Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрь Зиннур Мансуров: “Танылган булганчы, профессионал булу әйбәтрәк”

“Зиннур Мансуровның шигырьләре кычкырып тормый. Ул мәйданга чыгып: “Яшәсен милләт! Безгә азатлык кирәк”, - диюгә тәңгәл шигырьләр түгел. Ул андыйларны бик теләсә дә, яза алмас иде. Әмма Зиннур сабыр гына итеп, фикерне үткәреп әйтә белә”, - дигән шагыйрь Зөлфәт Зиннур Мансуров турында. Әйе, Зиннур Мансуров үзе хакында кычкырып, митингларда чыгыш ясаучы трибун түгел. Ул үз сүзен шигырь аркылы әйтеп бирә.

news_top_970_100
Шагыйрь Зиннур Мансуров: “Танылган булганчы, профессионал булу әйбәтрәк”

Фидакяр хезмәт өчен!

“Шигърият сөючеләр, бүгенге ыгы-зыгылы мәшәкатьле заманда, рухи кыйммәтләрнең бәясе үзгәргән болгавыр чорда минем иҗат кичәмә җыелуыгыз өчен сезгә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм! Безнең халык элек-электән шигырьгә тартылган. Ул үзенең яшәү рәвешен шигърияткә әвелдергән. Әйдәгез бүгенге мәһабәт театрда ( иҗат кичәсе Тинчурин театрында бара – автор) күңел түрендә йөргән уйларыбызны бергәләп уртаклашыйк, шигъриятне чын бәйрәмгә әверелдерик. Татар шигырен лаеклы рәвештә иң югары ноктага күтәрик”, - диде Г. Тукай премиясе лауреаты шагыйрь Зиннур Мансуров.

Кунаклар арасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та бар иде. “Хөрмәтле укучылар, тамашачылар, хөрмәтле Зиннур туганыбыз! Дөньяда, дөресен генә әйткәндә, әүлия күргән кеше юктыр. Менә бүген сез әүлияне күрәсез. Чынлап та, татар әдәбиятының бүгенге әүлиясе дип мин сезне атар идем! Әмирхан Еникилар каны ага торган, шуларның культурасы (Данил Салихов нәкъ шулай диде – автор) сеңгән. Армый-талмый, сабырлык, акыл, зиһен белән әдәбиятка үзегезнең исемегезне язган шәхес сез! “Тукай кодексы”н язып кына да сез үзегезнең исемегезне меңьеллык татар әдәбиятының киштәсенә куйдыгыз. 

Шунысын әйтим: һәрвакытта да синең киңәшеңне тотып яшьләр атлый. Мин, фәкыйрегез дә шундыйларның берсе. Монда утырган тамашачыларга шуны әйтәсем килә: бүген биредә  элек тамадасыз үткәрелгән туйларда, туган көннәрдә булган халкыбыз утыра. Зиннур белән һәр бәйрәмнәрне бергә үткәрә идек. Ни өчен, дисезме?! Без җыр сүзләрен белмәсәк, “Җырлыйк әле” китабын кулга ала идек. Яшел төсле китапны хәтерлисезме? Анда татар халкының бөтен җырлары да бар иде. Аның төзүчесе – безнең Зиннур абыебыз. Зиннурның шигърияте тирән, психологик, шул ук вакытта туган җиргә булган мәхәббәткә уралган. Татар укучысына тирән тарихи уйлана торган кыйммәтле шигырьләре белән ул татар йөрәгенә керде. Аның радиода эшләгән чагы да, Татарстан Язучылар берлегендә рәис урынбасары булган чагы да булды. “Мәдәни җомга” газетасында егерме ел баш мөхәррир булып эшләде. Рәхмәт, сезгә, сезнең иҗатыгыз, акылыгыз, милләтебезгә хезмәтегез өчен! Без, язучылар, һәммәбез дә синең белән горурланып яшибез!” – диде Данил Салихов.

Зиннур Мансуров фидакяр хезмәте өчен дип аталган медаль белән бүләкләнде. Кайнар котлыйбыз!

Ана, Ватан, телне Аллаһ биргәндер

Иҗат кичәсе салмак кына барды. Өстәвенә быел Зиннур абыйның олуг юбилее да. Аңа җитмеш! Зиннур Мансуровка шагыйрь Зөлфәт биргән бәяләмәне экраннан күрсәттеләр. Күп еллар элек үк Зөлфәт Зиннур Мансуровның "кычкырып тормаган" шигырьләр язуын әйткән. Кичәдә шул шигырьләр яңгырады. Ә бер шигырь – ул үзе бер аерым язмыш кебек. Дөрестән дә, юбилярыбыз, ватанпәрвәрлеген митинглардагы чыгышларында расламый. Ләкин бу бер дә аның татар милләте, татар теле язмышы турында кайгырмавы турында сөйләми.

Зиннур Мансуров тумышы белән Мамадыш районы Түбән Ушма авылыннан. Гади авыл егете. Зиннур абыйның шигырьләрендә туган якка мәхәббәт эчкерсез һәм чиста. "Чишмәләр чылтыравы” шигырендә шагыйрь туган ягын чишмәләр иле белән тиң күрә. “Җырлыйлар, ургыйлар чишмәләр, җиремнең сусаган чагы юк”, - дип яза шагыйрь.

Мәхәббәт темасына шигырьләре хакында язасым килми. Минемчә, һәр шагыйрьнең мәхәббәт турындагы шигырьләре үзара охшаш. Шул ук хисләр һәм сүзләр. 

Милләт һәм тел темасына тукталыйк.

“Милләт телен сайлау ирке була алмый,
Сине варис санар өммәт бердәнбер.
Саташмагыз, карышмагыз, кизәнмәгез:
Ана, ватан, телне Аллаһ биргәндер”, - ди шагыйрь.

Еламый мөмкин түгел...

Иҗат кичәсендә Зиннур абыйның шигырьләре яңгырады. Күңелемә иң каты бәрелгәне, уйларга һәм еларга мәҗбүр иткәне – “Ике егълау” поэмасы. Тарихи поэма дип әйтсәк дөрес булыр, ләкин, минемчә, шагыйрьнең максаты бер дә тарих сөйләүдә түгел. 

Сөембикә һәм Ярославна – төп лирик геройлар. Әйе, берсе үзебезнең татар кызы Сөембикә, икенчесе рус кызы “Ярыслауна”. Аларны егълаулары берләштерә.

“Аһ-зарларны бергә очраштырды—
әллә дөрестән дә Җир тармы?!
Миңа тиңдәш булып егълар өчен,
Ярыслауна, яшең җитәрме?”, - ди Сөембикә Ярославнага.

Сөембикәнең улын Үтәмешгәрәйне көчләп чукындыралар. Сөембикә үзе елый, аңа ияреп, ханбикәсен кызганып, Казан елый. Әлеге поэмаданы тыңлаганда зал тып-тын калды... Театр залларында мондый күренешне күптән күргәнем юк иде. Поэманы тыңлаганда күпләрнең күзләренә яшь тулды. Еламаслык та түгел. “Ятимәңне алдыр ятагыңа, җаннарыбыз игез кош булсын. Ничә алтын анда ишек бавы – үткәр мине гүрең түренә!” – ди Сөембикә. Әлеге сүзләрне ул яратканы Сафа Гәрәйгә әйтә. Әлеге картина күз алдыма килеп басты: Сөембикәнең баласын тартып алдылар, ул ялгыз. Чарасызлыктан гүр иясе булган сөеклесе белән аралаша. Зал да шуны күз алдына китерде... Мин дә күз яшьләремне тыя алмадым.

Сөембикәне Мәскәүгә озатканда ул: “Аллаһыга ярсып әләклимме, кемгә шикаятьләр языйм соң, — килен булып төшкән ятим илдән «Талак!» әйтеп куса язмышың?!”.

Үзем дә сизмәстән бары тик Сөембикә турында гына язам. Чөнки ул якынрак. Минемчә, Зиннур абый үзе дә Сөембикәне күбрәк кызганадыр. Әмма Ярославнага да шагыйрь үз сүзен әйтергә мөмкинлек бирә: “Тирәнәя хәсрәт дәрьялары, буаларын тырнап ачсаң да”, - ди. Ул да елый, Сөембикәдән ким еламый. Аның ире Кенәз Игорь әсирлектә.

Поэманы тыңлаганда шуны аңладым: аларның икесенең дә елавы табигый, гадәти хәл. Элек тә, бүген дә хатын-кыз мондый хәлгә тап булса, елар иде, дип уйлыйм.

Ике милләт кызын аралаштырганы өчен шагыйрьгә рәхмәт. Елатканың өчен, күңелләрне айкаганың өчен рәхмәт, Зиннур абый. Мондый әсәрләр күбрәк булса, татар балалары барысы да тарихны яттан белерләр иде, билләһи. Тарихны бит: “Менә шулай булды да, менә болай булды”, - дип сөйләргә була. Ә Зиннур абыйның каләме шултиклем югары, аның сүзләре күңел түренә кадала да кире чыкмый...

Әйтче, шагыйрь, ничек шулай язып була ул, ә?! Сөембикәнең дә, Ярославнаның да кем икәнен белмәгән тамашачының да, битараф булуның иң ахыргы ноктасында булган кешенең дә күзендә яшь мөлдерәр иде кебек. Кызганыч, бик кызганыч... “Ике бикәч көн-төн егълый ике ярда, яраларга тамып тора күз яше...” - дип яза Зиннур абый. Шушы поэманы укысагыз, сез дә бераз сыкрап куярсыз дип уйлыйм. Укыгызчы!

Әмма сезгә укырга киңәш итсәм дә: “Кайдан укырга соң?” - дип соравыгызга төгәл җавап бирә алмам. Интернетта поэманың берничә өлеше генә бар. Зиннур абыйның китаплары да сатыла, әлбәттә, ләкин бүген китап алучылар әллә ни күп түгел шул...

Зиннур Мансуров: "Татар шигърияте тирән тамырлы һәм көчле!"

Мин Зиннур абый белән әңгәмә корып, аның ни өчен ялкынлы трибун булмавын сорадым.

Зиннур абый, татар теле язмышы, милләтебез турында шигырьләрегез күп. Ни өчен митингларга чыгып кычкырып укымыйсыз?

- Беләсезме, халыкка җиткерәсе килгән сүзләрне төрле чаралар белән белдереп була. Әйтик, урамда митинглар үткәрелә. Һәм алар бик кирәк тә! Урамнарда да теләк-фикерләрен белдерәләр. Әмма ләкин сиңа каләм бирелгән икән, син иң беренче чиратта каләм белән язып күрсәт, күңел түрендә йөргән уйларыңны үзеңнең милләттәшләреңә ак кәгазьгә язып белдер. Әлбәттә, минем дә яшьрәк вакытта урамда оештырылган митингларда катнашканым да, сәхнәгә менеп шигырьдә укыганым да булды. Еллар үткән саен, күбрәк үземнең уй-фикерләремне укучыга, кәгазьгә төшереп, газета-журналлар аша җиткерү юлын сайладым. Минемчә, шушы юл үтемлерәк. Ораторларга да, халык алдында сүз әйтүчеләрне дә инкяр итмим. Алар һәммәсе дә кирәк.

Сез ике дистә ел “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире булдыгыз. Нишләп татар газетасы укылмый, Зиннур абый?

- Бу күренеш заманның үзгәрүе белән бәйле.Әйтик, ноутбуклар, телефоннар популярлаша. Берничә буын әлеге чаралар ярдәмендә үзләренең зиһеннәрен баета, бөтен дөнья буйлап мәгълүмат җыя. Бу – заман белән бергә бару һәм аннан баш тартырга ярамый. Бүгенге көн белән бергә атламыйча, киләчәккә таба барып булмый. Сез: “Газетаны азрак укыйлар”, - дисез. Чагыштырмача, бу, әлбәттә, шулай. Әмма ләкин без, язучылар, төрле төбәкләргә, районнарга барабыз. Иң беренче эш итеп шушы төбәкләрдә булган китапханәләргә керәбез. Китапханәчеләр: “Халык китап, матбугат укый”, - ди. Алар аны бер авыздан әйтә. Мәдәният министрлыгы байтак еллар дәвамында “Ел китабы” дигән бәйге үткәреп килә. Менә бу конкурс та халыкның китап укуын күрсәтә.

Китап белән газета бер-берсеннән аерыла түгелме?..

- Әйе, башкарак темага кереп киттем. Менә Берлинда, Австрия башкаласы Венада, Польшада, Варшавада булып кайттым. Андагы халыкларны күзәттем. Көнбатыш безгә караганда бер утыз елга алдарак яши. Телефоннарда, компьютерларда алардан безгә килде. Ә хәзер аларда халык газета укып йөри. Тормыш бит, сеңлем, спираль буенча бара. Ул әйләнә. Бер бик күп очракларда искегә әйләнеп кайтабыз. Минемчә, газета әле укылачак. Мин моңа ышанам. Кәгазь, китап, газета кире әйләнеп кайтачак. Электрон китап, газета уку – ул бер әйбер, ә менә кулыңа тотып берәр нәрсә уку, гомумән, башкача. Кәгазьнең исе бар! Хәтта кулга кәгазь тотып укыганда, йоклап китү дә табигый халәт. Китап, кәгазь укыганда җан тынычлана!

Шагыйрьләр, язучылар үз фикерләрен язып җиткерергә тиешме, әллә инде иҗтимагый эштә актив булу да кирәкме?

- Шагыйрьләр милләтебезнең гыйбрәтле язмышы турында һәр вакыт язганнар, чыгышлар ясаганнар. Һәрбер каләм әһеле үзенең иҗатыннан тыш милләт турында кайгыртырга тиеш. Алга барган саен, татар халкы алдында хәл ителәсе көн үзәк проблемаларыбыз арта гына бара. Минемчә, әлеге проблемаларны язучылар күтәрергә тиеш, чөнки язучының сүзе үтемле һәм халыкка бик тиз барып җитә. Элек тә бит татар язучылары үз милләтләре хакында кайгырткан.

Сез үзегезнең иҗат кичәгезне, юбилеегызны халык белән бергә үткәрәсез. Ә әле күптән түгел Татарстан Язучылар берлеге үзенең 85 яшьлеген билгеләп үтте. Бәйрәм корпоратив кебек кенә булды, ягъни гади укучы әлеге бәйрәм дә булмады. Бу хакта ни диярсез?

- Татарстан Язучылар берлегенең юбиле каләм әһелләренең үзләренең генә бәйрәмедер бәлки, шуңа күрә анда халык булмады. Ә минем иҗат кичәсенә килгәндә, күптәннән хыялым бар иде. Бу кичәмне юбилей кичәсе дип санамыйм. “Юбилей” сүзен минем рөхсәттән башка керткәннәр. Мин, чын шигъриятне күз алдыма китереп, иҗат кичәсе оештырдым. Халык җыеп, татар шигъриятенең дәрәҗәсен күрсәтергә тырыштым.

Татар шигъриятенең дәрәҗәсе нинди соң бүген?

- Татар шигърияте тирән тамырлы һәм көчле! Әгәр дә мин милли шигъриятебезнең бер ягы булса да чагылса, мин бик шат.

Сез популяр шагыйрьме, Зиннур абый?

- Дөресен әйткәндә, мин “популяр” дигән сүзне яратмыйм. Танылган булганчы, профессионал булу әйбәтрәк. Шагыйрьләр бик күп, барысы да яза. Бөтен сәнгать төрендә дә профессионал булырга кирәк. Бары тик шул очракта гына безнең милли сәнгатебезне югары ноктага күтәреп була. Гомумән, ул профессионал булу әдәбият, сәнгать әһелләренә генә кагылмый. Ул тормышта да бик кирәк. Әйтик, икътисадта да, сәнәгатьтә дә кирәк. Әгәр дә кеше һөнәр үзләштерә икән, каядыр заводта эшли икән, ул үзенең хезмәтен профессионал дәрәҗәдә башкарырга тиеш. Дөньяны бары тик профессионаллар тота.

Сез халыкка бик кирәк!

Зиннур Мансуров турында сорашкач, күпләр аның шигырьләре белән таныш булмауларын әйттеләр. Әйе, шулай. Мин дә, яшерен-батырын түгел, Зиннур абыйның шигъриятен белә идем дип әйтә алмыйм. Инде искәртелгәнчә, аның шигырьләре Интернетта юк, матбугатта сирәк басыла. Әйе, ул бәлки киң халыкта артык популяр түгелдер дә. Ләкин шигърият дөньясы - Клара Булатова, Сибгат Хәким, Роберт Әхмәтҗановлар Зиннур абый иҗатын югары бәяләгән. 

Рабит Батулла белән Зиннур Мансуров турында бер хатирәне дә искә төшерделәр. Рабит абый хастаханәдә ятканда, аның янына Зиннур абый килгән дә: “Инде авырый күрмә, аттай эшләргә язсын. Син халыкка кирәк”, - дигән. Батулла шулчак халатын ике якка ачып җибәрә дә, тәндәге җөйләрен күрсәтә. Балачактан ук нечкә күңелле Зиннур Мансуров куркудан идәнгә ава. Батулла тиз генә табибка йөгерә, тегеләр йөгереп килә. Зиннурга укол кадыйлар. Бераздан соң хәл белергә килүченең хәле рәтләнә. “Инде авырый күрмә, аттай эшләргә язсын. Син халыкка бик кирәк”, - дип Батулла Зиннурга әйтә. Тамаша тәмамланганда шушы сүзләрне минем дә әйтәсе килде. Авырый күрмәгез, Зиннур абый! Сез халыкка бик кирәк!

Зиннур Мансуров күпсанлы популяр җырлар авторы да түгел, чөнки ул җыр язам дип иҗат итми. Бу бары тик аның күңел хәләте. Иҗат кичәсе “Җәрәхәтле йөрәк җылырак” дип атала. Әлеге җыентыктагы шигырьләрне дә, башкаларын да укып чыгыгыз. Зиннур Мансуров – тирән мәгънәле, айкап чыгара торган фикерле шигырьләр иҗат итүче. Әйе, ул язган шигырьләрне аңлау өчен бер тапкыр уку җитмидер. Иң мөһиме - аның иҗат җимешләре өч тиенлек җыр шигырьләре түгел! Рәхмәт иҗатыгыз өчен, Зиннур Мансуров!

Зиннур Мансуровның иҗат кичәсеннән фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100