Татар исемнәре белгече, галим Гомәр Саттаров: Мин - үтергеч, усал кеше!

3 Марта 2018

Укылган: 4194 тапкыр

Автор: Мөршидә КЫЯМОВА
Фото: Рамил Гали
Татар исемнәре нинди булырга тиеш? Бабасының исемен оныкка кушарга ярыймы? Элегрәк “исем” сүзе урынына татарда нинди сүз кулланылган? Сүгенү сүзләрен фән дәрәҗәсендә өйрәнергә кирәкме? Гомәр Саттаров "Татар-информ"га интервьюсында шулай хакында сөйләде.

Филология фәннәре докторы, татар ономастика фәненең атасы, киңкырлы галим, публицист Гомәр Фәйзрахман улы Саттаров атамалар белгече буларак гаять киң танылган кеше. Ономастика дигән сүз ишетелгәч үк, “кылт” итеп шул мөрәүвәтле, шук холыклы гыйлем иясе күз алдына килеп баса. Үзебез аңарда сабак алмасак та, байтак чордашларыбыз, күрше курсларда укып йөргән замандашларыбыз аның кызыклы лекцияләрен сөйләп ымсындыра иде. Бүген ниләр кыла атаклы исемче-галим? Ничек яшәп ята? 

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Гомәр ага Саттаровта кунакта булып кайтты.


Гомәр абый, сез гомер буе ономостика өйрәнгән һәм башкаларга да шуны өйрәткән галим. Бигрәк тә бу фәннең антропонимика, ягъни кеше исемнәре тармагына тугры булдыгыз. Әти-әни нарасыена исемне ничек сайларга тиеш дип уйлыйсыз?

 Исем сайлау - катлаулы һәм җаваплы эш. Шул ук вакытта зарур, кирәкле гамәл. Кешенең исеме җисеменә туры килергә тиеш. “Исем” сүзе элек татарларда булмаган, ул безгә гарәпләрдән кергән. Бездә аңарчы “ат” сүзе кулланылган. “Атың ничек?” дия торган булганнар. Татарстанның атказанган артисты, атказанган фән эшлеклесе дигән гыйбарәләр шушы ат сүзеннән килеп чыккан. Бу очракта “ат” сүзе безгә исем буларак хезмәт итә.


Майда туганга “Маис”, дип кушмакчы булганнар

Хәзер татарларда яңа туган балага бабасының яки әбисенең исемен кушу модасы кереп бара. Бу татарга ят нәрсә дип уйламыйсызмы? Әлеге күренешкә карашыгыз ничек?

 - Ят нәрсә! Минем исемем – Гомәр. Майда туар дип, “Маис” кушмакчы булганнар. “Татарда андый исем юк!” - дип, бабай каршы килгән. Озын гомерле булуымны теләп, Гомәр исемен кычкыртканнар. Бабайның, әтинең сүзе элек татар гаиләләрендә закон булган.

Әтием - Фәйзрахман. Рахман - Аллаһы Тәгаләнең 99 исемнәренең берсе. Ә бабамның исеме Габдрахман булган. (“Аллаһ колы” дигән мәгънәне белдерә). Аның унике баласы туган. Шуларның сигезе исән-имин үсеп җиткәннәр. Габдулла (Аллаһ колы), Гарифулла (“белемле бала” мәгънәсендә), Мөнирә (эшлекле, нурлы), әтиебез - Фәйзрахман (“үзен Аллаһы Тәгаләгә багышлаучы” дигәнне аңлата), Хәдичә (динне олылаучы) һәм Фатыйма (җитлекмичә туган), Закирә ( Аллаһны зикер итүче, еш искә төшерүче), Рәхимҗан (рәхимле, яхшы кеше). Русларда андый гадәт бар, бабасының исемен еш бирәләр. Бик ерак бабаларның исемнәре, бәлки, кушыладыр да. Ләкин, гадәттә, җиденче буынга кадәр бабаларның исемнәрен кушмыйлар. Бу йола дәрәҗәсендәге таләп булган.


"Киләчәктә -ов, -ев кушымчалары бетмәячәк"

1990 елларда татар фамилияләрендәге “ов”, “ев”ларны төшереп калдыру мәсьәләсе дә кузгатылып алган иде...

 Фамилия - ул латин сүзе. Гаилә дигән сүзне аңлата. Фамилия нәсел, буыннарны берләштерә. Мәсәлән, мин - Гомәр Саттаров. (Гаделсаттар - Аллаһы Тәгаләнең бер эпитеты. “Аллаһны хөрмәт итүче, данлаучы” дигән сүз. Без барыбыз да Аллаһының коллары). Фамилиямдәге “ов”ны алып ташласак, Саттар булып калам. Әллә минем исемем Саттар, әллә фамилиям? Буталчык килеп чыга бит! “Ов” ул җыя, берләштерә торган кушымча. Киләчәктә дә “ов, ев”лар бетмәячәк, бу мөмкин эш түгел. Үзгәрешләр булмас диеп уйлыйм мин. Үз хезмәтләремә читтән килгән исемнәрне дә кертмәдем, чыннан да, алар безнең традицион исемнәребез түгел. Әйтик, Габбас, Кырыс, Габбасия, Гадел хатын-кыз исемнәре булган. Хәзер аны “Адель” диләр. Мишәрләр, гомумән, “гайн” авазы, ягъни – каты “г” белән сөйли алмыйлар. Дөрес, әдәби варианты Гадел булырга тиеш.


"Сүгенү сүзләренә мин каршы!"

Норматив түгел лексика бар (сүгенү сүзләре), кайбер галимнәр аларны фән дәрәҗәсендә өйрәнергә кирәк, ди. Ә сез ничек уйлыйсыз?

 - Сүгенү сүзләре милләтнең, аерым кешенең характеры, холкы белән бәйле. Сүгенү сүзләренең иң көчлесе русларда. Алар анасын да шулай итәләр, атасын да шулай итәләр.

Ә мин, шәхсән, сүгенүгә бик каршы кеше. Әни кешене ким-хур итәргә, кимсетергә ярамый. Ул безне дөньяга китергән, күкрәк сөтен имезгән, аңардан да кадерле зат юк! Газиз әниемне искә төшердегез. Әниләрне кадерләп тота белергә кирәк. Яһүдләрдә нәсел ана буенча бара, ата буенча түгел. Ни өчен дигәндә, бер ана кеше генә белә баласының чын атасын.


Сезне студентлар бик мәзәкчән мөгаллим буларак искә ала. Кайдан килгән соң җитди галимгә җор теллелек?

- Минем әни бик мәзәк ярата иде. Шук холыклы иде ул. Буйга бик озын түгел, уртача буйлы, бик эшчән, бик тырыш хатын. Сүз белән шаярта белә, әйткән сүзендә тора белә. Исеме дә бик матур - Халисә. (“Халисә” саф, керсез дигәнне аңлата). Анасына карап кызын, атасына карап улын коч, дигән борынгылар. Мал таба торган булса, аппарат белән булса да, фотоаппарат белән булса да ярый. Кулы эш белсен, шул гына.

"Халкыма кирәкле хезмәтләр күрсәтеп мин дә китәрмен кебек..."

- Гомәр абый, сезнең кеше исемнәренә багышланган китапларыгыз да дөнья күрде. Үз нәселегез исемнәренең мәгънәләрен яхшы беләсез. Балаларыгызга да матур исемнәр кушкансыз: Айвар, Ләлә. Фән буларак ничегрәк кызыксынып киттегез соң?

- Урта мәктәпне гел бишкә тәмамладым. Казан дәүләт университетында “бишле”гә генә укыдым. Себердә, Тобол педагогия институтында өлкән укытучы булдым. Мирфатыйх Зәкиевнең беренче аспиранты булу бәхетенә ирештем. “Татар исемнәре” дигән темага докторлык диссертациясе яздым. Ялгышмадым, чөнки кеше китә, эше кала. Халкыма кирәкле хезмәтләр күрсәтеп мин дә китәрмен кебек...

Исем дигән әйбер - бик киң дөнья ул. Кеше китсә дә, исеме кала бит. Кеше туа, яши һәм теге дөньяга китеп бара. Ә исемнәр үлемсез, бигрәк тә матур, мәгънәле исемнәр. Буыннардан буыннарга күчеп яши алар. Саттар бабай - минем җиденче буын бабам. Нәселең, оныкларың сине онытмасын өчен, син изге күңелле, яхшылык эшләүче, тырыш, уңган-һиммәтле кеше булырга тиешсең. Исем ул, сүз буларак, кешегә хас сыйфатларны берләштерә. Ләлә - тюльпан чәчәге, Айвар “булышучы, ярдәм итүче” дигән сүз. Ул - латыш исеме. Кызым Ләләнең кызы тугач та: “Әти, безнең балага мәгънәле исемне син тапсаң гына инде”, - дигәч, озак уйландым. Исемнәр белгече, профессор булгач, оныкка исем кушканда җаваплы килергә тиешлегемне аңладым. Хәтта төнлә йокламадым. Иртәнгә исемем әзер иде. Берничәне әзерләдем. “Айназ” дигәненә сызып ук куйдым. Монысына игътибар ит дигән кебегрәк. Ай - матур, чибәр, күркәм;  наз – иркә дигәнне аңлата. Назланып яшәсен дидем. Оныкларга гына түгел, нәселдәгеләргә исем кушканда да миңа мөрәҗәгать итәләр. Авылда минем яныма махсус килә торганнар иде. Казанда да мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Ә инде китапларым чыккач, миңа да, башкаларга да эш җиңеләйде. 

Нурлат районының атамасы турында: “Норлат булырга тиеш. Нурлы ат”тан чыкмаган ул. Атның нурын кем күргәне бар?"

Гомәр абый, бу әһәмиятле эшегезне дәвам итүчеләр бармы?      

-  Шәкертләрем шактый күп булды минем. Исемнәр җәһәтеннән аеруча Гөлшат Галиуллина уңышлы эшли. Бик җитди укучыларымның берсе булды. Тынгысыз һәм эзләнүчән галимә. Ономостика кеше исемнәрен генә түгел, башка атамаларны да колачлый бит.

 

-  Нурлатмы, Норлатмы? - дигән бәхәсләр шактый барды...

 - Норлат бер генә түгел, Яшел Үзән районында да Норлат бар. Куйбышев өлкәсе белән янәшәдә дә Норлат бар. Аларның халкы безнең Тау ягы Норлаттан күчеп урнашкан. Бер авылда туып үскәч, башка авылга нигез салып урнашсалар да, туган авылларының исемен кушканнар. Мәсәлән, Себердә мин Төмән өлкәсендә эшләдем. Анда Мулла Иле дигән авыл билгеле. Минем дә туган авылым Мулла иле! Муллагол дигән бабай булган. Бик галим, белдекле галим. Каюм Насыйри туганнарыннан берсе. Безнең нәсел Каюм Насыйрига барып тоташа. Без шаяртып әйтә торган идек: “Гаделкаюм Насыйри, ике тавык асырый. Берсен суя, берсен нәселгә куя” - дип. Бөтенесен суеп бетерсә, күкәй салырга тавык калмый. Әтәч күкәй салмый бит.

Норлат сүзендә “О” белән әйтелеш - бик борынгы форма. “Нурлы ат”тан чыкмаган ул. Атның нурын кем күргәне бар? Нурлы ат булмый. Ә Нурдәүләт дигән исем булган. Нурдәүләттән дә кыскарып, “Норлат” формасын алган. Нурдәүләт Казан ханлыгында вәкил булып эшчәнлек күрсәткән кешеләрнең берсе. Норлат булырга тиеш. Бозылган сүз бу. Ат монда “лошадь” мәгънәсендә түгел, ә исемне белдереп килә.

Айрат Арсланов кебек сөйләүчеләр калмады!

Тел мәсьәләсе көнүзәк проблемага әйләнде. Телче галимнең фикерен беләсе килә. 

- Бик куркыныч, болай барса, без бетәбез! Тел бетү милләт бетү дигән сүз инде ул. Милләтне билгели торган сыйфатларыннан берсе – тел. Берәүгә шигырь чыгарган идем.

Дан, дәрәҗә теләгәндә, чама белмәс көчле бар,

Туган телдә сөйли алмый торган телсез телче бар!

Кем икәнен әйтмим, ул - бик зур галим. Ләкин үз телендә сөйли алмый ул. Үзе академик кеше, әмма мин аңа “телсез телче” дип исем таптым. Мин - үтергеч, усал кеше. Кулым белән сугып түгел, кирәк булса, телем белән үтерәм... Хәзер Айрат Арслановлар кебек аһәңле итеп сөйли белүчеләр дә калмады бит. Чын татарча, матур итеп сөйләүче галим дә, артист та юктыр шикелле тоела.

"Безнең күке нәселе иде"

Сез Яшел Үзән районының Мулла Иле авылыннан. Туган авылыгызга еш кайтасызмы?

- Кайтам, авылымны бик яратам. Анда минем нәселем. Заманында 500 йорты бар иде. Хәзер кечерәеп бара инде. Безнең күке нәселе иде. Ерак бабабыз “күке” кушаматлы булган. Маһикамал әбием Казан артыннан, бабай “Зингер” машинасы белән кием тегеп йөргән. Аны тегүче Габдрахман дип йөрткәннәр. Бабай бигрәк тә хатын-кызга бишмәт теккән. Ул вакытта якалы пәлтәләр булмаган. Шулай йөргән чакта ул Маһикамал әбине очрата. 18 яшьтәге, чибәр булып формлашып беткән кыз була ул. Бабай каршына үлчәү алдырырга килеп баскан. Бабайның аңа бер күрүдә күзе төшкән. Бабай болай дип язып калдырган: “Каршыма Маһикамал килеп басты. Кулым, үлчәү салганда, мине тыңламый башлады. Муеннарына кулым тиеп китте, бармак очларым пешеп чыкты. Үз-үземә шунда сорау бирдем: “Габдрахман, син гашыйк булдың ахырысы?..” – дип. (Маһикамал - камил ай, тулы ай дигәнне аңлата.) Менә шулай иттереп әби дә гашыйк булып кала Габрахман бабаема. Бабай башка авылга китеп бара. Бер елдан кавышырга сүз куешалар.


Әлфиямсез дөнья ямьсез…

Бүгенге көндә ничек яшәп ятасыз соң, Гомәр абый?

 - Укучыларым белән сирәк очрашам. Тәхетемә утырам да телевизор карыйм. Балконга чыгып керәм, тирә-якны күзәтәм. Йортыбыз каршына 17 катлы өй салалар.

Байлар һаман хәрәкәттә,

Хәрәкәттә генә бәрәкәт тә.

 

Ялгыз башым, юк юлдашым.

Ашханәдәдер ашым.

Булса ашыйм, булмаса, бөдрә чәчле

Сезгә карап торган ап-ак чәчле башым кашыйм...

Хатыным Әлфия 2013 елның җәендә үлеп китте. Бик юксынам. Аны юксынып елап та, җырлап та алам... Без бер авылдан идек. Балалар бакчасыннан бирле бергә булдык. Укытучы иде ул, физика укытты. Бик тырыш, төгәл кеше иде, мәрхүмә. Әлфиясез мин зур казанышларга ирешмәгән дә булыр идем.

Әлфиясез миңа бу дөнья ямьсез, күңелсез

Әлфия тиешлесе юк бит, күрәмсез.

Минем хәлне беләмсез.

Күздә яшем, бармый эшем.

Ни өчен? Юкка Әлфиям...







Фикерләр








Мәдәният

Миңгәр Сабан туе: бер мәйданда биш концерт, уртасында бер көрәш

Җәй җитүгә һәр татар кешесенең иң көтеп алган вакыйгасы - Сабан туе. Бу милли бәйрәмебезнең нинди генә төрләре юк хәзер. Саба районы Миңгәр авылында республикадагы иң зур Сабан туйларының берсе уза. Быел Миңгәр Сабан туе кысаларында көрәш буенча Дөнья чемпионаты да үтте.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла