"Түгәрәк уен" + "Уйнагыз, гармуннар!" = "Татарның моңлы йөзе"

1 сентябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Гөлия ХӘСБИУЛЛИНА
Фото: Александр Эшкинин, Абдул Фархан, Гөлия Хәсбиуллина
28-30 август көннәрендә Казанда уникенче Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале узды. Әлеге чарага Россиянең 17 төбәгеннән 37 фольклор коллективы җыелды. Соңыннан ике бәйрәм бер сәхнәдә узды. Бәйрәмгә бирелгән иң зур бәя - "Татарның моңлы йөзе" булды.
Фестивальдә Ульяновск, Төмән, Перьм, Самара, Омск, Түбән Новгород, Чиләбе, Оренбург, Киров, Пенза, Волгоград өлкәләреннән Марий Эл, Кырым, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия һәм Татарстаннан татар фольклор коллективлары катнашты. 
 
 

“Түгәрәк уен” фестивале 28 август "Крылья Советов" паркында ачылды. Паркта ял итүчеләр бик теләп фольклор коллективларның кичке уеннарына кушылды. 
 


Уеннарны инде күптәннән “Түгәрәк уен” белән таныш булган Илмир Ямалов алып барды. 

- Элек “Сорнай”, хәзер “Риваять” ансамбле белән чыгышлар ясарга киләбез, ләкин без, профессионал коллектив буларак, катнашучы була алмыйбыз. Түгәрәк уен фестивален беренче елны гына калдырдым. 2009 елда беренче тапкыр Төмәндә булдым, ул вакытта без “Сорнай” ансамбле белән чыгыш ясарга килгән идек, ләкин кичке форматны ул вакытта әле оештыручылар үзләре дә аңлап бетермәгән иде. Беренчесендә яшьләргә хас булган этно-дискотека кебегрәк ясый башлаган идек, икенче көнне тере тавышка гармунга уйнарга кирәк икәнен аңладык. Кичке уеннар менә шундый яңа форматка әверелде. Менә хәзер дә әзер яздырылган бию көйләрен куймыйча, гармун көйләренә бөтенесе бии. Монда кызыгы шул, гармунчылар үзләре төрле төбәкләргә хас көйләрен уйный, ә без биибез, - дип аңлатты Илмир Ямалаов.

- Менә шул форматтагы чарада ничектер үзем катнашучы һәм оештыручыга әверелдем. Мондый штат гомумән юк, бу яртылаш аниматор, яртылаш катнашучы, яртылаш үзләренең туганнары кебек кабул итәләр мине, менә шундый күренеш, – диде ул, үзенең әлеге чарада кем буларак катнашканын аңлатып.

Чыннан да, төрле төбәкләрдән җыелган катнашучылар бик якын иттеләр үзен. Кичке уен тәмамланганнан соң “Молодец, чын талант, моны мин тамашачы буларак әйтәм”, -дип узып китте бәйрәм караучыларның берсе. 
 


Унбер ел “Түгәрәк уен”да булган Илмир Ямалов коллективларның профессионал яктан үзгәрүен әйтте. 

- Беренче елларны бар иде шундый коллективлар - төбәкләрдән кемне тапканнар, шуларны алып килгәннәр, арасында татарча бер-ике җыр белгән урыслар да бар иде. Шул ук “Туган тел”, без белгән “Ай, дубыр-дубая, репертуарда ике-өч җыр була иде. Ә хәзер һәрбер коллективның үзләренең төбәгендә булган фольклор материалны табып, каезлап чыгарып, шуны сәхнәләштереп кире кайтаруы гадәткә кертелде. Һәрбер төбәк үзенең материалы белән эшли башлады. 

Монда шундый кысалар бар, мәсәлән, Пермь татарлары Самара мишәрләренең такмакларын күрсәтә алмый, чөнки аларга башка төрле үзенчәлек хас. Мәсәлән, вакка басу чыккан иде ярмәкләрдән (Иске Ярмәк – Самара өлкәсендәге авыл), алар аны дистәләгән еллар буе бииләр. Кемнәрдер шушы вакка басуның эталонын табып искә төшерә. “Минем дә әби менә мондый вакка басуны бии иде, ләкин бездә ул башка төрле иде”, – диләр. Димәк, конкурста төп максат – һәрбер төбәк үзенекен күрсәтергә тиеш һәм шул вакытта ниндидер без татарларны берләштергән әйберне дә күрсәтергә кирәк, – диде ул.

Шулкадәр күп коллективлар арасында чыгышлар кабатланмый калмыйдыр дигәнгә, “Кабатланулар әлбәттә була, коллективлар алдан үзара нәрсә әзерләгәннәрен карамыйлар, белмиләр. Берсе күрсәтә “Йөзек салыш”ны, икенче коллектив та шуны ук күрсәтә, өченчесе дә, ләкин анда да алар арасында аерма бар. Мәсәлән, җәза биргәндә берсе чыгып басып чабата биюен бии – бу оригиналь, аны үзен номер буларак чыгарырга була”, – диде “Риваять” этно-төркеме катнашучысы Илмир Ямалаов.

“Түгәрәк уен” фестивалендә унике ел рәттән катнашучылар бар 

Марий Элның Бәрәңге районыннан килгән “Сүнмәс йөрәкләр” фольклор коллективы “Түгәрәк уен”да беренче тапкыр. “Коллективыбыз өч ел эшли, “Мари Элда уздырылган бер генә фестивальне дә калдырмыйбыз”, – диделәр алар. 
 


Ә Мордовиядән килгән “Дуслык” татар фольклор ансамбле “Түгәрәк уен”да 12 ел рәттән катнаша. 

- Ел саен, 2008 елдан бирле киләбез. Саранск шәһәрендә миңа Ш. Бикмаев исемендәге Республика татар китапханәсен ачарга насыйп булды. Менә шунда мин ансамбль оештырдым. Ансамбль белән без уникенче ел йөрибез инде, Кырымда да булдык. Без борынгы әти-әниләребез, әби-бабаларыбыздан калган җырларыбызны җырлыйбыз. Күбебез сугыш еллары балалары, шуңа күрә инде без аны бүгенге яшь буынга тапшырырга тырышабыз. 

Мордовиядә егерме биш районның унҗидесендә татарларыбыз сибелгән, илле сигез татар авылыбыз бар. Шул авыллардан мин бөтен җырларны, бәетләрне җыйдым, аларны Г. Ибраһимов исемендәге Казан шәһәрендәге институтка тапшырдык, менә инде быел безнең китабыбыз чыкты. Мин 60 ел мәдәният хезмәтендә. Коллектив белән беренче урыннарны алабыз, Ульяновскида да беренче урынны алдык, Кырымда да. Россиядә күпме регион, безнең җырларыбызны беркемнең дә җырлаганы юк. Без шатланабыз да, бу җырларны тапшырабыз үзгә регионнарга, алар язып алалар, - диде “Түгәрәк уен” фестиваленең ветераны Рәшидә Ипкаева.

Катнашучылар арасында яшьләр дә күренгәләде. 



Перьм өлкәсе Октябрьск районы Атнагуҗа авылының “Чишмә” җыр һәм бию халык ансамблендә 14-15 яшьлек кызлар очрады. “Үзебез теләп килдек коллективка, безгә бик ошый”, – дип матур итеп татарча әйттеләр. “Өйдә татарча сөйләшәбез”, – диләр. Россиянең башка төбәкләрендә дә татар телен саклауда һәм үстерүдә тырышлык куялар. “Безнең Октябрьск, әлбәттә, рус районы, без җырлап татар теле белән конкурсларда катнашырга тырышабыз. Мин үзем мәктәптә укытам, хәзер инде быел икенче авылдан рус балаларын китереп куштылар, без барыбер татарчаны бетермәскә тырышабыз, татар теле атнага ике сәгать укытыла”, – диде Перьм өлкәсеннән килгән катнашучы. 
 


Кырымнан килгән “Илһам” халык биюләре ансамбле тулысынча яшьләрдән тора иде. Өлкән төркемнең урта яше – 15, ә кеченеке – 10-11. “Түгәрәк уен” фестивалендә әлеге коллектив инде дүртенче тапкыр катнаша икән, Казанда әле беренче тапкыр. “Казанны бик ошаттык”, – диделәр. 
 


“Түгәрәк уен” фестивале 29 август Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә дәвам итте. Анда коллективларның чыгышларын жюри бәяләде.

  • Жюри составы: Татарстанның халык артисткасы Раилә Гарипова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллин, Мәскәүдән “Соприкосновение” иҗат остаханәсе җитәкчесе Наилә Җиһаншина, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы мөдире Лилия Сәрвәрова, хореограф-куючы Лилия Яфарова һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дәүләт Умеров. 
 


Әлеге фестиваль турында жюри әгъзалары фикерләре.

Риф Гатауллин: “Түгәрәк уенда булганым юк, чөнки минем юнәлешем башка, ләкин мин гомер буе фольклорга сокланып яшим. Әгәр дә без татар халкының элекке традицияләрен кайтарсак, үзебезнең фольклорыбызны тирәнрәк казысак, без тагын да бәхетлерәк халык булырбыз. 

Этнослар күп бит безнең татарларда, Төмәндә - себер татарлары, мишәрләр, Әстерхан татарлары, Казан татарлары, Башкортстанда типтәрләр, безнең сәнгатебезне бер йодрыкка тупласак, татар халкын ничек зур итеп күрсәтергә була. Шуңа күрә безнең фольклор бәйрәмебез кирәк, чөнкитатар музыкабыз хәзер шулкадәр сүрелде, эстрадада беркемгә кирәкмәгән, менә шундый безнең татарга да охшамаган, шул ук вакытта руска якын җырлар күп. Европага якынайтабыз дигән процесс бара “Үзгәреш җиле”ндә дә. Хәтта мин үземнең үзгәргән җырларымны да күрәм анда. Алар халык музыкасы кебек җырланган иде, ә хәзер ниндидер... Миңа үзебезчә кирәк, ничек халык аны китергән. Хәзерге җырларны җырласыннар, ә элек башкарылган җырларны үзләренең традициясен кайтарып җырларга кирәк.

Мин элек безнең фольклор керәшен татарларында гына сакланган дип уйлый идем, ләкин карыйм - менә Төмән татарлары бар, аларда ул ничектер “цементированный” формада, бәлки цивилизациядән бераз ераграк булгангадыр. Студент вакытларда безгә борынгы китаплардагы мөнәҗәтләр, бәетләр рөхсәт ителми иде, ә мин аларны язып ала идем. Хәзер алар кайтты, шедевр буларак, тулы китап чыгарырлык, анда ритм да башка төрле, ул башка”, – диде татар фольклорының хәзерге халәте турында Риф Гатауллин.

Геннадий Макаров: “Татар фольклоры бөтен дөньядагы шикелле. Буыннар үзгәрә тора, фольклорны югалтасы килми бер халыкның да. Шуңа күрә, без булганын сакларга һәм тапканнарны реконструкцияләргә тырышабыз, чөнки ул халыкка кирәк. Әле эшлисе эшләр күп, мәсәлән, безнең күп кенә жанрларны әле яңартасы бар. Шунысы сөенечле, безнең элеккеге язмаларыбыз бар. Аның өчен безгә югары компетенцияле җитәкчеләр әзерләү кирәк. Әгәр дә укытучылар булса, фольклор ансамбльләренең белемле җитәкчеләре булса, без бу эшне башкарып чыгарбыз. Ә әгәр дә безнең белгечләрне әзерләү дә элеккечә булса, без бернәрсә эшли алмыйбыз, энтузиазм белән генә фольклорны күтәреп булмый. Димәк, бу дәүләт алдында торган бик зур проблема һәм аны, әлбәттә, югары дәрәҗәдә уйлашып хәл итәргә кирәктер дип уйлыйм.

Мин фестивальнең иң беренчесеннән башлап жюрида катнашам. Башта беренче елларда ул эйфория шикелле булды, аннары без бераз, русча әйтсәк, "буксовать" итә башладык. Елдан ел бер үк көйләр, композицияләр, үсеш бик сизелми. Хәзер инде куркынычы шул - булганын югалтмаска. Проблема шул ук кала, җитәкчеләрне тәрбияләргә кирәк, аннары инде фестивальләр дә, халык ансамбльләре дә яңа дәрәҗәгә күтәрелер. 

Әйтик, озын көй җырлаучылар бармак белән санарлык, чөнки аны без вузларда өйрәтмибез, җитәкчеләребез белми, белмәгән әйберне ул ничек өйрәтсен инде. Шулай ук, бәет, мөнәҗәтләрне я романс кебек, я авыл көе итеп җырлыйлар, аның асылын өйрәтүне булдыра алмыйлар. Шул ук вакытта ихлас теләк, күңел белән аны белергә тырышалар. Димәк, безнең бу сәнгать буенча җитәкчеләребез үзләре аны матур итеп көйли белергә тиеш. Шуңа күрә кадрларны әзерли торган урыннарда укыту планын яңартырга, үзгәртергә, яңа таләпләргә җавап бирерлек итеп төзергә кирәк”, – дип татар халык фольклорына кагылышлы проблемалар турында сөйләде Геннадий Макаров.

Алга таба эшләргә юнәлеш, таләпләр һәм татар халкының үзенчәлекле фольклорын саклап калырга, үстерүгә теләк белдергән кешеләр, “Түгәрәк уен” фестивалендә катнашырга омтылып торучылар булганда әлеге чараның матур киләчәге булыр дигән ышаныч туа.

Ә быелгысына килгәндә, жюри барлык чыгышларны бәяләгәннән соң, коллективлар яулап алган урыннар билгеле булды.

Иң яхшы фольклор этнографик коллектив:

3 урын – Киров өлкәсеннән “Сүнмәс дәрт” ансамбле, Перьм өлкәсеннән “Чишмә” татар халык җыр һәм бию ансамбле, Түбән Новгород өлкәсеннән “Сәрбиназ” коллективы;
2 урын – Самара өлкәсеннән “Ак каен” татар халык фольклор ансамбле, Оренбург өлкәсеннән “Сандугач” татар халык фольклор ансамбле, Төмән өлкәсеннән “Тамаша” фольклор этнографик ансамбле;
1 урын – Чиләбе өлкәсеннән “Ләйсән” татар фольклор ансамбле, Төмән өлкәсеннән “Саз” фольклор этнографик төркеме.

Иң яхшы бәет һәм мөнәҗәт көйләүче:

3 урын – Пенза өлкәсеннән “Былбылым” татар фольклор ансамбле,
2 урын – Волгоград өлкәсеннән “Шатлык” вокаль коллективы;
1 урын – Мордовия Республикасыннан Наилә Байбекова.

Традицион музыкаль инструментларда иң яхшы уйнаучылар коллективы:

3 урын – Башкортстан Республикасыннан “Рухият” инструменталь ансамбле;
2 урын – Башкортстан Республикасыннан “Хәзинә” халык тальянчылар ансамбле;
1 урын – Татарстан Республикасыннан “Орчык” гөсләчеләр вокаль-инструменталь ансамбле. 
 


Традицион музыкаль инструментларда иң яхшы башкаручы:

3 урын – Киров өлкәсеннән Илназ Мөбәрәкшин;
2 урын – Перьм өлкәсеннән Фәниз Әкърәмов;
1 урын – Башкортстан Республикасыннан Рушания Зарипова.

Иң яхшы вокал коллективы:

3 урын – Ульяновск өлкәсеннән “Ак әбиләр” фольклор ансамбле; Удмуртия Республикасыннан “Чулпан” татар җыры вокаль ансамбле;
2 урын – Төмән өлкәсеннән “Саз” фольклор этнографик төркеме, Киров өлкәсеннән “Кояш” татар җыры халык ансамбле;
1 урын – Мордовия Республикасыннан “Дуслык” фольклор ансамбле. 
 


Иң яхшы вокалист: 
 
3 урын – Киров өлкәсеннән Сәвия Әхтәмова;
2 урын – Башкортстан РеспубликасыннанмӘлмир Вәлиев;
1 урын – Башкортстан Республикасыннан Лилия Гаязова.
Гран-при – Кырым Республикасыннан “Илһам” халык биюләре ансамбле. 
 


Сайлап алынган чыгышлар 30 август Гала-концертта сәхнәләштерелде. Әлеге концертны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршысында “Уйнагыз, гармуннар!” һәм “Түгәрәк уен” фестивальләре берләшеп уздырды. Кичке концерт алдыннан быел беренче тапкыр Татарстанның йөз еллыгына һәм "Шәһәр көне"нә багышланган "Уйнагыз, гармуннар" флэшмобы үткәрелде. Флэшмобта меңгә якын гармунчы катнашты, алар Казан үзәге буйлап гармун көйләре сузып уздылар. Утыз дүртенче "Уйнагыз, гармуннар" фестивале менә шулай башланды. 

 
 
 
Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале белән берләшү нәтиҗәсендә, “Уйнагыз, гармуннар!”да быел Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә килгән катнашучылар булды. 
 


“Түгәрәк уен” фестивале катнашучылары Башкортстан Республикасы Дүртөйле районыннан “Хәзинә” халык тальянчылар ансамбле шундыйлардан иде. Алар татар халкы символы тальян һәм башкортларның курае турында үз фикерләрен белдерде. 



“Башкортстанда символ буларак курай санала, ә тальян – татарлар символы. Килешәбез. Без Башкортстанда яшибез, тик бездә, татарларда ата-бабалардан килгән инструмент тальян булган. Башкортлар курайны күбрәк өскә күтәрә алды, ә без тальянны - юк. Әйе, килешәм, без монда калышабыз. Я бездә балалар белән эшләү җитеп-җитми, я аларның теләге юк. Моны төзәтергә кирәк. Хәзер бит яшьләр күбрәк баянда уйный. Мин уйлыйм нигезне тальянда уйнап алырга кирәк, чөнки тальянда уйнавы баянга караганда җиңелрәк. Баян бит инде ул классика. Тальян күп, ләкин анда уйнаучы юк. Уйнаучылар үлеп китә, гармуннарын туганнары төсе буларак шкафта саклый”, – диде “Хәзинә” ансамбленең җитәкчесе Венер Шәрәфетдинов. 
 


Чыннан да, “Уйнагыз, гармуннар!”да катнашучыларның күбесе урта буын яки өлкән яшьтәге кешеләр иде, тик арада балалар дә очрады, Норлаттан 10 һәм 12 яшьлек малайлар да хромка гармунын тотып килгәннәр, әлегә тальянда уйный белмибез диделәр. Гармун уйнарга яратабыз, тик бу чарада бик тавышлы диештеләр алар.Меңгә якын гармунчы җыелган җирдә тавышсыз булмый калмас шул. Һәр почмактан гармун моңы агылды, узып баручылар кушылып җырлады да, биеде дә.

Кемдер утыз дүртенче ел уздырылган “Уйнагыз, гармуннар!” фестиваленә күп еллар килә, мәсәлән, Кама Тамагыннан килүче баянчы инде рәттән унынчы ел килүен әйтте. “Ел да бу бәйрәмгә бик шатланып киләбез, үзебезнең таныш баянчылар белән, гармунчылар белән даими очрашабыз. Бу инде безнең өчен бик тә көтеп алынган бәйрәм. Без Кама Тамагыннан монда ун баянчы килдек. Безнең Кама Тамагында баянчылар, гомумән гармунчылар бик күп, чөнки биредә атаклы баянчы Рәис Сафиуллин туган”, – диде ул.

Ә менә Татарстанның һәм Башкортстаның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов “Уйнагыз, гармуннар!”да беренче тапкыр катнашты. “Бу инде зур бәхет, бу Татарстанның моңлы йөзе дип әйтер идем мин. Әле, Аллага шөкер, моң бетмәгән. Шушы милли моңнардан Ходай Тәгалә аермасын безне. Шуны балаларга тапшырырга омтылырга кирәк, менә шуның өчен җыелганбыздыр да без. Башка елны телевизордан карап, “Эх, бер барасы бар иде”, – дия идем, быел чакырдылар”, – диде Фән Вәлиәхмәтов.

Яше дә, карты да, ирләр дә, хатын-кызлар да гармун көе суза. Хатын-кызлардан, Буадан килгән өч ханым белән аралаштым, алар бу бәйрәмгә бишенче тапкыр килгәннәр. “Гармунда яшьтән уйныйбыз. Безнең якта гармунчылар бик күп, авылыбызда, урамыбызда егетләр бөтенесе диярлек гармунчы иде. Менә шул егетләргә карап бик тә өйрәнәсе килде. Алтынчы класста гармун уйный башладым”, - диде гармунчы Нурдания Низамова. “Ә минем алты яшемнән өйрәнгән һөнәрем”, - диде Талия ханым.

“Түгәрәк уен”да да, “Уйнагыз, гармуннар!”да да гармун белән, татар фольклоры белән кызыксынган яшьләр әз диелде. Шуны исәптә тотып, быел беренче тапкыр балаларга тальян гармуннар бүләк иттеләр. “Быел президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без беренче тапкыр бу проектны башлап җибәрәбез”, - диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова. Балаларны Гала-концерт вакытында тантаналы рәвештә мәдәният министры, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров һәм тальян ясаучы Айрат Харисов бүләкләде. Ирада Әюпова әлеге бүләкнең яшь башкаручыларга бирелүен аңлатып: “Халкыбыз иҗатының киләчәге булырга тиеш”, - диде. 
 
 
 
Шунысын әйтергә кирәк, әлеге бәйрәм халык күңеленә хуш килде. Татар халык көйләренә әби-бабайлар да,кечкенә балалар да биеде. 75 яшьлек Мәрисә әби тирә-яктагыларны да үзенә кушылып биергә чакырды. Әби-бабайлар гына түгел, яшьләр дә Киров өлкәсеннән “Кояш” фольклор ансамбленә кушылып “Ай, дубыр-дубая”ны җырлады. Сәхнәдә чыгыш ясаган фольклор ансамбльләренә кушылып биюче кызлар “Уйнагыз, гармуннар!” фестивален карарга дип өченче ел рәттән килүләрен әйттеләр. Димәк, олылар гына түгел, яшьләр дә әлеге бәйрәмгә яратып килә. Тора-бара бу концерт мили бәйрәмебез Сабантуйга охшап калды, халык гармун көйләренә, сәхнәдәге башкаручыларга кушылып җырлады да, биеде дә. Менә шулай итеп, быелгы “Түгәрәк уен” һәм “Уйнагыз, гармуннар!” фестивальләре төгәлләнде дә.  

  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла