскәү театрлары болай да еш куя.

Казах, төрекмән, әзербайҗан белән бер уртак телдә – “татар телендә” аралашканнан соң, юл буе шундый уйлар чәчелеп кайтты. Кайткач, инде менә, аларны кабат җыеп, ак кәгазь бите өстенә сибәм. Театр автобусы тулы театр әһелләре. Уйлар театрдан ерак китә алмый. Чөнки театр әдәбият –сәнгатьнең иң ирекле, мөмкинлекләре чикләнмәгән биниһая зур чарасы ул! Ләкин онытмаска кирәк, “ирек” бик тәмле булса да, ул шактый куркыныч нәрсә! Хәзер, шагыйрь әйтмешли, акылыннан яза-яза бар кеше дә яза – блогерлар, тере журналлар, социаль челтәрләр, комментлар һәм башкалар, һәм башкалар. Үз көйләренә үзләре текст язган композиторларны телгә дә алып тормыйм, адәм көлкесе алары! Алар җырны үтерүчеләр! Шакмаклы такмаклар иҗат итеп, шулар белән сәхнәгә чыгучыларны җавапка тарта торган канунны күптән уйлап табырга, дөресрәге, тормышка ашырырга кирәк инде! Мәсәлән, Президент программасы буларак кабул ителгән “Үзгәреш җиле” кысаларында да эшләп була торгандыр моны? Читкә киттемме? Юк, тайпылмаганмын. Сүзебез сәхнә турында бит...

Әйе, әлеге ирекне рәхәтләнеп файдаланырга кирәк, әнә, Павел Пряжкалар, Иван Вырыпаевлар кебек тә язып була. Аларны куярга барыбер берәр “волкостреловы” табылачак. Ә нигә? Теләгән кеше йөрсен! Беркемнең дә кемнеңдер иреген чикләргә хакы юк! Мин үзем дә яратам андый экспериментларны. Аннан соң театрны кәсебкә дә әйләндерергә мөмкин. Ләкин монысы “прокурор” законы белән тыелырга тиеш. (Сукыр чебен кебек тәмам бәйләнде әлеге сүз фикер сөрешенә, кармакка эләккән вак балык кебек каләм очына килә дә каба, килә дә каба.) Бар нәрсә дә мөмкин. Тик шуны онытмыйк: роботтан чын кеше ясап булмаса да, кешедән “робот” ясау бик ансат! Ә сәнгатьнең, бигрәк тә театр сәнгатенең миссиясе моңа мөмкинлек бирмәү, чик кую. Шуңа күрә дә дәүләт театрларны тота, аңа халык акчасын түгә. Шуңа күрә мәдәният җитәкчеләре театрлар эшчәнлеген күз уңында тота. Шаккатыризмнарыңны, әнә, үз ишегалдыңда, яки алма бакчаңда яса. Кеше бакчасына таш атма. Әле беркемнең дә әхлак, намус, әдәп, миһербанлык һәм рухи тәрбиягә каршы кизәнергә хакы юк!

“...Тел астыңа салып куярлык туган телең саклап калалсаң...”

Җаектан соң тагын кайту юлына чыктык. Роберт Шәймардан кайгырткан, хөкүмәт мәдәният министрлыгы аша аларга автобус биргән. Минзәлә театры автобусы зур, иркен, сыйдыра: алган тәэсирләр , уйлар белән бергә чыктык кайтырга.Төрки телле татар үз телендә барлык төрки халыклар белән тылмачсыз аралаша. Рухи кодлары, биокомпьтерлары, интернет теле белән әйтсәк, утилита, ягъни ярдәмче программалары бер операцион системада. Юлда кайтканда шуларны уйладым да, олуг, затлы аксакалыбыз Минтимер Шәрипович белән “рәсәй милләтләр әнкәсе” Ольга Артеменконың 2008 нче елда дәүләт советындагы бәхәсен, дөресрәге, ул ханымның “этләшүен” хәтергә алып, исемә төшереп, шаклар катып утырам. Югыйсә , мин аны күптән укыган идем инде. Кат-кат, ятлап бетергәнче. Минтимер Шәриповичның саллы дәлилләренә соклана-соклана. Татар теле белүнең нинди файдалы икәнлеген тагын бер мәртәбә үз күзем белән күргәч, кылт итеп янә хәтердә яңарды. Мондый фестивальләргә Мәскәү “бөек”ләрен (акчасы күп кеше хәзер үзен акыллырак, яки бөек дип санаган заман килде; тотылмыйча урлаша белергә дә зур талант кирәк, күрәсең...) чакырып, аларга күрсәтсәң икән! шикеллерәк хыял да кабынып алды. М.Ш.Шәймиев кем генә булмасын (Президент та гап-гади кеше, ул да шул ук адәм баласы димәктән), аның тамырларында да барыбер үз миләтенең кан кануннары хакимлек итә, алар исә һәр мәсьәләгә дә аек караш белән, объектив карарга ярдәм кыла. Шуңа күрә дә Минтимер Шәрипович гомере буе театр сәнгатенең көчен белеп яши, аның кирәклеген эчтән тоя. Боларны нигә язаммы, эш шунда ки, без сәфәрдән исән-сау кайтып җиттек. Язмамны юлда тәмамлый алмый калдым.

Менә дәвам итәм. Кичә генә Президент Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына мөрәҗәгате булды һәм анда театр хакында аерым басым ясап әйтелде. Лидерның авызыннан шундый сүзләр әйтелү үзе зур вакыйга булса, киләсе елның Рәсәйдә “Театр елы” дип игълан ителүе, һәм Рөстәм Нургалиевичның бу хактагы өмет уяткан җылы фикерләре “артеменколар”ны оныттырды, рәхмәт төшкере. Болай булгач, яшиселәр алда икән әле! Миңнехановка да Шәймиевтәге яхшы мәгънәсендәге “театр чире” барыбер йокмый калмас, чөнки бер мәктәп, шул берүк татар сәхнәсе бит. Ә Рөстәм Нургалиевич әйткән сүзен үтәгәнне ярата, ул бик вәгъдәле шәхес. Лидер өчен кирәк булган иң мөһим һәм алтын сыйфат... Алайса “завтра(к)”ларны күп ашаттылар инде безнең халыкка. Десертка миннән бер робагый:

Әтәч менде киртәгә, яңа хәбәр әйтергә.
Түрә менде тәхеткә – таулар вәгъдә итәргә.
Икесе дә кычкыралар, күкләр күкри хәтта:
Сезгә дигән матур тормыш иртәгә, иртәгә!..

Театрны ярата дигәннән. Чыннан да, Минтимер Шәрипович театрга, гомумән, сәнгатькә, әдәбиятка мөккибән шәхес. Үзе дә шигырьләр язмыймы икән әле дип тә уйлап куясың кайчак та. Хәер, һәр зур җитәкче яшереп кенә булса да шигырь язарга тиештер, миңа калса. Чөнки кеше кайгысын үз кендегеннән өскәрәк менгермәсә, беркайчан да халыкта популяр лидер була алмаячак бәндәң!.. Ходай андый лидерларга талантны учлап биргән була.
...Әйдәгез, шигырь язучы сәяси лидерлар хакында бер шәп пьеса иҗат итик! Туфан абый башлаган да, тик өлгерми калган дип ишеттем.

Юл махмыры һаман бетми әле. Мәгәр каләм ялгышып куйгаласа - бигайбә дигән идем юл башында ук. Өстәвенә Казахстанда чакта төшкә әти керде. Һаман истән китми. Бергә театрга барганбыз икән. (Мин аның беркайчан да театрга барганын хәтерләмим. Үкенәм, алып барасы калган икән!) Спектакль тәмам булгач, әти: “Рәшит Бариевич (безнең элеккеге колхоз рәисе) җыелышларны болай озак уздырмый иде!” – дип куйды. Баксаң, тәмәке тартасы килгән икән. Аңа кадәр фоейдагы көзгегә күз төшереп алды. Ул көзгегә бик сирәк күз сала һәм кәефе шәп булса гына карый иде. Тик бу юлы нигәдер: “Көзгесе начар күрсәтә!” – дип куйды. Иртәнге төшем булсын, әтинең сүзләре һаман тынгылык бирми : “Көзгесе начар күрсәтә?” Әллә сәхнәдә күргән тискәре геройлар хакында иде инде бу, әллә?.. Белмим. Бүгенгә чаклы төшенеп җитә алмыйм ошбу сүзләрнең мәгънәсенә. Әллә театрны тормышның көзгесе итеп кабул итте микән дүрт сыйныф белемле алтын куллы тимерче һәм атаклы балта остасы?!. Белмәссең тагын... Вафатына чаклы, клиник үлем кичереп, “теге дөньяда” күргәннәре хакында сөйләгән иде ул. “Гарасат” романында яздым мин бу хакта. Ә хәзер, “теге дөньядан” төшкә кереп, нигәдер фоейдагы көзге хакында әйтте!?. Аптыраш, нәкъ төш кебек сихри нәрсә бу театр дигәнең... Ни булса да, яхшыга юрыйк мәрхүм әтинең төшен...

Беренче лирик чигенеш: тарихи вә сәяси хәл

Р.Н.Миңнеханов 24 сентябрьдә Дәүләт Советына юлламасында татар халкының үсеш стратегиясен эшләргә дигән мөһим бурыч куйды. Тагын бер мәртәбә игътибарны шуңа җәлеп итте Президент. Без хәзер чабулап, милли идея концепциясе төзи (эзли!) башлаячакбыз. Рус идеологлары күптән эзли инде һәм рус халкының милли идеясен таба алмыйча интегә. Эзләсеннәр, аларда акча күп, ә безнең бар ич инде ул! Бар, чынлап әйтәм. Аны моннан бер гасыр элек И.Гаспралы, Г.Исхаки, С.Максуди, З.Вәлиди һәм башка бөекләребез эшләп калдырган! Г.Баруди, Р.Фәхретдин, Ш.Мәрҗани һәм аның җәдитче замандашлары эшләгән! Әйдәгез, шуларны иләктән уздырып, заманның сәяси таләпләренә туры китереп, фикерләрен бер толерант калыпка гына салыйкчы!

Бу уңайдан десертка бер генә түгел, ике робагый:

Тарих чүки бу башка:
Урыс капка, жил капка;
Пәри башка, жен башка –
Аерылып чык башка. 
 
Милләтчелектә гаепләмәсеннәр өчен икенче робагый:

Тынлыкмы бу? Әллә шундый озак коллык?!!
Озын-озак: биш гасыр бит, инде биш мең еллык...
Җиткәндер лә күптән – нигезеңне корыр вакыт.
Хак әйтелгән: бергә булыйк, аерым торыйк.

Әйе, бергә булыйк. Ләкин “милли нигез”не яхшылап корыйк. Рәсәй дигән илебезнең асабасы нык булсын. Без дистәләгән милләтләр бергә яшибез, бергә тормыш итеп, бергә-бергә бер толерант йортта көн күрәбез. Бу барыбызга да, шул исәптән рус халкына да язмыш язган хәят! Ә милли нигез коруның максаты бик гади, бер караганда, артык гади: бары тик милли рух белән генә заманга, илгә лаеклы тәүфыйклы, иманлы шәхес тәрбия кылып була! Монысы аксиома буларак кабул ителсен!.. Кем әйтмешли, минем кулым түгел, галимнәр сүзе.



Икенче лирик чигенеш: тарихи вә әдәби хәл

Татар театры гомер гомергә һәм гасыр буе халыкның милли күтәрелеш вакытларында (1905 нче елдан соң, мәсәлән) милләт язмышын кайгыртып эш иткән. “Зөләйха”, “Качкын-Һиҗрәт” һәм башка пьесалар нәкъ менә шул максатта иҗат ителә! Бәхеткә, без дә туксанынчы елларда милли күтәрелеш дулкынында тирбәлеп алдык. Десертка миннән бер робагый:

Туксанынчы еллар... Азатлыкмы килде? –
Милләтнең бу гадәти тулгагы иде.
Яшелләнеп шулай без дә яшәп алдык –
Татарның бу чөнки үз туксаны иде!.. 

Шторм бетмәде әле, диңгез бер болгана башласа, тиз генә тынычлана алмый, яр буендагы таш-кыяларны юып-айкап-чайкап алмый торып, юк, тынычлана алмый һәм без дә театр сәнгатен нәкъ менә шул максатларда файдаланырга тиешбездер хәзер. Шекспир булып, хәтта ул да безгә бүген ошбу максатта ярдәмгә килә алмый! Гоголь дә, Чехов та ярдәм кыла алмый. Үзебезнең драматургларда бар өмет!

Театрның тагын бер төп миссиясе барлыгын беләбез: ул кеше тәрбияләү, бигрәк тә бүгенге глобаль заманда, дөнья пәрәвез челтәрләре белән уралып алган интернет заманында ул әхлак, намус, тәүфыйклы кебек гомумкешелек энҗеләрен психологик катарсис аша тормышка ашыра алу сәләтенә ия. Кабатландым. Әмма хаклыкны кабатлаудан курыкмыйк...

Кайткан чакта яңадан “Бузулуки”, “Бугуруслан”нарны узганда Рөстәм Муллин тагын көрсенеп әйтеп куйды: “Һәй, тагын бер генә мәртәбә гастрольләрдән әйләнеп кайтсаң иде бу яклардан!” Чынлап та, “һәй” шул.Татарның чиреге дә яшәми Татарстанда, күпчелек өлеше республика “киртәсеннән” читтә. Президент әйткән “стратегияне” эшләгәндә дә онытмаска иде безгә шуны. Өстәвенә Конституциядә акка кара белән 14 нче матдә теркәп куелган. Аны әлегә берәү дә кире какмады. Татар театрларын спектакльләре белән Рәсәй буйлап, милләттәшләр күп яшәгән төбәкләргә чыгарып җибәреп була торгандыр ласа! Дотация биреп, әлбәттә. Моңа күп акча кирәк түгелдер дип беләм...

Форсаттан файдаланып, бәлки, Әстерхан, Төмән шәһәрләрендә татар театрлары ачуны максат итеп тә булыр. Латин әлифбасын кабул иткән чактагы кебек озак кашынсак, тагын соңга калубыз мөмкин. Десертка бу юлы миннән бер куплет шигырь:

Тарихи вә бик борынгы халык –
Дөнья белән бергә яралган!
Тел астыңа салып куярлык
Туган телең саклап калалсаң!..

Язманың тулы вариантын "Сәхнә" журналында укырга мөмкин.

Фикерләр








Мәдәният

Сукыр тавыкка бар да бодай: татарга музыкаль театр кирәкме?

Татар җәмәгатьчелеге музыкаль театр булдыру турында хыяллана. Аны Тинчурин театры нигезендә хәл итәргә уйлыйлар. "Татар-информ" ачыклаганча, бу труппа Тинчурин театрында оештырылырга тиеш булган һәм Хөкүмәт труппаның 17 штат берәмлеге өчен акча да түләп торган. Ни өчен музыкаль-драма театр төзелмәгән? Тинчурин театрын музыкаль театр итеп үзгәртү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Мәдәният

Ни өчен кайбер татар артистлары “Зөләйха күзләрен ача” сериалында төшүдән баш тарткан?

Татарстанда әле кино күп төшерелми, аларның сыйфаты да гел сөендереп тормый. Профессиональләр да күп түгел. Ә артистның кинода төшәсе килә. Бу табигый. Кино - Мәскәү драма артистларының ипие дә, популярлык чыганагы да. Ә безнең драма артистлары өчен тегесе дә, монысы да бик елмаймый. Шундый вазгыятьтә кайбер татар артистларын Мәскәү проектыннан баш тартырга нинди хисләр этәрде икән?

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла