"Гөлсем Исәнгулова-Башкирская!" яки Танылган "щепкинчы" юбилеенда нинди билгесез фактлар ачыкланды

19 декабрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, данлыклы “щепкинчылар” буыны вәкиле Гөлсем Исәнгулованың 80 яшьлек юбилей кичәсе узды.

  • Гөлсем Исәнгулова 1938 елның 10 июнендә Башкортстанның Мәләвез районы Карагай авылында дөньяга килә. Ул данлыклы “щепкинчылар” буыны вәкиле. М.Щепкин исемендәге Мәскәү югары театр училищесының 1961 елгы чыгарылышы татар театры сәхнәсенә якты, талантлы йолдызлар бүләк итте. Алар арасында Равил Шәрәфиев, Нәҗибә Ихсанова, Наил Дунаев, Ринат Таҗетдинов, Фирдәвес Әхтәмова, Әзһәр Шакиров, драматурглар Туфан Миңнуллин һәм Рабит Батулла бар. 
  • Гөлсем Исәнгулова Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында төрле пландагы рольләр башкара. Тамашачы аның Корри – “Фаҗигале юлда” (А.Муис), Шәфәкъ – “Ай тотылган төндә” (М.Кәрим), Җәмилә – “Кыз урлау” (М.Кәрим), Әйшә – “Зифа” (Н.Исәнбәт), Липочка – “Агай-эне ак мыек” (А.Островский), Энҗе – “Кол Гали” (Н.Фәттах), Миңзифа – “Кичер мине, әнкәй!” (Р.Батулла), Марта – “Канлы күләгәләр” (Г.Боровик), Лариса Даниловна – “Бер төн” (Б.Горбатов), Гөлҗиһан – “Банкрот” (Г.Камал), Вәлия – “Асылъяр” (М.Фәйзи), Роза – “Ташлама мине” (Ф.Бүләков) һәм башка рольләрен белә.

Юбилей кичәсе танылган кыргыз драматургы Мар Байҗиевнең легендар “Хуш, Назлыгөл” (Дуэль) драма әсәре буенча куелган спектакльдән өзек белән башланды.  

“Татар театры тарихында алтын хәрефләр белән – Гөлсем Исәнгулова-Башкирская!”

Гөлсем Исәнгулованы юбилей кичәсендә беренчеләрдән булып Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Равил Шәрәфиев тәбрикләде. 



- Гөлсемнең исеме генә дә, исәпли башласаң, театрыбызның корифейлары белән беррәттән татар театрының тарихына алтын хәрефләр белән язылырга тиеш. Гөлсем Болгарская (Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты, татар сәхнәсенең күренекле остасы), Гөлсем Камская (Татарстанның халык артисткасы) һәм, ниһаять, безнең юбилярыбыз Гөлсем Исәнгулова-Башкирская! Бу тәхәллүсе юк аның, мин аны хәзер генә уйлап таптым, чөнки Гөлсем Исәнгулова – чын башкорт кызы! Әгәр дә Гөлсем ике генә ел элек туган булса, безнең татар театры Гөлсем Исәнгулова дигән артисткадан мәхрүм калыр иде.

Равил Шәрәфиев Гөлсем Исәнгулова белән бәйле булган яшь чакларының көлкеле, кызыклы мизгелләрен искә төшерде:
 
- Уфада ГИТИС Россия театр сәнгате институтының башкорт студиясенә студентлар җыялар икән. Гөлсемне, ул шул вакытта мәктәп тә бетермәгән яшь кыз булгач, алмыйлар. 1956 елда Мәскәүдә татар студиясе җыела. Гөлсемне башкорт студиясенә кабул итмәгәннәрен ишетеп алган Башкортстанның халык артисты, татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзинең туганы Рифкат Фәйзи бик сөенә һәм Гөлсемнең театрны яратканын, театр кешеләре белән аралашканын белеп, аны “Әйдә, Казанга бар, татар студиясе белән Мәскәүгә М.Щепкин исемендәге Мәскәү югары театр училищесына укырга китәрсең”, дип чакыра.



Равил Шәрәфиев Гөлсем Исәнгулованы сәяси дәрәҗәдәге күрәзәче дип атады

- Мәктәпне тәмамлагач, Гөлсем Казанга килә, безнең белән бергә имтихан тота. Безнең кайберәүләребезне бераз шикләнеп кабул иткән булсалар, Гөлсемне Татар академия театры труппасына бер шиксез кабул итәләр! Шулкадәр чибәр, төс, зифа гәүдәле Гөлсемнең татар теле бераз башкортчарак булып чыга. Башкорт теленнән аз гына шикләнеп, татар театрының режиссеры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Ширияздан Сарымсаков Гөлсемнән, труппага кабул итү имтиханын тотканда, “Весь Советский Союз” татарча ничек була дип сорап куя. Гөлсем безгә соңыннан “Уйлап тордым-тордым да, Советлар Союзы Советлар Союзы була инде ул, ә “весь” дигәне “Бетә Советлар Союзы” була, дип әйттем”, ди. Гөлсем шулай дигәннән соң барлык жюри әгъзалары егылып көлә башлый, әмма соңыннан, 90нчы елларда Советлар Союзы чыннан да беткәч, без инде “Гөлсем күрәзәче булган икән, Советлар Союзының бетәчәген беренче мәртәбә әйтте” дип, көлеп йөри башладык. Шулай итеп Гөлсем безнең татар студиясенә килеп эләгә, - дип сөйләде Равил Шәрәфиев.   

Миңзифаны пьедесталга күтәргән артистка!

- Гөлсемнең башкарган рольләре бик күп, әмма минем берсен аерып әйтәсем килә. Ул да булса, “Кичер мине, әнкәй”дәге Миңзифа. Бу пьесаны безнең сабакташыбыз Рабит Батулла язды. Автор тәкъдим иткән драматургик материалны Гөлсем бик яратып, төгәл итеп, зур такт белән башкарды. Аның һәр нәрсәне кырыс чаралар һәм төгәллек белән эшләп уйнавы ул спектакльнең гомерен арттырды. Гөлсем шәһәрдә үскән кыз булса да, авыл хатынының хис-тойгыларын, кичерешләрен, борчылуларын шулхәтле нык тоеп, җиренә җиткереп эшләде. Гөлсем Миңзифаны пьедесталга күтәрде! Шул эше белән аңа һәйкәл куйды! - дип тә белдерде Равил Шәрәфиев.

Татарның бөек җырчысы Илһам Шакиров Гөлсем Исәнгулова бәйрәменә килә алмады

Равил Шәрәфиев Гөлсем Исәнгуловага татарның бөек җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировтан бүләк тапшырды. “Безнең даһи җырчыбыз Илһам Гөлсемнең һәр юбилеена килә торган иде, аның спектакльләрен яратып, кабат-кабат карый иде. Әмма хәзер ул авырый, ләкин, аңа карамастан, үзенең иң яхшы җырлары җыентыгын җибәргән”, - диде Равил Шәрәфиев. 

Татарстан Президентларыннан - рәхмәт

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хөкүмәт җитәкчеләренең күпсанлы котлауларын яңгыратты. 



- Хөрмәтле Гөлсем апа, сезне мәдәният министрлыгы исеменнән чын күңелдән шушы олуг бәйрәмегез белән тәбриклибез. Сез – татар халкының, башкорт халкының халык артисткасы, сез Камал театрында күп кенә рольләрдә тамашачыларыгызны табып, олы ихтирамга лаек булдыгыз. Иҗатыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Сезгә күп еллык иҗади эшчәнлек һәм татар театры сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт хаты тапшырыла, - диде Дамир Натфуллин.


Татарстан Республикасы Президентының мәдәният үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Хашимова юбилярга Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе һәм беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең котлау сүзләрен җиткерде.

- Кадерлебез Гөлсем Сабир кызы, сезне күркәм юбилеегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Сез Галиәсгар Камал исемендәге сөекле театрыбызда ярты гасырдан артык сәхнә тоткан яраткан артистыбыз. Барыбыз өчен дә тынгысыз, иҗади хезмәт, рух ныклыгы, көчле ихтияр, горурлык һәм гүзәллек үрнәге булып торасыз. Озак еллар буе армый-талмый халыкка хезмәт итүегез, тирән мәгънәле, югары фикерле иҗатыгыз белән рухыбызны күтәреп яшәвегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сезгә исәнлек-саулык, көч, иминлек һәм бәрәкәтле тормыш телим, - диелгән Минтимер Шәймиевның рәхмәт хатында.

“Гөлсем апа, мин сезне шәхсән үз исемемнән дә шушы матур юбилеегез белән тәбрик итәм. Сез, чыннан да, соклануга лаек шәхес. Сез, һәрберсе әйткәнчә, гадел кеше. Сез театрны яратасыз, сез кешеләрне яратасыз. Сезгә Аллаһы Тәгалә сәламәтлек, озын гомер насыйп итсен. Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез, иҗатыгыз алдында баш иябез”, - диде Нурия Хашимова.





Гөлсем Исәнгулованың яраткан җырчылары

Гөлсем Исәнгулованы тәбрикләргә аның яраткан җырчылары, эстрада йолдызлары да килде. Бәйрәм кичәсендә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Гөлсем Исәнгулованың якташы, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров һәм җырчы Айгөл Сагынбаева чыгыш ясады. “Мин сезнең иҗатыгызны бик яратам. Сезгә сокланам. Һәрвакыт безгә үрнәк булып торыгыз”, - диде Зәйнәб Фәрхетдинова чыгышын тәмамлап. Юбилярны Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара фестивальне гамәлгә куйган танылган продюсер Рифат Фәттахов да тәбрикләде. Ул сәхнәгә сүз арасында тиз генә йөгереп чыгып, артисткага зур чәчәк бәйләме бүләк итте.


Башкортстаннан килгән кунаклар

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасын юбилее белән котларга аның якташлары, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры артистлары, Башкортстанның халык артисты Илдар Гомәров, Башкортстанның атказанган артистлары Алсу Бәхтиева һәм Рәзифә Динмөхәмәтова килделәр.




Рәзифә Динмөхәмәтова башкорт халык биюе башкарды, Алсу Бәхтиева башкорт халык җырын җырлады, Илдар Гомәров башкорт халкы исеменнән сүз тотты.



- Гөлсем апа, сезнең бу тормышта һәм сәхнәдә үткән юлыгыз – ул бер трилогиягә җитә алырлык олы тарих. Гөлсем Исәнгулова бәләкәй чагында ук ятим кала, балалар йортына эләгеп, шунда сәнгатькә бирелә. Ә бүгенге көндә зур артистка буларак Казан тамашачысы алдында Казанның шушы бөек сәхнәсендә басып тора. Бердәнбер башкорт кызы татар сәхнәсендә эшләп, татар халкына хезмәт итеп, ике республиканың да исемен алып, һаман да сәхнәгә тугры калды. Шундый шәхесне күтәргәнегез өчен, яратканыгыз өчен, бүген залны тутырып килгәнегез өчен, сезнең алда баш иеп, рәхмәт әйтәбез, - диде Илдар Гомәров тамашачыларга мөрәҗәгать итеп.

Алсу Бәхтиева да юбилярга үз теләкләрен җиткерде. “Аркагыз һәрвакыт төз булсын, адымнарыгыз һәрвакыт ышанычлы булсын, йөрәгегез һәрвакыт тыныч булсын”, - диде ул.



Район хакимияте башлыгы, Татарстан театрлары һәм бөтен труппа өчен сүз тоткан Фәрит Бикчәнтәев

Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаевның котлавын алып баручы укып бирде. Тимур Алибаев исеменнән Гөлсем Исәнгуловага зур чәчәкләр бәйләме бүләк ителде. “Хөрмәтле Гөлсем Сабировна! 80 яшьлек юбилеегыз уңаеннан минем иң изге теләкләремне кабул итегез. Татар театры сәнгате үсешенә керткән өлешегезне бәяләп бетерү мөмкин түгел. Тамашачыларның мәхәббәте һәм Татарстан буенча гына түгел, бөтен Россия буенча танылган дистәләгән төрле-төрле, әмма шулкадәр матур хатын-кызлар образлары моны раслый. Чын күңелдән сезгә корычтай нык сәламәтлек, беткесез дәрт, көч-куәт, иҗади күтәренкелек һәм яңа иҗади ачышлар телим”, - диелгән аның котлавында.

Гөлсем Исәнгулованы Татарстан театрлары вәкилләре дә тәбрикләде. Юбилярга бәйрәм кичәсендә В.И.Качалов исемендәге Казан зур академия рус драма театры, Татар дәүләт “Әкият” курчак театры, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әлмәт татар дәүләт драма театры җитәкчеләренең котлаулары килеп иреште.



Татарстанның халык артистлары Илдус Габдрахманов, Искәндәр Хәйруллин һәм Люция Хәмитова “Ике кияү, бер көндәш” дип аталган куелыш күрсәтеп, Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелек иткән “Казан” бию ансамбле юбилярны иҗади номер башкарып тәбрикләделәр. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулованың телевидение һәм сәхнәдә иҗат иткән кайбер эшләре фондта сакланып калган. Тамашачыларга зур экраннан артистканың легендар рольләрен күрсәттеләр.



Гөлсем Исәнгулованы ул ярты гасырдан артык сәхнә тоткан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасы исеменнән театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тәбрикләде.

- Моннан биш ел элек тә без Гөлсем ханымның юбилеен уздырдык. Биш ел узды, әмма бернәрсә дә үзгәрмәде. Гөлсем ханым үзгәрмәде. Ул шулай ук тамашачы залында утыра, шулай ук безне күзәтә һәм шулай ук үзенең пичәтен суга. Гөлсем апа репетицияләрне карый да, “Әйбәт булды бу, калганын үзегез дәвам итегез”, дип әйтеп куя.



Бүгенге көндә бөтенесе театрга күбрәк яшьләр кирәк, яшьләр булганда театр яши, дип әйтә. Театрда озак еллар эшләгәч, башка бик еш кына “Кирәкме ул театр? Гомумән, безнең эшебез берәр кешегә кирәкме ул?” дигән уйлар килә башлый. Театрда Гөлсем апа кебек олы артистлар булганда театрга ышаныч арта, театрда эшлисе килә. Яшьләр яшьләр инде ул. Әмма, Гөлсем апа, сезнең булуыгыз, сезнең буынның булуы яшьләргә, театрга, урта буынга һәм тамашачыга ышанычны, мәхәббәтне арттыра. Без сезнең белән сокланабыз. Сезгә озын-озак еллар яшәргә язсын. Сәламәт булыгыз, - диде Фәрит Бикчәнтәев.



Соңгы сүз яки “Мин Камал театрында бик бәхетле!”

Юбилей кичәсе бәйрәм сәбәпчесенең сүзләре белән тәмамланды. “Мин Камал театрында бик бәхетле. Театрда һава чиста. Безнең театрыбыз яшәсен! Без бәхетле! Театрларга сез дә йөрсәгез, сез дә бәхетле булырсыз”, - диде Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Гөлсем Исәнгулова тамашачыларга мөрәҗәгать итеп.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

Каршы алыгыз: Сөмбел Гаффарова - яңа сәхнә татар теленә нигез салучы

Камал театрының Кече сәхнәсендә милли театр студияләренең "Nauraz school" театр фестивалендә Казан дәүләт мәдәният институты студентларының эше тәкъдим ителде. "Татар-информ" хәбәрчесе бер сәгать чамасы барган "Парковка" спектакленең татар театры тарихындагы ролен билгели.

Мәдәният

Балерина Саша Мөхәммәдова: Әтием миңа һәрвакыт "Онытма, син татар кызы", дип әйтеп тора иде

27 майда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Нидерланд милли балет прима-балеринасы Саша Мөхәммәдова беренче тапкыр чыгыш ясады. Сәхнәдә ул Людвиг Минкусның "Дон Кихот" балетында Китри ролен башкарды. Саша - тумышы белән Лондон шәһәреннән. Аның әтисе, элекке Большой театры йолдызы һәм Бөек Британия король балеты премьеры Ирек Мөхәммәдов - татар кешесе. Спектакльдән соң "Интертат" газетасы Саша белән очрашып, кыска әңгәмә корды.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла